Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Мәктәп алдын кар сыннары бизи 19.12.2016

Кыш җитү белән мәктәп тирәсендә сыннар "калкып" чыга. Ясауга һәркем үз фантазиясын җигә. Серле әкият геройлары янәшәбездә "яши" башлый. Быел да сокланырлык әкияти сыннарыбыз Яңа-2017 нче елны каршыларга әзерлегебезне күрсәтеп торалар.
Сыннарның да сыннары
Безнең мәктәптә генә.
Чын Кыш бабай, әтәчләрне
Килеп күрегез әнә!
-
М. Мәһдиев иҗатын өйрәнүчеләр 16.12.2016

II районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларында лауреат исеменә лаек булган укучыларыбыз. Котлыйбыз! Алда да иҗади уңышлар телибез.
-
Эчке контроль 15.12.2016

Мәктәбебездә эчке контроль планы нигезендә аналитик-диагностик эшчәнлек айлыгы - 1 нче ярты еллык укуга йомгак ясау, контроль эшләр бара. Укучыларыбыз математика, рус теле, физика, химия, тарих фәннәреннән контроль эшләр язалар.
-
Олимпиадаларга әзерлек дәвам итә. 14.12.2016

Мәктәбебез укучылары физкультурадан бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турына әзерләнәләр. Гөлнар, Рәзилә, Илнур, Ирек бүген исә гимнастика ясыйлар. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Кеше китә - җыры кала 13.12.2016

Бүген мәктәбебездә II районара Мәһдиев укулары узды. Конференциядә түбәндә күрсәтелгән темалар буенча фәнни - гамәли һәм иҗат эшләре каралды: "Туган ягым, туган туфрагым!" темасы буенча хикәя язу остасы, "М.Мәһдиев иҗатында мәктәп темасы һәм укытучы образы", "Мәһдиевнең иҗади мирасы", "Тормыштан алынган геройлар", "Мәһдиев әсәрләренең тел - сурәтләү чаралары" номинацияләре буенча фәнни - гамәли эшләр каралды.Конференциягә бик күп иҗади эш килде. Бу - мәктәп укучыларының М.Мәһдиев иҗатын яратуларын һәм тирәнтен өйрәнүләрен, әдәби иҗатка сәләтле булуларын күрсәтә. Ә "Шигърият бакчасы" юнәлешендә "Туган як җылысы" темасына оештырылган яшь шигырь язучылар бәйгесенә аеруча күп эш кабул ителде.Димәк, Мәһдиев иҗаты үлемсез!
-
Уроки технологии - уроки жизни. 12.12.2016

Уроки технологии всегда проходят оживлённо. Вот и сегодня ученики 5 класса с большим усердием принялись за кройку и шитьё фартука. Эта работа доставляет всем большое удовольствие. Шить любят и мальчики, и девочки. Практические навыки, полученные в школе, всегда пригодятся в жизни. Желаем всем дальнейших успехов в учёбе и жизни!
-
Яңа елга әзерлек 09.12.2016

Яңа елны каршылау мәктәптә зур әзерлек белән бара. Һәр класс ярыша-ярыша сыннар ясый.
Яңа елның килүен без,
Зарыгып көтәбез менә.
Матур сыннар ясап куйдык
Тизрәк килсен, дип безгә.
-
Ватаныбыз геройлары көне 08.12.2016

Бүген мәктәбебездә “Ватаныбыз геройларын” искә алу көненә карата ачык сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Тарих укытучысы Хисмәтуллини Илнар Илгизәр улы 6-9 сыйныф укучыларына Ватанны саклап сугышларда каһарманлык, батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчылар тарихын сөйләде. 9 декабрь – Россиянең истәлекле көннәре календаренда мөһим дата – һәр шәһәрдә, һәр авылда төрле елларда Ватанны саклап сугышларда каһарманлык, батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчыларны искә алалар. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүлекне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар.
-
Коррупциягә каршы нык торыйк! 07.12.2016

Коррупция белән көрәшне үз-үзеңнән башларга һәм шуны ук башкалардан да таләп итәргә кирәк.Мәктәп күләмендә дә коррупциягә каршы күп чаралар: әңгәмәләр, ачык класс сәгатьләре үткәрелә, рәсем күргәзмәсе оештырыла. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөсәинова Г.М. укучыларга коррупциянең сәбәпләрен һәм аның белән көрәшү чаралары турында аңлатты.
-
Подготовка к олимпиадам 06.12.2016

В школе по расписанию проходит подготовка победителей школьного этапа олипиады к муниципальному этапу всероссийской олимпиады. Наиболее эффективный метод взаимодействия учителя с одарённым ребёнком - индивидуальные занятия. Учитель русского языка и литературы Хусаинова Г.М. проводит занятие по подготовке к олимпиаде по русскому языку с ученицей 8 класса Камаловой А.Б.












