Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
15 октябрь - Хәтер көне 15.10.2016

15 октябрь - Хәтер көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн - халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан, колония сыйфатында яшәргә мәҗбүр булган. 1552 елгы дәһшәтле вакыйганы халык бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әрнегән, нәфрәтләнгән. Ләкин күп газаплар кичерүенә карамастан, киләчәгенә өметен өзмәгән, телен, динен, гореф- гадәтләрен һәм, ниһаять, үзенең милли үзаңын саклап калган. Бүген мәктәбебездә Хәтер көненә багышлап класс сәгатьләре узды.
-
"Китапка икенче сулыш керт" акциясе 14.10.2016

Татарстанда 22 июль һәм 21 октябрь кысаларында "Китапка икенче сулыш керт" исемле акция бара. Мәктәбебезнең 3 нче класс укучылары бу акциядә бик теләп катнаштылар. Китапханәче Шәймарданова А.Р. җитәкчелегендә китапларны төпләделәр.
-
Наши туристы 13.10.2016

Сегодня молодые туристы нашей школы участвовали в районном соревновании по туристскому многоборью на приз «Золотая осень» среди учащихся общеобразовательных учреждений Арского района.
-
Акции «Здоровая пробежка» 12.10.2016

Цель акции: Актуализация активной гражданской антинаркотической позиции участников Республиканского антинаркотического проекта «SаMоSтоятельные дети».
Задачи акции:
- активизировать личностный потенциал участников проекта «SаMоSтоятельные дети»;
- познакомить жителей городов и населенных пунктов с проектом «SаMоSтоятельные дети»;
- увеличить количество людей в городах и населенных пунктах, принявших решение в пользу отказа от табака и алкоголя с помощью контрактного метода силами участников проекта «SаMоSтоятельные дети».
-
Башлангычлар атналыгы 11.10.2016

Мәктәбебездә бүгеннән башлангычлар атналыгы тантаналы рәвештә башланып китте. Балалар беренче көннән үк җырга, сәнгатьле укуга сәләтләрен күрсәтә алдылар. Укытучылар укучыларны алдагы көннәрдә көтеләчәк күңелле вакыйгалар белән таныштырдылар.
-
Олимпиадалар вакыты 10.10.2016

Мәктәп туры олимпиадалары башланып китте. Бүген 5 нче сыйныф укучылары инглиз теле фәненнән олимпиада эше башкардылар. Әле алда аларны күп төрле сынаулар көтә. Укучыларыбызга район күләмендә оештырылачак олимпиадаларда да уңышлар телибез!
-
Өлкәннәр декадасы дәвам итә 07.10.2016

6 нчы октябрь көнне мәктәп коллективы ветеран укытучыларның өйләрендә булды. Аларны бәйрәмнәр белән тәбрикләп, күчтәнәчләр тапшырып, матур теләкләр белән сөендерделәр.
-
"Өлкәннәр" декадасы дәвам итә 06.10.2016

Укучыларыбыз өлкәннәребезне хөрмәтләп,мәдәният йортында эчтәлекле концерт куйдылар. Үз оныкларының җылы сүзләрен, матур җырларын,оста биюләрен сокланып һәм горурланып карап утырдылар әби-бабайларыбыз.
-
5 октябрь - Укытучылар көне 05.10.2016

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшләрегездә зур уңышлар телибез!
Рәхмәт сезгә укытучыбыз,
Безнең яшь буынның
Йөрәгенә салдыгыз батырлык,
Күңеленә нур, теләгенә канат
Акылына бирдегез матурлык.
Авырлыклар бер дә кичермәгез
Кыенлыклар бердә килмәсен.
Сезнең йөзегездә шатлык нуры,
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.
-
Ата-аналар җыелышы 05.10.2016

Бүген 5 нче класс укучыларының әти-әниләр җыелышы булды. Көн тәртибе буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәмсемөхәмәтова Г.Ф. әти-әниләргә өй эшләрен хәзерләүдә әти-әниләрнең ярдәме турында сөйләде. Укучыларның 5 нче класска әзерлеген тикшерү максатыннан, әти-әниләрдән анкета сорауларына җаваплар алынды.












