Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
"Индеецлар көне" 16.06.2016

Лагерьның һәр көне үзенчәлекле уеннар, истәлекле даталар, мавыктыргыч кичәләр белән үрелеп бара. Бүген - “Индеецлар көне”. Без үзебезне индеецлар кебек хис итеп, бер көн аларча “яшәп” алдык.
“Индеецлар көне” бүген,
Лагерь шаулый, гөр килә.
Индеецлар булдык менә,
Кем шаяра, кем көлә.
-
"Уңган егет,уңган кыз" бәйгесе 15.06.2016

"Уңган егет, уңган кыз бәйгесе"! Ура!" Бу бәйгене инде күптән көтәбез. Һәрберебезнең иң-иң яхшы буласы килә. Ярышларның нинди генә төрләрендә көч сынашмадык. Җиңүче булып егетләр арасыннан Минзин Ранис, кызлар арасыннан Хәбирова Әлфинә һәм Мәҗитова Галия булдылар.
Тормыш булгач, бар да кирәк,
Яулыгын да ябасың.
Токмач җәеп, аш пешереп,
Яшәргә өйрәнәсең!
-
М.Мәһдиев музеена экскурсия 14.06.2016

Иртәдән үк көн матур. Күктә кояш елмая. Безнең дә күңелләр әнә шул кояшлы , ямьле көн кебек. Бүген авылдаш язучыбыз Мөмәммәт ага Мәһдиев музеена һәм Гөберчәк авылы китапханәсенә экскурсиягә мендек. Музей җитәкчесе Габидуллина Халидә апа эчтәлекле әңгәмәсе белән җәлеп итте, яңа экспонатлар белән таныштырды. Китапханәдә дә булдык. Яңа китаплар белән таныштык, китаплар укыдык. Соңыннан М.Мәһдиев каберенә бардык, аны хөрмәт белән искә алдык. Язучының безнең арадан китүенә бүген 21 ел.
Җырың, моңың калды Гөберчәктә
Онытмабыз сине киләчәктә,
Рухың яшәр безнең мәктәптә.
-
Кыш бабай җәйдә кунакта!? 13.06.2016

Озын гомерле булырсыз,
Шат елмаеп йөрсәгез,
Җәй көне дә Яңа ел
Үткәрдек без белсәгез.
Искечә бүген май бетте,
Иртәгә июнь инде.
Кыш бабабыз җәй аенда
Безгә кунакка килде.
-
Россия - минем дәүләтем 12.06.2016

Бүген Россия дәүләт символлары белән таныштык, эчтәлекле презентация карадык. Лагерьда белемнәребезне баетабыз, зирәклектә һәм тапкырлыкта ярышабыз.
-
Бүген бездә туган көн! 11.06.2016

"Тик нигәдер туган көннәр елга бер генә". Бик яратабыз бу бәйрәмне. Бөтен кеше сине мактый,бүләкләр бирә, гел елмаясы гына килеп тора. Шулай булгач, мондый бәйрәмне лагерьда үткәрмичә буламени!?Бүген бездә туган көн,кулларыбызда чәчәкләр,йөзебездә елмаю!
-
Геннис рекордлары көне. 10.06.2016

Лагерь балаларның шат көлүләреннән яңгырап тора, балалар лагерьга бик яратып йөриләр. Бүген - Геннис рекордлары көне – бигрәк тә үзенчәлекле булды.”Иң –иң”нәр ярышты. Саф һавада спорт ярышлары, күңелле уеннар үткәрелде.
-
Көлдермештә кунакта 09.06.2016

“Көлә белү – үзе бер талант”- дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә бүген лагерьда көлке көне үткәрдек. “Иң оста мәзәкче”, “Кызыклы шигырь сөйләүче”осталары билгеләнде. Мимика һәм жест аша сөйләшү уены балаларга бигрәк тә ошады.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Дару, витамин ашамый,
Терелерсез, күрересез!
-
Шахмат көне 08.06.2016

Лагерьда бүгенге эш көне дә балаларның шат көлүләре белән тулы составта дәвам итә. Матур музыка астында үткәрелгән иртәнге зарядка яңа көнгә көч-куәт өстәде. Линейка үткәрелде. Сәламәтлек минутында дару үләннәрен тану, аларның файдасы турында сөйләшү үткәрелде.
Шахмат, шашка уены турында презентация күрсәтелде, берничә уен алымы аңлатылды. Ә аннан соң шашка уены буенча ярыш үткәрелде, иң оста уенчы билгеләнде. Җиңүче булып “Гөлкәйләр” звеносыннан Солтанова Зәринә калды, вожатыйлар арасыннан Гөлнур Мансуровнага тиңнәр табылмады.
“Без - тынычлык яклы” тематикасы буенча үткәрелгән рәсем конкурсы да талантлы рәсем осталарын ачарга ярдәм итте. Бүгенге көн нәтиҗәле һәм файдалы үтте.
-
Г.Тукай иҗаты буенча “Могҗизалар кыры”. 07.06.2016

Яңгырлы көн булуга карамастан, лагерьның җанлы тормышы үз тәртибе белән бара. Иртәнге зарядка, линейкадан соң, шәхси гигиенаны саклау буенча әңгәмә үткәрелде.
Г.Тукай һәм А.С.Пушкин иҗатлары буенча “Могҗизалар кыры” дигән уен-ярыш күңелләргә аеруча хуш килде. Балалар дәресләрдә алган белемнәр белән генә чикләнмичә, дәрестән тыш вакытларда әдәби китаплар укуларын, бу шагыйрьләр иҗаты буенча кызыклы мультфильмнар карауларын, иҗат белән кызыксынуларын күрсәттеләр.
Тукай иҗатын белүнең
Яңа ысулын таптык.
“Могҗизалар кыры” дигән
Шоу-уен уйнадык.












