Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Көчлеләр, кыюлар, җитезләр 06.06.2016

Бүген лагерьда җитезлегебезне, кыюлыгыбызны сынадык. Звенолар үзара ярыштылар. Бер генә кеше дә читтә калмады, һәркем үз командасы өчен очко китерергә тырышты. Соңгы нәтиҗә куанычлы: дуслык җиңде!
Көчлеләр без, кыюлар без!
Сынатмый беребез дә.
Фотоларга күз салгач,
Күрәсез үзегез дә.
-
Туган төбәгебез буйлап ... Экскурсия 05.06.2016

Туган якның гүзәл табигате буйлап сәяхәткә чыктык. Кошлар тавышы тыңлап, агач, куакларга, күз явын алырдай чәчәкләргә сокланып, хозурланып йөрдек. Соңыннан табигать байлыгы булган шифалы дару үләннәре җыеп, сәламәтлекне саклауга үзебездән өлеш керттек.
-
“Юындыр бездә кунакта” 04.06.2016

Лагерьда бүген күңелле,
Юындыр килгән безгә.
Сорау арты сорау биреп,
Имтихан алды бездән.
Сәламәтлекнең нигезе -
Чисталыкта, беләбез.
Шуңа Юындыр белән,
Гел дус булып киләбез.
Ул безгә кунакка килә,
Юындыра, чистарта.
Һәрбер бала шуңа күрә,
Чисталыкны ярата.
-
Исәнме, “Дуслык”лагере! Лагерь ачу 03.06.2016

Бүгенге, җәйге лагерь ачылу тантанасы, һәр баланың күңелендә онытылмаслык булып истә калыр. Балалар бу көнгә бигрәк тә зур әзерлек белән килделәр. Бәйрәм сәхнәләштерүләр, рольле уеннар, сәнгатьле сөйләм, җырлар, дәртле биюләр, тантаналы вәгъдәләр белән үрелеп барды. Балалар оста артис та, тәртипле тамашачы да булдылар. Алда аларны тагын да кызыклырак, маҗаралы һәм җаваплы көннәр көтә.
-
Кояш, һава, су - безнең дусларыбыз 02.06.2016

“Дуслык” лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүгенге көнебез “Кояш, Һава, Су – безнең дусларыбыз” – девизы астында үтә. Балалар рәхәтләнеп саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Лагерь ачылу тантанасына әзерлек тулы көченә бара. Җырлар, биюләр өйрәнү, скетчлар, әкиятләр сәхнәләштерү – барысы да балаларның кызыксынуларын исәпкә алып оештырыла
-
Ял лагере эшен башлады. 1 нче июнь – Балаларны яклау көне 01.06.2016

Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында мәктәп яны ял лагере эшли башлады. Анда 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр барлыгы 20 башлангыч класс укучысы ял итәчәк. Лагерьнең беренче көне халыкара балаларны яклау көненә туры килә. “Балалар – Җиребез чәчәкләре” исеме астында укучылар асфальтта рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар. Лагерьда ял алдан төзелгән план нигезендә оештырыла.
-
Күңелле мизгелләр 31.05.2016

Уку елы төгәлләнергә санаулы көннәр калды. Бүген 6-7 класс укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә табигать кочагына экскурсиягә чыктылар. Тәмле итеп уха пешереп ашадылар. Укучылар бу көнне файдалы һәм күңелле итеп уздырдылар.
-
Беседа по недопущению правонарушений 30.05.2016

Сегодня среди учащихся 7-9 классов выступил ведущий специалист аппарата исполнительного комитета Арского муниципального района Нигматуллин Мансур Камбилевич, который провел беседу по недопущению правонарушений и преступлений.
-
Акция "Россия без табака" 28.05.2016

Бүген "Самостоятельные дети" проекты кысаларында һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Россия без табака" акциясе булып үтте. Укучылар авыл урамына чыгып тәмәке тартуның зарары турында сөйләделәр.
-
Җәйге экскурсия 27.05.2016

Бүген 27 май көнне Сикертән мәктәбенең 1-4 класс укучылары җәйге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Экскурсия барышында укытучы апалары Хөсәенова Гөлнур Мансуровна, Бәдриева Фәридә Һидиятулловна, Хәбирова Рая Павловна һәм Мәҗитова Рүзия Гафуровна укучыларга табигатьне пычратырга ярамаганлыкны, киресенчә, аның белән дус булырга кирәклекне аңлатты. Укучылар дару үләннәре белән таныштылар, чишмә тирәсен тәртипкә китерделәр. Әлеге экскурсия укучылар өчен файдалы ял булды.












