Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Өмәләр гөрли. 25.04.2016

Бүген Гөберчәк, Сикертән, Казаклар авылларында укытучылар һәм укучыларыбыз катнашында язгы өмә үтте. Авыл урамнарын, чишмә һәм елга буйларын чүп-чардан арындырдык. Язгы өмәдә актив катнашып, яшәгән җиребезне матурладык, һәрберебез актив һәм бердәм катнашты!
-
Тукай безнең күңелләрдә 23.04.2016

Апрель аенда һәркемнең күңелендә Тукай рухы яши. Бөек шагыйребезнең тууына 130 ел уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үтеп тора. Бүген башлангыч класс укучылары шагыйрь әсәрләре буенча куелган татарча мультфильмнар карадылар. Бер-берсе белән фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Международный день Земли 22.04.2016

Есть один из международных праздников, отмечаемых 22 апреля, чествующий чистую Воду, Землю. День, напоминающий всем жителям планеты об экологических катастрофах, день, когда каждый должен задуматься над тем, что лично он "здесь и сейчас" может сделать для решения насущных природоохранных проблем. Сегодня в рамках акции "Добрый Татарстан" учитель биологии Сагидуллина Чулпан Расимовна провела классный час. Во время классного часа у детей возникло много вопросов,связанных с экологией. Тогда детям было предложено объединиться по параллелям и выбрать интересующую их проблему, вместе изучить этот вопрос и найти пути выхода из создавшейся ситуации.
-
Тукай иҗаты - балаларга 22.04.2016

Мәктәбебездә авыл китапханәчесе, Гөлфирә Зөфәр кызы, 5-7 нче сыйныф укучылары белән "Тукай укуы" уздырды. Укуның максаты: Тукай әсәрләрендә туган илгә мәхәббәт салынган эчтәлекне ачу, туган ягың белән горурлану хисләре тәрбияләү. Кичә барышында Г. Тукайның "Шүрәле" әсәрен укып, анализладылар, фикер алыштылар, рольле уеннар уйнадылар.
-
Г. Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын беләсенме? 21.04.2016

Без ерак еллар аша, Тукайның яшендәй яшьнәп кенә узган кыска гомер юлын, ул калдырган иҗади мирасны, аның яшәү үрнәген күз алдыннан уздырып, соклану һәм горурлану хисләре кичерәбез. Бүген 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары арасында Тукай иҗаты буенча викторина уздырылды. Балалар белемнәрен раслый алдылар. Горурлык хисләре белән "Туган тел"не җырлап, командалар очрашуын күңелле рухта тәмамладылар.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 21.04.2016

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" дәвам итә. Шул атна кысаларында мәктәптә төрле чаралар үтә. 21 нче апрель көнне "Мөстәкыйль балалар" төркеме "Карлыгач" балалар бакчасында төрле хәрәкәтле уеннар уйнаттылар. Яхшылык эшләүне һәркөн дәвам итик.
-
Спорт киносы 20.04.2016

"Спортлы Татарстан" акциясе һәм Кино елы уңаеннан бүген 4 нче һәм 7 нче класс укучыларына спорт темасына багышланган кино күрсәтелде.
-
Тукай дәресләре 20.04.2016

Быел, 2016 елда, татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы – Г.Тукайның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан республикакүләм һәм Бөтенроссия күләмендәге төрле чаралар уздырыла. Бүген республикабыз мәктәпләрендә “Тукай дәресләре” үтте.
Әлеге чараны үткәрү максаты булып мәктәп укучыларын Г.Тукайның тормыш юлы һәм киңкырлы иҗаты белән таныштыру, олуг шагыйрьнең татар халкы тормышында, татар әдәбияты тарихында тоткан урынын күрсәтү, шулар аша укучыларда татар халкының тарихына, мәдәниятына, әдәбиятына мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү, югары әхлаклы, тирән белемле һәр яктан камил шәхес формалаштыру тора.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы. Донорлар көне 20.04.2016

Бүген мәктәбебездә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Донорлар көне" уздырылды. Нәгыймова Р.Р. "Кемнәр ул-донорлар" дигән темага 9 нчы класслар өчен ачык класс сәгате үткәрде. Донорлыкның файдасы, төрләре, кагыйдәләре һәм кемнәр донор була алулары белән таныштырды.
-
Спорт һәм уку. 19.04.2016

Мәктәбебездә "Спортлы Татарстан" акциясе дәвам итә. "Спорт һәм уку" темасы астында 2 нче һәм 4 нче класс укучыларына физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Р.Р. спорт белән шөгыльләнү, спорт һәм укуның бер-берсенә тыгыз бәйләнештә булуын аңлатты. Укучылар белән төрле ярышлар үткәрделәр, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.












