Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Тарих фәненнән ачык дәрес 20.01.2016

Бүген мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илнар Илгизәр улы 5 нче сыйныф укучылары белән тарих фәненнән ФГОС таләпләренә туры килгән бик нәтиҗәле ачык дәрес күрсәтте. Дәрес мавыктыргыч үтте, күп яңалыклар ачылды, максатка ирешелде.
-
Тукай эзләреннән 19.01.2016

Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф идарәсе" тарафыннан үткәрелгән "Тукай эзләреннән" бәйгесенә йомгак ясалды. Күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан уздырылган конкурста Г. Камал исемендәге Сикертән мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары Хабирова Әлфинә Гран - прига ия булды. Гайфуллин Илсаф 2 нче урынны алды (җитәкчеләре: Хабирова С. И., Заһидуллина Г.Д.) Котлыйбыз сезне! Уңышлар телибез!
-
Турнир любознательных 18.01.2016

Сегодня в рамках Недели истории среди учащихся 5-7 классов состоялся «Турнир любознательных». Турнир проходил в форме игры «Брэйн-ринг». Две команды были сформированы на паритетной основе. Первая команда представилась как «Зевс», вторая - «Афродита». Задания для турнира были взяты из предмета: история. Обе команды смогли продемонстрировать полученные на уроках знания и показать высокий уровень владения учебным материалом. В ходе напряжённой интеллектуальной борьбы победу, с небольшим перевесом в несколько баллов, одержала команда «Зевс». На мероприятии в качестве независимого эксперта присутствовала заместитель директора по учебно-воспитательной работе – Гульназ Фирдусовна Шамсемухаметова. В завершении мероприятия Гульназ Фирдусовна похвалила ребят за участие в игре, положительно оценив при этом их умения оперативно работать с текстовой информацией, выделять главное и второстепенное, делать выводы.
-
Дуслык күпере 15.01.2016

“Дуслык күпере” дәвам итә. Бүген 1 нче һәм 2 нче класс укучылары “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче балалар белән мәктәп ишегалдында “Сәламәтлек дәресе” үткәрделәр: күмәк уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Бергәләшеп уйнау рәхәт ,
Янәшә – якын дуслар!
-
Кышкы экскурсия 14.01.2016

Мәктәбебезнең 1 нче класс укучылары класс җитәкчесе Мәҗитова Рузия Гафур кызы белән чаңгыда кышкы экскурсиягә чыктылар. Алар кышкы табигатьнең гүзәллегенә сокландылар, табигатьтәге үзгәрешләргә нәтиҗә ясадылар һәм саф һава сулап, битләре алсуланып кире класска кайттылар.
-
"Огонь - друг и враг". 13.01.2016

В настоящее время участились случаи возникновения пожаров. Не секрет, что происходят они от беспечного отношения к огню самих людей. Значительная часть пожаров происходит в жилье, во многих случаях они заканчиваются летальным исходом. Основными причинами пожаров являются неосторожное обращение с огнём, использование неисправных электробытовых приборов, детские шалости с огнём. В связи с этим были проведены классные часы, на которых классные руководители провели инструктажи по пожарной безопасности и объяснили правила обращения с огнём и электротехническими приборами.
Я - огонь. Я - друг ребят.
Но когда со мной шалят,
Становлюсь тогда врагом
И сжигаю всё кругом!
-
Сәламәтлек - зур байлык 12.01.2016

“Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!”.
В.А.Сухомлинский
Физкультура дәресендә саф һавада укучылар рәхәтләнеп чаңгы шудылар. Чаңгыда шуу сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Кәеф күтәрелә, буыннар языла, йөрәк-кан тамырлары кислород белән күбрәк туена.
-
3 нче чирек 11.01.2016

Бүгеннән 2015-2016 нчы уку елының 3 нче чиреге башланып китте. Бу чирек иң җаваплы һәм 10 атна дәвамында барачак. Хәерле сәгатьтә!
-
"Кәҗә белән Сарык"та кунакта 09.01.2016

Бөек шагыйребез Г.Тукайның әкиятләрен һәм шигырьләрен укучылар бик яратып укыйлар. Бүген мәктәбебез укучылары район мәдәният йортында "Кәҗә белән Сарык" әкиятен карадылар. Тамаша балаларга бик ошады.
-
Туризм тормышка әзерли 08.01.2016

Туризм буенча белемнәрне ныгыту һәм осталыкларны арттыру максатыннан Сикертән мәктәбенең спорт залы шартларында “туризм төрләре” буенча ярыш үткәрелде. Көрәштә диварлар да булыша, дигән фикерне раслап, укытучылары Набиуллин Разыйл Расипович кул астында шөгыльләнүче укучылар көч сынашты. Һәрберсе үз осталыкларын күрсәтте. Бу ярышларда җиңгән укучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Туризм балаларга белемнәрен тормышта кулланырга, вакытларын файдалы үткәрергә мөмкинлек бирә. Бала шәхес булып формалаша, физик һәм рухи яктан чыныга, табигатьне яратырга өйрәнә, мөстәкыйль тормышка әзерләнә. Сәламәтлек өчен файдалы, һәр укучы шөгыльләнә алырлык бу спорт төре киләчәктә зур үсеш алсын иде.












