Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Яхшылык атналыгы дәвам итә 08.04.2016

Тиздән Бөек Җиңүнең 71 еллыгы. Бик күп авылдашыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә яу кырында башларын салганнар. Җирлегебездә сугыштан исән-имин кайткан бердәнбер сугыш ветераны яши. Ул - Дәүләтшин Фатих абый. Бүген тарих укытучысы Хисматуллин Илнар Илгизәр улы белән берлектә 5 нче сыйныф укучылары Фатих абыйга барып хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр. Соңыннан ветеран сугыш хатирәләре турында истәлекләр белән уртаклашты.
-
Акция «Мы готовы к ГТО». 07.04.2016

Наша школа приняла участие во Всероссийской акции "Мы готовы к ГТО". Цель этой акции - мотивация детей и подростков к физической активности, приобщение подрастающего поколения к здоровому образу жизни, позиционирование физкультурно-спортивного комплекса "Готов к труду и обороне". Ребята активно сдавали нормативы и даже на некоторые свои неудачи в результатах сильно не расстраивались.
-
Әгәр итсән берәүгә син изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш. 07.04.2016

6 нчы сыйныф укучылары Хәбирова Сиринә Илшатовна җитәкчелегендә, тыл ветераннарына булышуны дәвам итеп, игелекле гамәлләр кылып кайттылар.
Яшәү безгә авыр булыр иде,
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
-
Игелекләр эшләү атналыгы 06.04.2016

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алу уңаеннан игълан ителгән "Игелекләр эшләү атналыгы" дәвам итә. Бүген 8 нче класс укучылары укытучы Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә тыл ветераны Газизова Минзада апа янына бардылар. Ветеранга хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр. Минзада апа аларга бик рәхмәтле булды.
-
"Г.Тукайның - дуслары, каләмдәшләре" 06.04.2016

Г.Тукайның 130 еллык юбилее якынлаша. Шул уңайдан Арча районында Габдулла Тукайны олылап бик күп мәдәни чаралар үткәрелә. Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышлап класс сәгатьләре үткәрелде. 9 нчы класс укучылары класс җитәкчесе Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы белән берлектә «Г.Тукайның - дуслары, каләмдәшләре” дигән темага фикер алыштылар.
-
Яхшылык дәресе 05.04.2016

Мәктәбебездә Игелекләр эшләү атналыгы дәвам итә. Бүген башлангыч классларда Яхшылык дәресләре үтте. Укучылар дәрестә "Нәрсә ул изгелек?", "Ничек яхшылык эшләргә?" дигән темаларга фикер алыштылар.
-
Игелекләр эшләү атналыгы 04.04.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алу уңаеннан 4 апрельдән 10 апрельгә кадәр "Игелекләр эшләү атналыгы" дип игълан ителде. Безнең укучыларыбыз да бу эштән читтә калмады. 4 нче класс укучылары укытучы Заһидуллина Г.Д. җитәкчелегендә һәйкәл янын кардан чистарттылар. Игелекле эшләр башкаруны һәркөн дәвам итик.
-
Әти - әниләр җыелышы 02.04.2016

IV нче чирек - җаваплы чирек. Уку елында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясау вакыты. Тиздән ОГЭ һәм 4 нче класс укучылары өчен Бөтенроссия тест тикшерүләре. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә 4 нче класс укучылары һәм әти-әниләр белән берлектә ачык класс җыелышы үткәрелде. Мәктәп директоры Сөнгатов Ш.Җ. бу җаваплы эшкә җитди карау кирәклеген ассызыклап әйтте. Мәктәп, укучы һәм әти-әни кулга кул тотынышып эшләгәндә генә нинди дә булса уңышка ирешергә була.
-
Татар теленнән сынама экзамен 01.04.2016

Экзаменны уңышлы тапшыру өчен ныклы әзерлек һәм төпле белем кирәк. Шуңа күрә мәктәбебездә бүген дә татар теленнән сынама экзамен үткәрелде. 9 нчы класс укучылары зур җаваплылык тоеп, бик игътибар белән эшләделәр.
-
Карга боткасы 31.03.2016

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе, һичшиксез, Карга боткасы. Мәктәп укучылары да , укытучылары да бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп ала. Физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә казанда тәмле ботка пешерделәр. Укытучылар һәм укучылар бергә-бергә Карга боткасы ашадылар, тәмле чәй эчтеләр. Аннары спорт уеннары оештырылды, аларда укучылар актив катнаштылар. Гореф-гадәтләребезне, бәйрәм-йолаларыбызны онытмыйк!!! Алар балаларыбызда кешелекнең иң күркәм сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.












