Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Сынау имтиханнары 03.03.2016

Укучыларның сайлап алу имтиханнарына әзерлек торышын тикшерү максатыннан, мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары җәмгыять белеме һәм химия фәннәреннән сынау имтиханы тапшырдылар. Укучыларыбызга уңышлар, тырышлык телибез.
-
Юбилей уңаеннан 02.03.2016

Г.Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан мәктәптә шагыйрьнең әдәби мирасы белән киңрәк таныштыруны, шигырьләрен яттан өйрәнүне максат итеп куйдык . Һәр укучы бала Тукай шигырьләрен күңел түрләрендә сакларга тиеш. Башлангыч класс укучылары район күләмендә үткәреләчәк “Яңгыравык шигырь тамчылары”, өлкән класс укучылары “И туган тел и матур тел – әткәм-әнкәмнең теле” шигырь укучылар бәйгесенә ихлас күңелдән әзерләнәләр
-
Военно-патриотический месячник 01.03.2016

В феврале в школе прошёл месячник военно-патриотического воспитания. Учитель ОБЖ и физкультуры Набиуллин Р.Р. и педагогический коллектив школы тщательно продумали план месячника. В ходе его были проведены уроки мужества, классные часы, военно-спортивная игра "Зарница", конкурсы сочинений и рисунков. Как итог месячника была проведена торжественная линейка, на которой победители были награждены Почётными грамотами и подарками.
-
"Аҗаган" уены 29.02.2016

29 нчы февраль көнне мәктәптә "Аҗаган" уены үткәрелде. Уенның максаты: укучыларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, гаскəр төрлəре белəн таныштыру, балаларда Туган илне сакларга омтылыш уяту, мөстəкыйльлелек, аңлы дисциплина, үзара дустанə мөнəсəбəт, ихтыяр көче, тапкырлык тəрбиялəү.
Уенга "Пилотлар" һәм "Югары лига" командалары ныклы әзерлек белән килгәннәр. Уен барышында командалар арасында хәрби ярышлар (миналар эзләү, граната ату, яралыларны ташу, һ.б.) оештырылды. Уенда һәр ике команданың да оешкан төстә катнашулары бик сокландырды. Гомумән, хəрби – патриотик айлык бик нәтиҗәле үтте.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 26.02.2016

“Җырым белән җиңдем дошманны...”
Мәктәбебездә “Хәтер Маршы – 2016” кысаларында Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан класс сәгатьләре, “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип аталган әдәби-музыкаль чара үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы җитәкчелегендә 1 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары шагыйрьнең балачагы белән бәйле күренешләрне “Кызыл ромашкалар” шигырен сәхнәләштерделәр, тормыш юлын яктырттылар, Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Әлбәттә инде, бик күп шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләделәр. Батырлар үрнәге булган Муса Җәлил иҗаты күпләрдә тагын бер кат кызыксыну уяткандыр.
-
Камал мәктәбе кунакта 25.02.2016

Мәктәбебез Галиәсгар Камал исемен йөрткәнлектән, театр коллективы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Корпоратив клиентлар белән эшләү менеджеры Сөнгатуллина Гөлүсә чираттагы чакыру җибәргәч, 24 нче февраль көнне без юлга чыктык. Уңайлыклары булган экспресc автобус коллективны килеп алды. Бу көнне Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" музыкаль комедиясе куелды. Актёрларның осталыгына сокланып, чын күңелдән ял итеп кайттык.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2016

Февраль ае мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Ай башыннан ук хәрби-патриотик чаралар планын төзеп куйдык. Шул план нигезендә оешкан төстә чараларны үткәрдек. Класс сәгатьлэрендә хәрби-патриотик темага әңгәмәләр үткәрелде, укучылар кораллы көчләр тарихы белән таныштырылды. 8 нче сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көненә газета чыгардылар, 6 нчы сыйныф укучылары “ Халык бәхете өчен көрәшчеләр“, 7 нче сыйныф укучылары “ Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар “ темаларына альбомнарны яңарттылар. 2 нче сыйныф укучылары Армия сафларында хезмәт итүче егетләргә котлау хаты язып җибәрделәр. Барлык сыйныф укучылары яшь герой антифашист көненә багышлап класс cәгате үткәрделәр. Ә бүген исә егетләрдә коллективизм, түземлелек, ярдәмчеллек тәрбияләү, аралашучанлык, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру максатыннан "Ягез әле, егетләр" бәйгесе оештырылды.
-
Лыжные гонки в память Ф. Гарафиева 20.02.2016

Сегодня в г. Арск прошли традиционные соревнования по лыжным гонкам, посвященные памяти сильнейшего лыжника Фаниля Гарафеева. В соревнованиях приняли участие учащиеся из нашей школы. Ученица 2 класса Шамсемухаметова Илюза заняла 1 место. Поздравляем её с победой и желаем успехов.
-
Туган тел атналыгы дәвам итә 19.02.2016

Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр.
Нәкый Исәнбәт
Татар теле укытучысы Равилә Рәфкать кызы җитәкчелегендә мәктәбебездә "Туган тел атналыгы" дәвам итә. Бүген "Иң тапкыр укучы" исеме астында кроссворд, ребуслар чишү ярышы булды. Классларда туган телгә багышлап, зәвыклы, эчтәлекле стена газеталары чыгарылды.
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне 18.02.2016

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча, 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО га кергән илләр һәм БМО 21 нче февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә Туган тел көнен билгеләп үттек. Укучылар татар теленә багышланган шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр. Кичә татар халкының гимны - "Туган тел" җыры белән тәмамланды.












