Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
29.09.2021
Сәхнә йолдызларыЗәки Зәйнуллинның “41 нең арбалы хатыннары” пьесасыннан куелган өзектә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укытучылары Шәймарданова А., Кузнецова М., Хисматуллин И., 8 нче класс укучысы Шәмсемөхәмәтова И., мәдәният хезмәткәре Салихова Р., “Карлыгач” балалар бакчасы җитәкчесе Солтанова Р. катнашты. Аларның һәрберсе үз рольләрен бик оста башкардылар. Киләчәктә иҗади эшләрендә уңышлар телибез.Звезды сценыВ постановке пьесы Заки Зайнуллина “41 нең арбалы хатыннары” приняли участие учителя Сикертанской основной школы им. Г. Камала Шаймарданова А., Кузнецова М., Хисматуллин И., ученица 8 класса Шамсемухаметова И., работник культуры Салихова Р., руководитель детского сада “Ласточка” Султанова Р. Каждый из них блестяще исполнил свои роли. Желаем дальнейших творческих успехов. -
28.09.2021
«СДАЙ БАТАРЕЙКУ – СПАСИ ЁЖИКА!»На протяжении недели учащиеся нашей школы собирали батарейки. О том, что батарейки вредны для окружающей среды, слышал почти каждый. Согласно исследованиям ученых, одна батарейка загрязняет содержащимися в ней тяжелыми металлами 20 квадратных метров почвы. В лесной зоне это территория обитания одного ежика. Наша школа не смогла остаться равнодушным к спасению живых существ, была проведена экологическая акция «Сдай батарейку – спаси ёжика». Акция направлена на пропаганду энергосбережения и правильную утилизацию отходов. Цель акции: формирование экологической культуры школьников, стремление беречь природу. Выражаем благодарность родителям и ребятам, которые откликнулись на экологическую акцию и приняли активное участие.Атна дәвамында безнең мәктәп укучылары батарейкалар җыйдылар. Батарейканың әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы булуы турында һәркем белә диярлек. Галимнәр тикшеренүләре буенча, бер батарейкада булган авыр металлар 20 квадрат метр туфракны зарарлый. Урман зонасында ул бер керпенең яшәү территориясе. Безнең мәктәп укучылары да бу акциядән читтә калмадылар. Акция энергияне саклау һәм калдыкларны дөрес утильләштерүне пропагандалауга юнәлтелгән. Акциянең максаты: укучыларның экологик культурасын формалаштыру, табигатьне сакларга омтылу. Экологик акциядә катнашкан ата-аналарга һәм укучыларга рәхмәт белдерәбез! -
Котлыйбыз 27.09.2021
27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!Хөрмәтле остазларыбыз! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар! Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз.27 сентября — День воспитателя и всех дошкольных работников!27 сентября — День воспитателя и учителя дошкольного образования в России. Особого внимания заслуживает учитель, который является близким другом, соратником ребенка, помогает ему делать первые шаги в жизни! Уважаемые наставники! От всей души поздравляем вас с профессиональным праздником! Желаем вам терпения в вашем нелегком труде, душевного спокойствия в семье, счастья и здоровья в вашей жизни! Пусть все ваши дети будут благоразумны и мудры! Оставайтесь всегда улыбчивыми, заботливыми, красивыми. -
ГТО 25.09.2021

Бүген мәктәбебездә ГТО нормативларын үтәү буенча чара булып узды. Укучылар һәр төр буенча әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Әлеге чараларың максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәтлекне ныгытуда ярдәм итү.
Сегодня в нашей школе прошло мероприятие по выполнению нормативов ГТО. Учащиеся продемонстрировали свою подготовленность по каждому виду. Цель этих мероприятий: пропаганда здорового образа жизни, привлечение учащихся к занятиям физической культурой и спортом, содействие укреплению здоровья.
-
23.09.2021
В кружке финансовой грамотности дети знакомятся с понятиями «Купюры», «Личные финансы», с принципами формирования личного дохода, его сохранения и преумножения. В процессе выполнения практических заданий дети научаться выдвигать версии, выбирать средства достижения цели в группе и индивидуально, выражать свои мысли и идеи, обсуждать в рабочей группе информацию. В куржке проводиться экономико – стратегическая квест – игра, где дети с увлечением и с большим интересом решают поставленные задачи!Финанс грамоталылыгы түгәрәгендә балалар «Акча», «Шәхси финанслар» төшенчәләре, шәхси керемне формалаштыру, аны саклау һәм арттыру принциплары белән танышалар. Практик биремнәрне үтәү барышында балалар үз планнарын тәкъдим итәргә, максатка ирешү чараларын төркемдә һәм индивидуаль рәвештә сайларга, үз фикерләрен һәм идеяләрен белдерергә, эшче төркемдә мәгълүмат алырга өйрәнәләр. Түгәрәктә укучылар икътисади-стратегик квест-уен үткәрелә, анда балалар мавыгып һәм зур кызыксыну белән куелган бурычларны хәл итәләр. -
Музейга сәяхәт 22.09.2021

Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары авылыбыз күрке булган музейга сәяхәт кылдылар. Укучылар, татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе булган Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдиновның биографиясе һәм иҗаты буенча фикер алыштылар. Туган як тарихы һәм XIX гасыр татар йортының эчке күренеше белән таныштылар.
Посещение музеяУчащиеся 9-х классов нашей школы совершили экскурсию по музею, который является достопримечательностью нашего села. Учащиеся обсудили биографию и творчество Галиасгара Галиакбаровича Камалетдинова-великого татарского драматурга, писателя, одного из авторов, занимающих видное место в истории татарской литературы, культуры и искусства начала двадцатого века. Ознакомились с историей родного края и внутренним обликом татарского дома XIX века. -
Юл йөрү кагыйдәләрен истән чыгармыйк! 21.09.2021
Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә “Юллар имин, адымнар нык булсын!” исемле юл йөрү кагыйдәләре кичәсе үткәрелде. Кичәдә Арча районының ЮХИДИ хезмәткәре Энҗе Газиз кызы катнашты. Светофор төсләре буенча командаларга бүленеп, көч сынаштылар. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен расладылар. Командалар арасында урыннар билгеләнде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.Помните о правилах дорожного движения!В Сикертанской основной школе имени Г. Камала прошло мероприятие “Пусть дороги будут безопасными, а шаги - крепкими! В мероприятии приняла участие сотрудница УГИБДД Арского района Эндже Газизовна. Соревновались команды, разделенные по цвету светофора. Учащиеся подтвердили знание правил дорожного движения. В конце мероприятия были определены места команд и вручены памятные призы. -
20.09.2021

Бүген мәктәптә җирлегебездәге участок инспекторы Кузьмин Данис Васильевич яшүсмерләр белән профилактик әңгәмә үткәрде. Очрашу кысаларында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән сораулар күтәрелде ягъни диструктив сайтларда утыру, чит кешенең милкен урлау, гаиләдә үз-үзеңне тоту, җәмәгать урыннарында һәм массакүләм чараларда, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, тәмәке тарту һәм балигъ булмаганнарның машина йөрткәне өчен җаваплылыгы турында әйтелде. Әңгәмә балалар ягыннан зур кызыксыну белән узды. Данис Васильвич законнар турында гына түгел, ә кылган хокук бозулар нинди нәтиҗәләргә китерүе турында да сөйләде. Укучылар өчен әңгәмә кызыклы гына түгел, файдалы да булды,соңыннан балалар сораулар да бирделәр.
-
«Кызыл, сары, яшел!» 16.09.2021
Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, барлык педагогларның изге бурычы. Шуны күздә тотып башлангыч сыйныфлар өчен “Кызыл ,сары, яшел" дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатенең максаты түбәндәгеләр:1. Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.2. Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү.3. Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру.“Красный, желтый, зеленый!"В последние годы в республике с каждым днем увеличивается количество автотранспорта, движение автомобилей по дорогам. Из-за этого повышается риск дорожно-транспортных происшествий у детей. А это, в свою очередь, делает акцент на необходимости с раннего возраста обучать детей правилам безопасности дорожного движения. Знания и навыки, полученные в детстве, хорошо усваиваются, быстро запоминаются и сохраняются на всю жизнь. Учить детей "дорожной азбуке" с раннего возраста, формировать у них правила дорожного движения - священная обязанность родителей, всех педагогов. В связи с этим для начальных классов был проведен классный час “Красный, желтый, зеленый". Цели классного часа:1. Обучение детей правилам безопасного поведения на дороге и улице.2. Снижение риска детского дорожно-транспортного травматизма путем повышения уровня знаний правил безопасности дорожного движения.3. Ознакомление с правилами поведения на дороге, на улице, в общественном транспорте, формирование навыков вежливости. -
Дару үләннәре 15.09.2021
Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына китереп булмый. Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга булышалар. Яшел даруханә кешеләргә һәрчак ярдәм итә. Тик бу байлыктан дөрес файдалана белергә кирәк. Нинди генә дару үләннәре юк! Безнең илдә 500 дән артык дару үләне үсә. Барлык даруның 45%ын дару үләннәреннән ясыйлар. Безнең укучыларыбыз да дару үләннәре җыюда актив катнаштылар, аларның файдалы үзенчәлекләрен ачыкладылар.Без растений невозможно представить этот мир. Они помогают всем живым существам не только дышать, но и лечиться. Зеленая аптечка всегда помогает людям. Но надо уметь правильно пользоваться этим богатством. Каких только лекарственных трав нет! В нашей стране произрастает более 500 видов лекарственных растений. 45% всех лекарств производят из лекарственных трав. Наши школьники также приняли активное участие в сборе лекарственных трав, выявили их полезные свойства.












