Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Август киңәшмәсендә 25.08.2021
Бүген Арчабызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул узгандагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, киләчәккә максатлар билгеләүгә багышланган иде. Конференциянең рәсми өлеше район мәдәният йортында эчтәлекле чыгышлар, тәбрикләүләр белән дәвам итте. Сәхнә түренә бер-бер артлы хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр, җитәкчеләр күтәрелде. Аларга Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының, район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре һәм Сертификатлар тапшырылды, иң матур, иң җылы сүзләр юлланды.Бүләкләнүчеләр арасында озак еллар балаларга белем дөньясына тугры юл күрсәткән мәктәбебез укытучылары Чулпан Расимовна белән Фәридә Һидиятулловна да бар. Чулпан Расимовна Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, Фәридә Һидиятулловна район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Укытучы – тиңдәшсез һөнәр. Кем генә, нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә, иң элек беренче белем орлыкларын сеңдергән укытучыларына рәхмәтле. Укытучы һөнәре җаваплы һәм авыр, хәтта аңа бәя дә биреп булмый. Ә шулай да, хезмәтебезне күрәләр, тырышлыгыбыз бәяләнә. Үз укучыларыбыз белән горурланып яшибез. Хезмәтебезне күрә белгән һәрбер җитәкчегә рәхмәт белдерәбез!!! -
Бакча эшләре 15.07.2021
Җәй көне дә мәктәп яны бакчасында эш гөрли. Укучылар яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә, чәчәкләргә су сибәләр, чүп утыйлар, төпләрен йомшарталар. Бергә-бергә эшләү куңелле дә, рәхәт тә, шулай ук укучылар хезмәткә өйрәнәләр. Ә инде тырыш хезмәт нәтиҗәсе – мул уңыш, матур тирәлек!И летом на пришкольном участке кипит работа. Ребята поливают овощи, ягоды, цветы, полют сорняки на грядках, рыхлят почву. Совместная работа доставляет радость и удовольствие, ребята получают трудовые навыки. А результатом старательного труда является богатый урожай и красивая территория школы. -
22.06.2021

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган көн. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары Халыкара өмә акциясендә катнаштылар. Авылыбызның һәйкәл территориясен җыештырдылар, чәчәклекләрдәге чүпләрне утадылар.
22 июня – День памяти и скорби. День начала Великой Отечественной войны. День, вписанный черными буквами в историю страны как один из самых трагических дней. В связи с этим учащиеся школы приняли участие в акции Международный субботник. Убирали территорию памятника.
-
18.06.2021

2021 елның 18 июнендә Арча мәдәният йортында Бөтенроссия, региональ һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү булды. Бу тантанада география һәм биология укытучысы Ч.Р. Сәгыйдуллина һәм 8 сыйныф укучысы – республика этабында геология буенча олимпиада призеры Солтанова З.И. катнаштылар.
18 июня 2021 года в РДК Арска состоялся чествование победителей и призёров Всероссийских, региональных и республиканских этапов предметных олимпиад школьников и их учителей. Участниками этого торжества стали учитель географии и биологии Ч.Р. Сагидуллина и Султанова З.И., ученица 8 класса – призёр олимпиады по геологии республиканского этапа.
-
1 июнь – Балаларны яклау көне! 01.06.2021

Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, якты өметебез!
1 июня – День защиты детей!
В первый день лета Земля отмечает один из самых красивых и ярких праздников - Международный день защиты детей. Дети - это весь смысл нашей жизни и источник вдохновения. Родители, детский сад, школа и общество в целом обязаны, чтобы дети росли добрыми, человечными и, самое главное, здоровыми. Дорогие дети, растите здоровыми, умными, образованными и добрыми! Вы - наше будущее, наша светлая надежда! -
27.05.2021

Республиканский фестиваль детской, юношеской и молодежной прессы
«Золотое перо – 2021» собирает и представляет молодых творческих людей.
Ученики нашей школы Шамсемухаметова И.И. и Мазитова Г.Д. были
награждены дипломами II степени в номинации «Тележурналистика» за
активную и плодотворную работу за текущий учебный год. Желаем им
дальнейших успехов в творческой деятельности.
«Алтын каләм – 2021» Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр
матбугаты фестивале яшь иҗат кешеләрен җыя һәм тәкъдим итә. Безнең
мәктәп укучылары Шәмсемөхәмәтова И.И. һәм Мәҗитова Г.Д.
«Тележурналистика» номинациясендә агымдагы уку елында актив һәм
нәтиҗәле эшләре өчен II дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларга
киләчәктә дә иҗади эшчәнлекләрендә уңышлар телибез. -
26.05.2021

Бүген мәктәбебезнең 8 нче һәм башлангыч сыйныф укучылары табигатькә
экскурсиягә чыктылар. Әлеге экскурсия укучыларыбызда язгы гүзәллекне,
туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны
табигать белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан оештырылды.
Сегодня учащиеся 8 и начальных классов нашей школы вышли на
экскурсию на природу. Эта экскурсия была организована с целью
приобщения детей к весенней красоте, красоте родного края, повышения
интереса детей к природе. -
Сыйныф сәгате “Куркынычсыз каникуллар” 25.05.2021

Каникуллар - укучылар, студентлар, укытучылар һәм ата-аналар өчен иң бәхетле вакыт. Берни дә ятларга кирәкми һәм көнеңне яраткан эшләреңә багышларга мөмкин. Беренче дәрескә өлгерү өчен ашыгырга кирәкми. Өлкәннәр сагынып искә ала торган вакытны түземсезлек белән балалар да көтә.
Алда көтеп алынган каникуллар. Ял күңелле тәэсирләр калдырсын өчен куркынычсызлык кагыйдәләре һәм закон матдәләре турында истә тотарга кирәк. Бүген сыйныф сәгате вакытында укучылар үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән шушы темага сөйләштеләр.Каникулы — самое счастливое время для школьников, студентов, учителей и родителей. Время, когда ничего не нужно зубрить и весь день можно посвятить любимым делам. Время, когда не нужно вставать спозаранку, чтобы успеть к первому уроку. Время, которое с ностальгией вспоминают взрослые и с нетерпением ждут дети.
Впереди долгожданное тепло и каникулы. Чтобы отдых оставил приятные впечатления и воспоминания необходимо помнить о правилах безопасности и статьях Закона, которые нельзя нарушать. Сегодня во время классного часа ученики с своими классными руководителями ввели разговор на эту тему. -
Май – хезмәт ае. 14.05.2021
Бөтен җирдә кызу эш кайный. Бүген мәктәбебезукучылары укытучыларбелән бергәләп, тәҗрибә участогында тырышып эшләделәр. Чәчәклекләрне,яшелчә түтәлләрен әзерләделәр. Бергәләшеп яшелчәләр утырттык.Май – месяц труда. Везде кипит работа. Сегодня ученики нашей школывместе с учителями старательно работали на пришкольном участке.Подготовили цветники, грядки с овощами. Вместе сажали овощи. -
«Большая перемена» 11.05.2021
Конкурс «Большая перемена» - место, где твоим талантам есть место. Этот конкурс проводится в рамках «Национальные проекты России».Участниками конкурса могут стать ученики 5 – 10 классов, студенты СПО, граждане Российской Федерации, или иностранные граждане, говорящие на русском языке.На «Большой перемене» ты найдёшь интересный для тебя вызов.Сегодня ученики 5- 9 классов нашей школы прошли регистрацию на сайте «Большая перемена».












