Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Нэфис сүз осталары көч сынашты 26.02.2021

"Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан чаралар дәвам итә. Район күләмендә уздырылган "Мин Татарстанны яратам" шигырь укучылар бәйгесендә мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучысы Хәертдинов Раяз, башлангыч сыйныфлар арасында, 3 нче урынга лаек булды (җитәкчесе Зәһидуллина Г.Д.). Раязны уңышы белән чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Туризм көне 25.02.2021

“Туризм” сүзен ишетү белән, аркаларына рюкзак асып, дөнья буйлап атлаучы кешеләр күз алдына килеп баса. Мәктәбебездә "Туризм көне" уңаеннан ярышлар үткәрелде. Халыкара туризм төрләре бихисап: кемдер дәва эзләп китә, кемдер экзотиканы кулай күрә, кемдер кызынырга, зәңгәр диңгездә коенырга ярата, ә дингә бирелүчеләр изгеләр яшәгән урыннарга хаҗ кылалар. Туризм яңа эш урыннары булдыру белән дә кызыклы. Чит илләрдән килүчеләрне җәлеп итү өчен инфраструктураны яхшырталар, сервис дәрәҗәсен югары тотарга тырышалар. Кайбер төбәкләрдә туризм иң керемле һәм бердәнбер бизнес булырга да мөмкин. Әйтик, Маврикий утравында яшәүчеләр шикәр камышы игү һәм туризм исәбенә, ә Индонезиянең Бали утравында яшәүчеләрнең туксан проценты тик туристларга хезмәт күрсәтеп көн күрәләр. Ничек кенә булса да, телевизор каршында утырганчы, саф һавага, сәяхәткә чыгып ял итүчеләр өчен туризм – ул яшәү рәвеше!
Услышав слово” Туризм", они бросаются в глаза людям, шагающим по миру с рюкзаком на спине. В нашей школе были проведены соревнования, посвященные "Дню туризма". Существует множество видов международного туризма: кто-то отправляется в поисках исцеления, кто-то предпочитает экзотику, кто-то любит погреться, искупаться в голубом море, а верующие совершают паломничество к святым местам. Туризм интересен и созданием новых рабочих мест. Для привлечения посетителей из-за рубежа улучшают инфраструктуру, стараются поддерживать высокий уровень сервиса. В некоторых регионах туризм может быть самым прибыльным и единственным бизнесом. Например, жители острова Маврикий живут за счет возделывания сахарного тростника и туризма, а жители индонезийского острова Бали-за счет обслуживания туристов. Как бы то ни было, туризм – это образ жизни для тех, кто отдыхает на свежем воздухе, путешествует.
-
Бәйрәм концерты 24.02.2021

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап Сикертән мәдәният йортында, мәктәбебез укучылары катнашында бәйрәм концерты булып узды. Укучылар җыр бию, нәфис сүз буенча осталыкларын күрсәттеләр. Аларга иҗади уңышлар телибез.
23 февраля в Сикертанском Доме культуры состоялся праздничный концерт, посвященный Дню защитника Отечества. Учащиеся продемонстрировали мастерство пения, танца, художественного слова. Желаем им творческих успехов!
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәйкәлләргә чәчәкләр куелды
22.02.2021
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Ул көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Сикертән, Гөберчәк авылларындагы һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.23 февраля - День защитника Отечества. Это праздник мужества и доблести многих поколений. Он олицетворяет честь и отвагу, верность воинскому долгу. В честь этого знаменательного Дня были возложены цветы к памятникам погибших воинов в сёлах Сикертан и Губурчак.
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне
22.02.2021
23 февральдә Ватанны саклучылар көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан мәктәбебез укытучылары Казаклар һәм Чөмә-Елга авылларында яшәүче тыл ветераннарының хәлләрен белеп, якынлашучы бәйрәм белән котлап, укучылар үз куллары белән ясаган открыткаларны бүләк иттеләр.23 февраля отмечается День защитника Отечества. В связи с этим учителя нашей школы поздравили ветеранов тыла с приближающимся праздником и подарили им открытки, сделанные учениками нашей школы.
-
"Тамчы-шоу" интеллектуаль викторина
22.02.2021
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә 6-8-нче сыйныф укучылары арасында "Тамчы-шоу" дип аталган интеллектуаль викторина үткәрелде. Аны туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймарданова А.Р. әзерләде һәм алып барды. Викторина 7 турдан торды. Һәрбер турда "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командаларына кызыклы сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар бик теләп һәм кызыксынып бу уенда катнаштылар. Командалар ярышы концерт номерлары белән үрелеп барды. Гөберчәк китапханәсе мөдире Зарипова Г.З. Сания Әхмәтҗанованың "Туган тел ул бердәнбер" исемле шигырен сәнгатьле укып, тамашачыларны таң калдырды. Сикертән мәдәният йорты хезмәткәрләре Мингазова Р. һәм Салихова Р. матур җырлары һәм эчтәлекле чыгышлары белән барыбызны әсир иттеләр. Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймарданова А.Р. И.Шиһапованың "Нигезем төшкә керә" шигырен сәнгатьле сөйләп, тамашачыларнын күңелләрен нечкәртте. Ә инде "Тамчы-шоу" интеллектуаль викторинасы укучыларның матур биюләре һәм жюриның командаларны бәяләве һәм котлаулар белән тәмамланды. Искиткеч матур һәм эчтәлекле чараны әзерләүче, оештыручыларга һәм катнашучыларга "рәхмәт" әйтәбез һәм алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез! 21 февраля отмечается Международный день родного языка. В связи с этим праздником в школе была проведена интеллектуальная викторина "Тамчы-шоу" среди учащихся 6-8 классов. Её организовала и провела учитель родного (татарского) языка Шаймарданова А.Р. Викторина состояла из 7 туров. В каждом туре двум командам-участницам были предложены интересные вопросы и задания. Учащиеся приняли активное участие в этой викторине. Состязания команд перемежались концертными номерами. Заведующая Губурчакской библиотекой Зарипова Г.З. прочитала стихотворение С.Ахметзяновой "Туган тел ул бердәнбер", от которого все были в восторге. Работники Сикертанского Дома культуры Мингазова Р. и Салихова Р. восхитили всех зрителей красивыми песнями. Учитель родного (татарского) языка и литературы Шаймарданова А.Р. не оставила никого равнодушным, прочитав стихотворение И.Шигаповой "Нигезем төшкә керә". Закончилась викторина красивым татарским танцем, подведением итогов жюри и награждением победителей. Всем, кто организовал, провёл и участвовал в таком красивом и содержательном мероприятии большое спасибо и поджелания дальнейших успехов!
-
"Туган телеңне өйрән һәм ярат!"
19.02.2021
21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә "Туган телеңне өйрән һәм ярат!" дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә туган (татар) әдәбияты укытучысы Шәймәрданова Алия Рафис кызы катнашты. И.Шиһапованың "Нигезем төшкә керә" исемле шигырен башкарып 1 нче урынга лаек булды. Алга таба да зур җиңүләр телибез!21 февраля – в честь Международного дня родного языка в Арской средней общеобразовательной школе № 6 прошел конкурс чтецов “Туган телеңне өйрән һәм ярат!”. В конкурсе приняла участие учитель родной (татарской) литературы Шаймарданова Алия Рафисовна. Она прочитала стихотворение И. Шигаповой “Нигезем төшкә керә” и заняла 1 место. Желаем дальнейших успехов!
-
Иншалар бәйгесе 18.02.2021

2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, югары класс укучылары арасында "Бу күптелле дөнья" дип аталган инша язу бәйгесе булып узды. Укучылар туган тел турында үз фикерләрен белдереп, эчтәлекле хикәяләр яздылар.
2021 год объявлен в Республике Татарстан Годом единства родных языков и народов. В связи с этим среди старшеклассников был проведён конкурс сочинений "Этот мир многоязычный". Учащиеся высказали своё мнение о родном языке и написали содержательные рассказы.
-
"Өч аяклы ат" фильмын карау 17.02.2021

Туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбияты атналыгы кысаларында укучыларыбыз Айдар Хәлимнең "Өч аяклы ат" повесте буенча төшерелгән фильмны карадылар. Фильм 1948 нче ел вакыйгаларын тасвирлый. Авыл малае Кәбир «Бамбук» атлы аксак аты белән авыр һәм куркыныч сәяхәткә чыга. Әлеге драма үз таянычын югалткан, кыргый җанварлардан зарар күргән, аксак атка охшый башлаган халык турында...
В рамках Недели родного языка и родной литературы наши читатели посмотрели фильм по повести Айдара Халима "Трехногий конь". Фильм описывает события 1948 года. Деревенский мальчик Кабир отправляется в тяжелое и опасное путешествие на хромой лошади "Бамбук". Эта драма о народе, потерявшем свою опору, пострадавшем от диких зверей и сделавшемся похожим на хромого коня...
-
"Онытылмый Әфган кырлары" 16.02.2021

Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн... Һәрвакыт күңелнең бер почмагына яшеренгән бу авыр саннарны февраль аенда аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз. Агымдагы елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 32 ел тулды. Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән яши... Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларына карата хөрмәт, горурлык тәрбияләү, батырлык төшенчәсенең асылын аңлау максатыннан, бүген Әһлиуллин Рафис абый белән видеоочрашу үткәрелде.
Девять лет, один месяц и девятнадцать дней... С особым сожалением мы повторяем эти цифры в феврале. В этом году исполнилось 32 года со дня вывода Советских войск из Афганистана. Люди, которые своими глазами видели и участвовали в боевых действиях в Афганистане, живут потерянной молодостью, потерянным миром, памятью о погибших друзьях... Солдат не выбирает войну и не объявляет ее. Солдат выполняет свой долг перед народом и Отечеством. Именно в этом проявляется его героизм, отвага, уважение к Родине. В целях воспитания у учащихся уважения, гордости за своих односельчан, служивших в Афганистане, понимания сути понятия мужества, сегодня состоялось видеообращение к Аглиуллину Рафису. Он рассказал учащимся о своей службе в Афганистане и пожелал мирного неба над головой.












