Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Чыршы бәйрәмендә 28.12.2020

Бүген Арча район башлыгының Чыршы бәйрәме иң актив укучыларны үзенә җыйды. Мәктәбебезнең уку адынгылары, җәмәгать эшләре активистлары: Шәфыйкова Г.Х. һәм Мәҗитова Г. Д. бәйрәмдә катнашу хокукына ия булдылар. Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улыннан котлау һәм чыршы бәйрәменә чакыру хаты алу укучыларыбыз өчен зур сөенеч булды. Әлбәттә инде, һәр балага Кыш бабай бүләкләре дә бар иде. Кышкы каникулның беренче көне балалар күңеленә аеруча хуш килеп, яңа елның мавыктыргыч бәйрәме булып хэтергә уелып калыр.
-
Чыршы бәйрәмнәре башланды 25.12.2020

Бүген мәктәптә чыршы бәйрәме башланды. Бәйрәмдә чирекне “4”ле һәм “5”ле билгеләренә тәмамлаган укучыларга, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга, төрле бәйгеләрнең җиңүчеләренә мактау грамоталары тапшырылды. Башлангыч класс укучылары чыршы тирәсендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Яңа елны көтәбез 24.12.2020

Күрегез бу чыршыны
Чыршының да чып-чыны!
Нинди төз, матур биек.
Тора түшәмгә тиеп.
-
Туризм ярышлары 23.12.2020

Бүген Укучылар сараенда туризм буенча ярышлар булып узды. Ярышта Арча районы белем бирү учреждениеләреннән укучылар катнашты. Ярыш яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемгә бүленеп үткәрелде. Анда командалар төрле бәйгеләрдә көчләрен сынаштылар. Безнең мәктәбебездән 7 укучы катнашты. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!
-
Яңа елга әзерлек 22.12.2020

Бүгенге көндә мәктәбебездә Яңа елга әзерлек дәвам итә. Укучыларыбыз Яңа елга багышлап бик матур рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Һәрбер кул эшләнмәсе үзенчәлекле, үзенә җәлеп итеп тора. Алга таба да укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез.
-
Җыелышлар дәвам итә.. 21.12.2020

Мәктәбебездә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары дәвам итә. 6 нчы сыйныфта җыелыш барлык кагыйдәләргә туры килеп үткәрелде. Укучыларның фәннәр буенча өлгерешләре һәм тәртипләре каралды. Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникул вакытындагы куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.
-
Бөтенрәсәй "Новогодние Окна" акциясе 18.12.2020

18 декабрьдә Бөтенрәсәй "Новогодние Окна" акциясе башланып китте. Безнең мәктәп тә бик теләп катнашты. Әлеге акция онлайн-флешмоб форматында, тәрәзәләрне рәсемнәр, төрле язулар, мишуралар белән бизәү рәвешендә үткәрелә. Максаты: гаиләнең яңа ел традицияләрен саклап калу һәм трансляцияләү, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
-
Ата-аналар җыелышы 17.12.2020

Икенче чирек тәмамланырга да күп калмады. Бүген мәктәбебезнең 8 нче һәм башлангыч сыйныф укучыларының чираттагы ата-аналар җыелышы санитар-эпидемиологик таләпләрне күздә тотып үткәрелде. Җыелышта 2 нче чиреккә йомгак ясалды, ирешкән уңышлар һәм кимчелекле яклар, тәртип һәм уку мәсьәләсе каралды.
-
"Минем яраткан әнием" рәсем конкурсы 16.12.2020

Ана —
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...29 ноябрь - әниләр көне уңаеннан районыбызда "Минем яраткан әнием" рәсем конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста мәктәбебез укучылары бик яратып катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар. 6 класс укучысы Гарипов Ә. "Мы с мамой кулинары" номинациясендә I дәрәҗәдәге, 5 класс укучысы Шәвәлиев И. "Портрет мамы" номинациясендә III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында спартакиада дәвам итә 15.12.2020

Арча МР мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында, Урта Курса төп мәктәбендә, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге чарада мәктәбебез данын яклаган хезмәттәшләребез: Набиуллин Р.Р., Шәймәрданова А.Р., Баймуратова Р.Ш. һәм Хисматуллин И.И. ка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, финал ярышларында уңышлар телибез.












