Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Батырлардан үрнәк алып яшик! 11.12.2020

Артем Айдинов Казанның сугышчан комсомол дружинасы әгъзасы булган. 1965 нче елның 6 нчы декабрендә җинаятьчеләр белән бәрелештә аның гомере өзелгән. Бүгенге тәрбия сәгате яшь, кыю, куркуны белмәгән Артем Айдинов батырлыгына багышланды.
-
Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе 10.12.2020

9 нчы декабрь көнне Казан арты музеенда язучы Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе булды. Бу чарада Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәнова һәм якташыбыз Вакыйф Нуриев та катнашты. Кичә "Без 41 нче ел балалары" повесте белән үрелеп барды. Кичәдә безнең мәктәбебезнең туган (татар) теле укытучысы Нәгыймова Р. Р. да катнашты.
-
9 декабрь - Ватан Геройлары көне 09.12.2020

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, геройларга багышланган фильмнар күрсәтелде. Илебез геройлары тарафыннан эшләнгән батырлыклар турында әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук бу истәлекле көн уңаеннан укучылар рәсемнәр ясадылар.
-
8 декабрь - Халыкара рәссамнар көне 08.12.2020

8 декабрь - Халыкара рәссамнар көне. Рәссам һөнәре иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Рәссам көне - ул профессионаллар һәм рәсем сәнгатен яратучылар бәйрәме генә түгел. Иҗат кешедә тынычлыкка сөенергә һәм аны яратырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә бүгенге бәйрәм-барлык гүзәл затлар өчен дә. Бу вакытта бөтен ил буенча күпсанлы күргәзмәләр, мастер-класслар үткәрелә. Рәссамнар һөнәри бәйрәмнәрендә үзләрен дөньяга тәкъдим итәргә, башка кешеләр белән аралашырга, үзләренең гадәти булмаган һөнәре турында күбрәк сөйләргә омтыла.
-
“Осенний фьюжн - 2020” проекты 07.12.2020

4 нче декабрь көнне мәктәбебез укучылары районыбызда булып узган яшьләр иҗади бию “Осенний фьюжн - 2020” проектында катнаштылар. “Изящные” номинациясендә җиңүче булдылар. Кызларыбызны, җитәкчеләре Гарипова А.А. ны котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
"Керпене саклыйк!" акциясе 04.12.2020

Мәктәбебездә иске батарейкаларны җыю буенча “Керпене саклыйк!” дип аталган акция булып узды. Батарейкалар махсус савытка 4 кг 325 г күләмендә җыелды. Акциядә катнашкан һәр кеше табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә алачак.
Акциягә юктан гына әлеге исем куелмаган – бер батарейка бер керпе яши ала торган территорияне авыр металлар белән зарарлый. Батарейкалар, туфракка эләгеп, бу җирне җәнлекләр яши алмаслык дәрәҗәгә җиткерәләр. Шуңа да аларны махсус утильләштерергә кирәк.
-
3 декабрь - "Билгесез солдат көне" 03.12.2020

Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. 3 декабрь "Билгесез солдат көне" билгеләп үтелә. "Исемең-билгесез, батырлыгың - үлемсез" шул максаттан Сикертән мәктәбендә класс сәгатьләре үтте, укучылар авылыбызда урнашкан һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар, чәчәкләр куйдылар.
-
"Зур тарих" проекты 03.12.2020

Хәтер һәм дан елы уңаеннан бүген мәктәбебездә “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” халыкара акциясе узды. Киң күләмле чара 2020 елның 3 декабре - Россиядә Билгесез солдат көне. Тест Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентының “Зур тарих” проекты кысаларында оештырылды. Катнашучыларга хәрби хәрәкәтләрнең, тылдагы һәм оккупациядәге тормышның, Европаны азат итүнең мөһим вакыйгаларын колачлаган 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Биремнәр Россия Оборона министрлыгы Хәрби университетының профессор-педагогик составы белән әзерләнгән. Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне укучылар, һәм укытучылар җирле вакыт белән 11.00 сәгатьтә эшли башлады. Мәйданчыкта тикшерелеп катнашучыларга сертификатлар таратылды.
-
Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес 02.12.2020

Бүген әдәбият галиме, талантлы язучы М.Мәһдиевне искә алып, музей мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең 8-9 нчы класс укучылары белән очрашты. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М.Мәһдиевнең катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, әсәрләренең идея – тематик эчтәлеген җиткерде, әдип шәхесенә, иҗатына карата кызыксыну, әсәрләрен укуга омтылыш тәрбияләде. Гөберчәк авылы китапханәчесе Гөлфирә Зөфәр кызы 5-6 нчы класс укучыларына якташыбыз М.Мәһдиев турында биобиблиографик белешмә бирде. Укучылар бик яратып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. М. Мәһдиев, язучы буларак, үзенең әсәрләре белән халык күңелен яулады. М. Мәһдиев үз халкы, республикасы һәм якташлары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте. Татар халкы һәм Татарстан да үз улын онытмас, аны һәрчак сагынып, олылап искә алыр.
-
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2020

1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, укучылар белән "СПИД - ул гасыр афәте" дип исемләнгән тематик әңгәмәләр узды.












