муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 81 учащихся / Бездә укыйлар: 81 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Габдулла Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. 09.04.2021

Габдулла Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар культурасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукай шәхесенең, ул иҗат иткән рухи байлыкның әһәмияте еллар үткән саен арта гына бара. Аның шигырьләре олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә юл күрсәтүче, булышучы булып тора.
Габдулла Тукайның балаларга багышлап язылган әсәрләре күп. Аның бөеклеге, аның даһилыгы бигрәк тә әнә шул шигырьләрендә, әкиятләрендә ачык күренә. 6нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның шигырьләренә төшерелгән мультфильмнары белән таныштылар. Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра.
-
Космонавтика көне 08.04.2021

1961 елның 12 апрелендә СССРда гына түгел, хәтта дөньяда да тиңе булмаган зур вакыйга булды - беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. 12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан 8нче сыйныфта галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан легендар шәхес Юрий Гагаринга багышланган сыйныф сәгате үтте. Салам түбәле йортта гади колхозчы гаиләсендә туган егетнең галәм киңлекләрен иңләве гаҗәп вакыйга. Юрий Гагаринның биографиясе, аның батырлыкка тиң гамәле укучыларда искиткеч тәэсирләр калдырды.
-
Дорога в космос 08.04.2021

С учащимися 5 класса был проведён классный час ко Дню Космонавтики "Дорога в космос".12 апреля исполняется 60 лет со дня полёта человека в открытый космос.Это событие стало одной из самых важных в истории всего человечества.
-
Всероссийский открытый урок на тему: «60-летие полета Ю.А. Гагарина в космос» 08.04.2021

12 апреля 1961 года состоялся первый полёт человека в открытый космос, ставший одной из самых важных вех в истории всего человечества. 60 лет назад первый советский летчик-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин сказал «Поехали!», открыв эру освоения человеком космического пространства. В 9 классе прошел всероссийский открытый урок на тему: «60-летие полета Ю.А. Гагарина в космос». Учащиеся рассказали биографию Гагарина Ю.А., вспомнили даты полета в космос, а также отвечали на интересные вопросы.
-
60 лет со дня первого полета человека в космос 08.04.2021

С целью систематизации и расширения знаний о советских космонавтах, о запуске первого искусственного спутника Земли в 6 классе был проведен классный час на тему «60 лет со дня первого полета человека в космос». Учащиеся вспомнили биографию первого космонавта Юрия Гагарина, увидели фотографии его семьи, села и дома.
-
«Самостоятельные дети» 07.04.2021

Участники проекта «Самостоятельные дети» провели антинаркотическую акцию «Будь готов! Скажи, нет!». Они раздали буклеты о вредных привычках.
-
сәламәтлек көне 07.04.2021

Бүген сәламәтлек көненә багышланган флешмоб үтте.
-
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. 06.04.2021

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы - иң кирәкле тармак, анда эшләүче белгечләргә, игенчеләргә дә ихтыяҗ зур.
Укучыларны авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән тулырак таныштыру, аларга төрле белгечлекләрне сайлап алу юнәлеше бирү максатыннан, буген мәктәптә әлеге өлкәдә хезмәт куючы җитәкчеләр белән очрашу үтте. Мәктәп директоры Яруллин Р. Р. әлеге очрашуның чыгарылыш класс укучылары өчен бик тә әһәмиятле булуын ассызык лады. Арча аграр көллияте директоры Дәуләтбаев З.М. әти - әниләрне һәм укучыларны әлеге уку йортында алырга мөмкин булган белгечлекләр, уку кабинетлары, укырга керү шартлары белән бик тулы итеп таныштырды. Районның авыл хуҗалыгы бүлеге житәкчесенең урынбасары Абдуллин Л.И.авыл хужалыгы өлкәсендә эшләгән яшьләргә бик күп мөмкинлекләр тудырылуын җиткерде. Курса МТС ы житәкчесе Гыйләҗетдинов Р. Г. мәктәпне бетереп чыккан бик күп яшьләрнең колхозның төрле тармакларында тырышып хезмәт куюларын билгеләп үтте. Зоотехник булып эшләуче Абдуллин Р. Р., яшь агроном Хәбибуллин Р. Р. авыл хуҗалыгы өлкәсендә яратып эшләүләре турында сөйләделәр. Бүгенге очрашу укучыларга һөнәр сайлап алуда гаять әһәмиятле һәм кирәкле иде. -
Әлифба бәйрәме 06.04.2021

1 нче сыйныфта Әлифба бәйрәме үтте. Укучылар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, үзләренең чын укучы икәнлекләрен күрсәттеләр. Беренчеләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар сезгә!
-
Сыерчыклар килгән! 02.04.2021

"Фью!", "Фью!" - кемдер сызгыра, мине үрти. Инде ничә мәртәбә артыма борылып карадым, һичкем юк. Гүя кемдер качып кына мине үчекли. Башымны күтәреп карасам, мине үртәүчеләр агач башында утыра икән, ләбаса! Юк ла үчекләми алар, ә яз килгәнгә, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтканнарына сөенәләр минем сөекле сыерчыкларым! Кайтып җиткәннәр, җанашларым! Димәк, чын-чынлап яз килде дигән сүз. Димәк, тиздән, бик тиздән карлар эреп бетәчәк, күңелләрне яз кояшы иркәләячәк. Әнә шулай укучылар белән иртә баштан сыерчыкларны күзәттек әле.










