муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 81 учащихся / Бездә укыйлар: 81 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Г.Тукай 01.04.2021

Килә язлар, китә язлар
Һәр ел саен үзгәрелә...
Һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә.
Апрель… Апрель белән җиргә чын яз килә. Аның белән безгә Тукай килә. Әйе, апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Шул уңайдан бүгенге сыйныф сәгатендә 8 сыйныф укучылары Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты, журналистик эшчәнлеген искә төшерделәр. “Исемдә калганнар” әсәреннән өзекләр сөйләделәр.
-
Без — Тукайлы халык 01.04.2021

Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан.
Равил Фәйзуллин.
Габдулла Тукай иҗаты турында булган белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту, Г.Тукай иҗатына, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм телләрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү максатыннан 6нчы сыйныфта «Без — Тукайлы халык» исемле класс сәгате булып узды. Чара барышында Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты искә төшерелде.
-
Килегез, кошкайларым! 01.04.2021

Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана. Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайта. Инде кара каргалар килде. Аларның "мәш" килүләрен күзәтү үзе бер күңелле. Озакламас, алар артыннан сыерчыклар да килер. Без аларны көтәбез, инде оялар да ясап элеп куйдык. Көннәр җылынып беткәч карлыгачлар, тургайлар, сандугачлар да озак көттермәс...
4нче сыйныф укучылары да сыерчыкларны зарыгып көтә, алар "Килегез, кошкайларым!" дип исемләнгән әңгәмәдә дә бик теләп катнаштылар, хис-кичерешләре белән бүлештеләр, кошлар хакында яңа белемнәр алдылар
.
-
Язгы бозда сак бул! 31.03.2021

1нче сыйныфта «Язгы бозда сак бул!» темасына сыйныф сәгате үтте.
--
-
Сәламәтлек — зур байлык 31.03.2021

6нчы сыйныф укучылары белән «Сәламәтлек — зур байлык» исеме астында әңгәмә булып узды. Укучылар белән организмга зыянлы һәм файдалы ризыклар турында, телефон, телевизорның зыяны турында сөйләшенде. Сәламәтлек турында мәкальләр искә төшерелде.
-
Милли гореф-гадәтләр 31.03.2021

Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. 9 нчы сыйныф укучылары милли гореф-гадәтләр белән таныштырдылар, чыгышларны бик кызыксынып тыңладылар.
-
Файдалы каникуллар 30.03.2021

Кояш җиребезгә җылысын да, яктысын да бик юмарт бирә. Кар күзгә күренеп кими. Укучыларыбыз өй тирәләрендә шушы процессны тизләтү өчен тырышалар.
-
Посещение библиотеки 29.03.2021

29 марта ученица 6 класса Гайнуллина Зулейха посетила сельскую библиотеку.
-
Театр - халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы 27.03.2021

Бүген 27 март - Халыкара театр көне. Әлеге бәйрәмнең девизы - "Театр - халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы". Театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф - гадәтенә мәхәббәт уята. Төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә.
-
Театр − яктылыкка, нурга илтә. 27.03.2021

Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән. Театр сәнгате аша, дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә. 20 нче март көнне 6 нчы сыйныфта “Театр − яктылыкка, нурга илтә.“ дигән тема буенча тәрбия сәгате үтте. Әлеге тәрбия дәресе 2021 ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Дәрестә укучылар Татарстанның театр сәнгате үсеше, Татарстан Республикасы театрлары, татар театры тарихы, аның күренекле эшлеклеләре турында материаллар белән таныштылар.










