МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
ОГЭ га хәзерлек 27.03.2023

Каникул вакытында ОГЭга әзерләнү буенча график төзелде. 9 нчы класс укучылары төп һәм сайлап алу фәннәре буенча консультацияләргә йөриләр. Бүген химия һәм география фәннәре буенча концультация уздырылды.
-
Волейбол ярышы 25.03.2023

Ташкичү һәм Иске Ашыт мәктәпләре укучылары арасында волейбол ярышы уздырылды. Һәр командалар да бик оста һәм матур уен күрсәттеләр.
-
Макулатура җыябыз ."Бум Батл" акциясе 24.03.2023

Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау да ул. Кәгазь калдыкларын җыеп, бердән, чүптән арынабыз, икенчедән, файдалы эш эшлибез.Бу эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Мәктәбебез укучылары да бу эштә зур активлык күрсәтә. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. Иң күп макулатура җыючы укучыларга һәм классларга грамоталар тапшырылды Балаларга һәм аларның әти-әниләренә тырышлыклары өчен зур рәхмәт!
Сбор макулатуры – это и сохранение природной красоты лесов, родной земли и, в конечном счете, нашей планеты. Собирая бумажные отходы, мы, во-первых, избавляемся от мусора, во-вторых, делаем полезное дело.Каждый может внести свой вклад в это дело. Большую активность в этом деле проявляют и учащиеся нашей школы. Большое спасибо ребятам и их родителям за участие в этом акции!
-
Сыерчык оялары ясадык 24.03.2023

Яз җитүгә, бар табигать уяна. Шул исәптән, безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган якларына кайта башлыйлар. Кошларны сөендереп, мәктәбебез укучылары "Иң яхшы сыерчык оясы” конкурсында актив катнаштылар. Укучылар барлыгы 19 сыерчык оясы ясап алып килделәр. Һәрбер сыйныфтан иң матур сыерчык оялары сайлап алынды. Район күләмендә үткәрелгән "Сыерчык оясы ясау" конкурсында мәктәп укучылары актив катнашалар.
-
8 класста ВПР 23.03.2023

8 класс укучылары математика фәненнән ВПР эшләделәр
-
«Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» вәкилләре белән очрашу 23.03.2023

«Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе укытучылары һөнәри юнәлеш бирү эше буенча 8 һәм 9 сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Көллият турында , андагы һөнәрләр, белгечлекләр, уку өстенлекләре турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашу укучылар өчен бик эчтәлекле һәм файдалы булды.
-
Мәмсә башлангыч мәктәбендә “Нәүрүз бәйрәме” 22.03.2023

Мәмсә башлангыч мәктәбендә дә бик күңелле Нәүрүз бәйрәме узды. Укытучы апалары Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып киттеләр. Нәүрүз турында шигырьләр укыдылар, театральләштерелгән күренеш сәхнәләштерелде, халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар, бик тәмле ботка белән сыйландылар.
-
Проект яклау 22.03.2023

9 класс укучылары математика, биология, технология, әдәбият, физкультура, информатика, инглиз теле, тарих фәннәреннән индивидуаль проектларын якладылар.
-
Видео-лекция 22.03.2023

20 марта по инициативе Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан состоялась видео-лекция по вопросу охраны объектов авторского права детей, охране авторских прав и интеллектуальной собственности несовершеннолетних в онлайн формате. К видео-лекции подключились и обучающиеся 8-9 классов нашей школы. Ребята услышали ответы на такие вопросы: Что такое авторское право, исключительное право на произведение, право автора на имя? Что является объектом авторских прав? Как они защищаются? Какие последствия могут наступить при нарушении авторских прав?
-
“Нәүрүз бәйрәме” 21.03.2023

“Нәүрүз” ул – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Бу бәйрәм – борынгыдан килгән бәйрәм. “Нәүрүз” – көн белән төн тигезләшкән чакка - 21-22 мартка туры килгэн, шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Чарага Нәүрүзбикә, Кояш, көн һәм төн геройлары килгәннәр. Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, ул үз урынын язга бирәсе килмәде. Шуңа күрә, Кыш бабай һәм бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Нәүрүзгә көч сынашырга туры килде. Алар йомырка салынган кашык белән йөгерделәр, бау да тартыштылар. Нәтиҗәдә Нәүрүз җитезрәк булды. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады. Бәйрәмебез карга боткасы, коймак ашау, күңелле уеннар белән бик күнелле барды.












