МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Баскетбол ярышы уздырылды 20.02.2023

Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәп укучылары арасында баскетбол ярышы уздырылды. Һәр ике команда да бик оста һәм матур уен күрсәттеләр.
-
“Күңелле стартлар” ярышы 18.02.2023

Ватанны саклаучылар көненә багышланган айлык кысаларында 1-4 класс укучылары арасында “Күңелле стартлар” ярышы уздырылды.
-
Әфганчылар көне 17.02.2023

1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан мәктәптә әфганчы егетләр белән очрашу уздырылды.Алар үзләренең солдат хезмәте турында сөйләделәр. Әфганчы егетләребезгә укучыларның да сораулары күп булды.Безнең мәктәп укучылары : яшьармиячеләр, Җиңү волонтерлары,укучылар әфганчы якташларын бәйрәм белән котладылар. Сугыш хәрәкәте ветераннарына, сугышчы интернационалистларга, Ватанны саклаучыларга батырлыклары өчен рәхмәт. Сезгә чын куңелдән сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тыныч тормыш телибез!
-
Парламент дәресе “Кануннар кайда чыга?” 16.02.2023

Тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Хакимзянова Р.Р. “Кануннар кайда чыга? дигән темага 1-4 класс укучылары белән Парламент дәресе үткәрде. Укучыларга аңлаешлы рәвештә әлеге төшенчәләргә бәяләмә бирелде. Гражданин буларак укучылар төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында мәгьлумат алдылар.
-
Конкурс детских рисунков «В дружбе народов – единство России» в рамках Парламентского урока – 2023 16.02.2023

В школе прошел конкурс рисунков о дружбе народов России «В дружбе народов — единство России». Основными задачами конкурса являются воспитание уважительного отношения к культуре и религии разных национальностей, чувства единства и исторической взаимосвязи между разными национальностями, проживающими на территории нашей страны, вовлечение подростков и молодежи в активную социальную деятельность.
-
“Мәңгелек яра” 16.02.2023

Мәктәбебездә “Мәңгелек яра» дигән стенгазета чыгарылды. Стенгазета Әфганстан сугышында катнашкан якташларыбызга багышланды.
2019 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулды. Безнең өчен бу сугыш-тарих. Ул Ватаныбызның, туганнарыбызның, якыннарының, авылдашларыбызның тарихының бер өлеше булып тора. Без яшь буынга илебезнең иминлеген тәэмин итүгә һәм РФ Кораллы Көчләре абруен күтәрүгә өлеш кертү өчен әфганчылар традицияләренә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү зарур дип саныйбыз.
-
Профсоюз ярышы 16.02.2023

Арча шәһәре стадионында мәгариф оешмалары профсоюз членнары арасында чаңгы ярышы булып узды. Әле ярышта мәктәбебезнең профсоюз членнары да актив катнашты. Аларга сәламәтлек, эшләрендә унышлар телибез.
-
" Син күңелдә безнең - Муса Җәлил " 15.02.2023

Мәмсә башлангыч мәктәбендә Муса Җәлилтуганкөнгәбагышланган " Синкүңелдәбезнең - Муса Җәлил " дигән темага әдәби кичә уздырылды. Балалар презентация аша шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды, китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар шигырьләрен яттан сөйләде. Шагыйрь шигырьләренә иҗат ителгән җырлар җырланды. Кичә Муса Җәлил иҗаты буенча викторина белән тәмамланды.
-
“ Муса Җәлил - халкыбыз каһарманы” 15.02.2023

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Бүген татар халкының каһарман улы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулды. Муса Җәлил дигәндә - татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. 15 нче февраль көнне укучылар тарафыннан әзерләнгән “Муса Җәлил -халкыбыз каһарманы” дигән чарада М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу,шагыйрьнең үлемсез батырлыгына багышланган матур шигырьләр уку оештырылды.
-
Разговоры о важном: Россия в мире 14.02.2023

Сегодня говорили о месте и роли России на мировой арене, о достижениях нашей страны, оказавших значительное влияние на мировую культуру и науку, о событиях российской истории, изменивших мир. Обучающиеся посмотрели видеообращение Министра иностранных дел Российской Федерации Сергея Лаврова. Вспоминали известных во всем мире представителей русской культуры: писателей Ф.Достоевского, Л.Толстого, А.Чехова, композиторов П.Чайковского, Мусоргского, Прокофьева и других.
Главное – чтобы Россия была в сердце каждого из нас!












