МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
География фәненнән ачык дәрес 02.03.2023

География фәне атналыгы кысаларында география фәне укытучысы Касимова Гөлзилә Җәүдәт кызы 8 нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде.
-
Хезмәт коллективы җыелышы 02.03.2023

1 нче март көнне Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә 2021 – 2023 елларга төзелгән Коллектив килешүнең үтәлешен тикшерү, аңа төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү турында хезмәт коллективы җыелышы булды. Җыелышта Арча мәгариф бүлеге методисты Файзрахманова Алия Илсуровна катнашты.
-
“Күңелем хәзинәсе” китабы авторы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызы белән очрашу 01.03.2023

Талант кайчан һәм ничек ачылып китә? Бәлки ул аңа тумыштан бирелгәндер? Аллаһы тәгаләнең кодрәте белән бәлки аның геннарына ук салынгандыр? Һәр яктан да сәләтле кешеләр бик күп булмый. Бүген мәктәптә “Татарстан Республикасының хатын – кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” региональ проекты кысаларында37 еллык педагогик стажы булганәйдәп баручы укытучы, хезмәт ветераны,югары категорияле җитәкче, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, һәвәскәр язучы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызы белән очрашу үткәрелде.
-
«Разговоры о важном»- «Традиционные семейные ценности» 28.02.2023

27 февраля прошло очередное занятие цикла «Разговоры о важном» - «Традиционные семейные ценности»
Занятия нацелены на воспитание у школьников уважения к семейным ценностям и традициям, на формирование у них понимания необходимости выстраивания взаимоотношений в семье на основе любви, взаимоуважения и взаимной помощи.
-
23нче февраль-Ватанны саклаучылар көне белән! 25.02.2023

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Шушы бәйрәм көнендә мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бик матур концерт куелды. Кунак булып бәйрәмгә әтиләр, бабайлар, абыйлар килде. Бәйрәм белән сезне, ир-егетләр! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
-
“Без тарихта эзлебез” 22.02.2023

Мәктәбебездән Хәкимовлар гаиләсе “Без тарихта эзлебез” Республикакүләм конкурсының район этабында катнашып, икенче урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, зур уңышлар, нык сәламәтлек телибез.
-
Ватан саклаучылар көне 22.02.2023

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында күп төрле чаралар уздырыла. Егетләребез төрле номинация конкурсларында көч сынашты.
-
“Әтиемә бүләк!” 22.02.2023

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне бәйрәме белән котлап, укучыларыбыз кадерле кешеләренә бәйрәм открыткалары да ясап бүләк иттеләр.
-
Халыкара Туган тел көне. 21.02.2023

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - ана теле.Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. 21 февраль – Халыкара Туган тел көне.Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.Татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүгә кызыксыну уяту, туган телне, милли йолаларны саклау, туган якка мәхәббәт, табигатьне ярату, шәфкатьлелек сыйфатлары, эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан “Җырларымда рәхмәт әйтәм, туган телем, мин сиңа!” дигән темага әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр-биюләр, шигырьләр аша белдердек. Мәктәп коллективының активлыгы, туган телләренә карата җылы карашта булулары бу чараны үткәрүгә зур ярдәм итте
-
Туган телем - татар теле 21.02.2023

МБГБУ "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" Арча муниципаль районы Мәмсә башлангыч мәктәбендә Халыкара туган көн багышланган "Туган телем - татар теле" дигән темага кичә үткәрелде. Укучылар презентация карадылар, язучыларыбызның туган телгә багышланган фикерләрен укыдылар, туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар. Кичә "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.












