МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
19 июнь 19.06.2021

Бүген бездә Китаплар көне.Без китаплар иленә сәяхәткә – китапханәгә бардык. Анда балалар өчен булган, матур итеп ясалган китаплар белән таныштык. Шигырьләрен, хикәяләрен кычкырып укыдык.
“Иң яраткан китабым” дигән презентация белән таныштык. Татар язучыларының әкиятләре буенча язылган мультфиьмарнар карадык.
“Китапка икенче тормыш бүләк ит!” дигән акциягә катнашып, китапларга ремонт ясадык.
Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга да вакыт таптык.
-
18 июнь 18.06.2021

Бездә бүген - Индеецлар көне. Көн бүген дә бик матур!
Башта ике звено арасында “Иң матур индеец костюмы ” дигән конкурс уздырылды.
Икенче конкурс “Кем җитез?” дип аталды. Балалар уеннар уйнап, ярышып, үзләренең төрле яктан сәләтләрен күрсәттеләр.
Безгә Арча электр челтәре хезмәткәрләре килеп, “Куркынычсыз каникуллар” дигән чара үткәрделәр.Электр куркынычсызлыгы турында аңлаттылар. Балаларга электр куркынычсызлыгы турында язылган китаплар һәм шарлар тапшырдылар.
Ә тагын да кызыклысы алда әле. Балалар өчен чакырылган кунак – клоун баларның күңелен күреп , бәйрәм ясап китте. Бу бүләкләр дә, күңел ачу чарасы да балаларга бик ошады.
Их, күңелле лагерьда!
-
17нче июнь 17.06.2021

Бүген безнең лагерьда - Чәчәкләр көне. Иртәдән сөйләшүебезне “Яшел аптека” дигән сәламәтлек минутыннан башладык. Дару үләннәре турында сөйләштек. “Иң матур чәчәкләр” дигән мастер класс күрсәтелде. Һәр бала төрле-төрле алымнар белән берсеннән-берсе матур чәчәкләр ясады. Ахырдан бу чәчәкләрдән матур зур букет җыйдык. “Гаҗәп хәлләр” дигән интеллектуаль уен уздырылды. Халкыбызның милли бәйрәмнәре, уен-йолалары белән таныштык. Сабантуй, анда уйналган уеннар,бәйрәмгә бару күренеше аңлатылды. Балалар бу күренешне үзләре уйнап та карадылар.
Җәйге табигать гүзәллегенә таң калып, елга буена экскурсиягә төштек. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
16 нчы июнь 16.06.2021

Бездә бүген Малайлар көне. Көн бүген дә бик матур! Башта малайлар арасында “Иң матур принц” конкурсы уздырылды. Егетләр уеннар уйнап, ярышып, үзләренең төрле яктан сәләтләрен күрсәттеләр.
Икенче конкурс – “Оста куллар” дип аталды. Аннан кызларыбыз егетләр көненә багышлап плакатлар ясадылар. Их, күңелле лагерьда!
-
15 нчы июнь 15.06.2021

Бездә бүген Кызлар көне. Кояш та тагын да ягымлырак, әйтерсең лә бу көнне ул да белгән! Башта кызлар арасында “Мода -2021” конкурсы уздырылды.Кызлар берсеннән - берсе матур күлмәкләрен киеп, мода күрсәттеләр.
Икенче конкурс – “Иң матур прическа” дип аталды. Монда кызларыбызның һәм егетләребезнең берсеннән – берсе оста чәчтарашлар икәнен дә күрдек. Егетләребез дә тик тормады. Алар кызларга бик матур һәм эчтәлекле открытка – котлаулар әзерләде. Көнебез бик күңелле үтте.
-
14 нчы июнь 14.06.2021

14 нче июнь көнне “Ак каен “ ял һәм сәламәтләндерү лагеренда, “2021 нче ел Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, Туган тел көне итеп билгеләп үтелде. Туган республикабыз, туган телебез – татар теле, аның искиткеч бай һәм матур тел булуы турында сөйләшенде. Балалар үзләре белгән татар халык әкиятләрен сөйләделәр, сәхнәләштереп күрсәттеләр,яңа әкиятләр белән таныштылар. Үзләре яраткан әкият геройларын рәсемгә төшерделәр.
-
13 нчы июнь 13.06.2021

Бүген бездә Сабантуй! Халкыбызның милли уеннарында канашып, көчебезне сынадык. Кем капчык киеп, кем йомырка кабып йөгерде! Беркем читтә калмады. Бик күңелле булды!
Яшәсен милли бәйрәмебез - Сабантуй!
-
11 июнь 11.06.2021

-
10 июнь 10.06.2021

-
“Иркен минем Туган илем!” 09.06.2021













