Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
| E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Класс җитәкчеләре һәм педагог-оештыручыларның профессиональ осталыклары конкурсы 30.01.2018

Бүген мәктәбебездән Мустафина Лейсан Фаргатовна зона буенча уздырылган класс җитәкчеләре конкурсында катнашты.
-
"Кәҗә белән Сарык" 20.01.2018

20 гыйнвар көнне Әтнә халык театры укучыларыбыз алдында "Кәҗә белән Сарык" спектакле белән чыгыш ясадылар. Спектакль үз эченә Г. Тукайның берничә әсәрен алган. Артистлар бик үзенчәлекле , матур, тәэсирле чыгыш ясадылар. Музыкаль бизәлеш, костюмнар, декорция бик матур булды. Артистларга зур рәхмәт.
-
Укытучы- фронтовик Солтан ага Гыйлемхановны искә алу кичәсе. 19.01.2018

Туган җирнең иркен кочагына
Тәпи-тәпи барып кердем мин.
Һәр адымда яшәү ямен күрдем
Тормыш җырын тыңлап йөрдем мин.
Әлеге шигъри юллар Субаш-Аты аылында туып үскән якташ язучыбыз, укытучы-фронтовик Солтан Гыйлемхановныкы. 19 нчы январь көнне мәктәбебездә язучының 105 еллыгына багышланып, “Яратып яшәргә кирәк” дип исемләнгән искә алу- әдәби кичәсе узды. Әлеге бәйрәмдә Арча районы “Казан арты” музее директор урынбасары Гарипов Шафигулла Зәйнулла улы, музей хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин; язучының улы, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, “Тукай” фонды директоры Р. Гыйлемханов; пенсионер-укытучылар, С. Гыйлемханов белән бергә эшләгән авылдашы Сәвия апа Вәлиева катнашты. Шагыйрьнең йөрәк җылысын сеңдергән матур әсәрләре укучылар тарафыннан башкарылды. Чакырылган кунаклар кабатланмас хатирәләре белән уртаклашты. “Казан арты” музее зур бүләк-Арча районы язучыларнының китапларыннан күргәзмә алып килеп, алар белән укучыларыбызны таныштырдылар. Туган якларыбыздан чыккан мондый кабатланмас шәхесләребез-безнең горурлык. Укучыларыбызда патриотик хисләр тәрбияләүдә аларның иҗаты-үрнәк.
-
Шорт-трек 18.01.2018

18 нче гыйнвар көннне Югары-Аты авылында зона мәктәпләре арасында " Шорт-трек" ярышлары узды.Безнең мәктәп укучылары да бу ярышта катнаштылар Закиров Р., Самиева И. , Самиев Н., Хисамутдинова Ф. , 1 урыннарны алып, 24 нче гыйнварда Арчаның 5 нче гимназиясендә утәчәк финалга уздылар. Уңышлар Сезгә егетләр-кызлар!
-
Макулатура җыю 15.01.2018

Атналык линейкада макулатура җыя башларга тәкъдим ителде.
-
Халыкара "Рәхмәт" көне
11.01.2018
Бүген мәктәптә Мөстәкыйль балалар проектында катнашучы укучылар Халыкара "Рәхмәт" көненә карата "Рәхмәт агачы" дип аталган акция уздырдылар.Балалар белән "рәхмәт" , "ихтирам", "хөрмәт" сүзенең мәгънәсен тирәнтен аңлау өчен әңгәмә алып барылды. Ахырдан һәр укучы үзләренең рәхмәт сүзләрен язып "Рәхмәт агачы"на элделәр.
-
Барыбыз да чаңгыга!
05.01.2018
5 гыйнвар көнне мәктәбебездә "Барыбыз да чаңгыга" девизы астында укучылар, укытучылар чаңгыда йөрергә чыктылар.
-
Ата-аналар җыелышы.
27.12.2017
Бүген мәктәптә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды.
-
Педагогик киңәшмә.
26.12.2017
Бүген мәктәптә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә булды.
-
Яңа ел бәйрәме.
23.12.2017
Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме үтеп китте. Балалар Кыш бабай, Кар кызы , әкият - мультфильм геройлары белән очраштылар. Бәйрәмгә багышланган шигырьләр,скетчлар, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабайдан татлы күчтәнәчләр алдылар. Чыршы бәйрәменә әти-әниләр, әби-бабайлар дә килделәр. Балаларының уңышларына, матур чыгышларына сөенеп, рәхәтләнеп ял иттеләр.












