Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
| E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Фликер сезнең иминлек сакчысы!
22.12.2017
Фликер – яктылыкны кире кайтаручы элемент (яктылык җитәрлек булмаган шартларда күренеп торуны тәэмин итүче яктылык кайтаргыч). Фликер җәяүленең тапталу куркынычын 6-8 тапкыр киметә!Фараларның якын уты белән хәрәкәт иткәндә шофёр фликерлы җәяүлене 130-140 метрдан ук күреп ала, ә ансыз – 25-40 метрдан гына.Закон юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаргычлар кулланырга куша. Дәүләт автоинспекциясе һәм ЮХИ фонды хезмәткәрләре барыбызның да саклыгы өчен фликерлар, яктылык кайтаргыч беләзекләр, жилетлар кияргә тәкъдим итә.
Саклык барыбыздан да тора. Бергәләп юл кагыйдәләрен үтәсәк, киңәшләрне истә тотсак, фаҗигаләр санын киметә дә алыр идек!
-
Кар сыннары 21.12.2017

Кар сыннары -укучыларыбызның, укытучыларыбызның хезмәте.
-
"Ел укытучысы- 2017" 14.12.2017

"Ел укытучысы- 2017" зона бәйгесенә коллективтан Мухаметгалиева А.Г. чыкты. Ул бүген Наласа мәктәбендә Түбән Атыдан, Кушлавычтан, Түбән Мәтәскәдән, Курса почмактан килгән 8 укытучы арасында ачык дәрес һәм мастер класс күрсәтә. Уңышлар сина Альбина Газинуровна!
-
"Подари чудо" 13.12.2017

13 декабрь көнне "бэмс" отряды членнары "подари чудо" дигән акциядә катнаштылар. Алар мөмкинлеге чикләнгэн бала-Хакимова Илузә янына барып, Яна ел кучтәнәче тапшырдылар.
-
Өйрәнүләр.
07.12.2017
7 декабрьдэ районда гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр узды. Безнең мәктәп коллективы бу өйрәнүләрдә актив катнашты.
-
Игенче агрофирмасы призына көрәш бәйгесе.
02.12.2017
Бүген мәктәбебездән "Игенче" агрофирмасы призына 2004 һәм яшьрәкләр арасында татарча көрәш бәйгесенә 3 укучыбыз катнашты.Көрәш Наласа авылында узды. 130 көрәшче 8 үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Закиров Р.Ф.-1 урынны алды.
-
"Количество свечек зависит только от тебя" 01.12.2017

1 декабря 2017 года члены отряда "БЭМС" провели акцию "Количество свечек зависит только от тебя". Участникам акции вручили красные ленты. Провели танцевальную зарядку.
-
"Спидка-юк!"
30.11.2017
27 нче ноябрьдән - 2 декабрьгә кадәр Бөтенроссия спидка каршы акция башланып китте. Шул уңайдан "Спидка-юк!" дигән тема астында тәрбия дәресләре үтте.
-
Комплекслы тикшерү эше
28.11.2017
Бүген 7нче класста комплекслы тикшерү эше узды. Әлеге эшнең максаты – укучыларның бирелгән текстны уку, аңлау, текст буенча биремнәрне үтәү аша укучыларның төрле фәннәрдән белемнәрен тикшерү.
-
26 нчы ноябрь-Әниләр көне.
25.11.2017
Җәмгыятебездә әниләрнең иҗтимагый әhәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерация Президенты 1998 елның 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне" булып билгеләп үтелә. Быел ул 26 нчы ноябрь көненә туры килә. Шул уңайдан укучылар әниләренә бүләк әзерләделәр: рәсем ясадылар, иншалар яздылар.












