Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
| E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Милли көрәш бәйгесе.
17.03.2017
Иртәгә Шушмабаш авылында оештырыласы милли көрәш бәйгесендә 4 укучыбыз катнашачак. Уңышлар сезгә егетләр!.
-
Ата-аналар җыелышы. 16.03.2017

15 март көнне 3 чиреккә йомгак ясап, ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта Арча гуманитар техникумыннан килгән вәкилләр дә катнашты.
-
Линейка
14.03.2017
Кичә атналык линейкада чирек билгеләре чыгу вакыты җитүенә игътибар бирелде, макулатура җыю буенча йомгак ясалды, атна азагында генеральная уборка булуы хәбәр ителде.
-
Хәрәкәттә бәрәкәт! 13.03.2017

11 нче март көнне Утар-Аты мәктәбе территориясендә мәдәният хезмәткәрләренең һәм педагогларның килешүе нигезендә "Хәрәкәттә бәрәкәт!"-дип исемләнгән уен бәйгесе оештырылды. Ярышта 7-9 нчы класс укучылары катнашты. 1-урынны 9 нчы класс укучылары, 2 нче урынны 7 нче класс укучылары, 3 нче урынны 8 нче класс укучылары алды.
-
Милли көрәш бәйгесе.
11.03.2017
Бүген мәктәбебездән Апаз мәктәбендә оештырылачак "Милли көрәш бәйгесе"нә 4 укучыбыз китте. Уңышлар сезгә егетләр!
-
Язның беренче бәйрәме бәйге -уен 10.03.2017

Субаш-Аты башлангыч мәктәбендә язның беренче бәйрәме бәйге -уен рәвешендә үткәрелде.
Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык,
Матур көйләр көйләдек.
-
Субаш-Аты кубогы
09.03.2017
8 нче март көнне Субаш-Аты кубогы ярышына Арча боз сараенда хоккей ярышы булды. Ярышта безнең мәктәптән 9 нчы класс укучылары һәм алдагы елларда Утар-Аты мәктәбен тәмамлаган студентларыбыз катнашты һәм җиңү нәтиҗәсендә кубокка Субаш-Аты егетләре ия булды.Әфәрин егетләр!
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! 08.03.2017

Без барлык хатын-кызларыбызны ихлас йөрәктән бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.Хөрмәтле кояшка тиң гүзәл затларыбыз! Тормышыгыз шатлык белән тулсын.Гомер буе якын кешеләрегезнең кадерлеләре булып яшәргә язсын. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!
-
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты 07.03.2017

7 март көнне “ Утар-Аты мәктәбендә” Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм кичәсен 5 класс егетләре алып барды. Һәр класс үзләренең әниләрен яки мәктәптәге кызларыны, хатын- кыз укытучыларны котлап, видеокотлау әзерләгән иде. Укучылар әзерләгән концерт номерларының һәркайсы үзенчәлекле,кызыклы булды. Концерт тәмамланганнан соң әниләр бергәләшеп чәй эчтеләр.
-
Математикадан ОГЭ 04.03.2017

Бүген 9 нчы класслар мәктәптә математикадан ОГЭ биремнәрен эшләделәр.












