Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Югары Сәрдә башлангыч мәктәбендә ачык дәресләр 28.02.2018

Югары Сәрдә башлангыч мәктәбендә ачык дәресләр узды. Хөснетдинова Г.А. 4нче сыйныф укучылары белән Әйләнә-тирә дөнья фәненнән "Органнар системасы" темасына, Закирова Г.Я. Әдәби уку фәненнән "Мәсәлләр" темасына ачык дәрсләр күрсәттеләр.
-
«Созвездие-Йолдызлык-2018» 24.02.2018

«Созвездие-Йолдызлык-2018» дә мәктәбебездән Сафина Алсу ,Гарипова Ранилә (җитәкчесе: Хуснутдинова Г.К..), Салахутдинов Раяз һәм Зиганшина Илгия (җитәкчесе: Муллагалиева З.Г.) катнаштылар. Салахутдинов Раяз һәм Зиганшина Илгия "конферансье" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат, Сафина Алсу "Вокал-соло" номинациясендә дипломант исеменә лаек булды.
Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!Киләчәктә дә уңышлар! -
Хоккейда 2нче урын 22.02.2018

22 февраль көнне Спартакиада кысаларында хоккей ярышы булып узды. Егетләр командасы төп мәктәпләр арасында 2нче урын яулады. Укучыларыбызны һәм тренерларны зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
"Туган тел"мастер-класслар конкурсы 19.02.2018

Районда "Туган тел" мастер-класслар конкурсы булып үтте. Мәктәбебездән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхетдинова Халисә Хәйдаровна әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, 2-урын яулады. Укытучыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз! Аңа эшендә зур унышлар телибез!
-
"Туган җир сулышы" конференциясе 17.02.2018

Бүген укучыларыбыз Кукмарада узган "Туган җир сулышы" дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. 2нче сыйныф укучысы Гарипова Ранилә( укытучысы Хөснетдинова Г.К) "Әткәм һөнәре" номинациясендә, 3нче сыйныф укучысы Мөхәммәтгалиева Илүзә (укытучысы Нуриева Н.Г) "Кечкенә дә, төш кенә" номинациясендә, 4нче сыйныф укучысы Якупова Динә(укытучысы Хәсәнова З.Х.) "Авыл тарихын иң яхшы яктыртучы"номинациясендә җиңүче булдылар. 8нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Алинә(укытучысы Ахмадиева Ф.И) "Безнең якташлар" юнәлешендә 3нче урынга лаек булды. Укучыларыбызны һәм укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 17.02.2018

12нче февральдән 17нче февральгә кадәр мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы узды. Атналык кысаларында укучылар өчен бик күп кызыклы чаралар узды.
-
Әлифба бәйрәме 17.02.2018

Мәктәбебезнең 11укучысы яраткан китаплары Әлифба белән саубуллаштылар бүген.Укытучылары Альмира Альбертовна белән бергә укучылар бик теләп хәрефләрдән сүзләр төзеп укырга өйрәнделәр.
-
Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция 16.02.2018

Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә уздырылган Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә укучыларыбыз Гайнетдинова Алинә (җитәкчесе Ахмадиева Ф.М.), Мостафина Адилә( җитәкчесе Фазлиева Р.Г), Әхмәдиев Гадел(җитәкчесе Сабирова Р.Х) уңышлы чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнделәр.
-
М.Җәлилнең туган көнен искә алу 15.02.2018

15нче февраль- патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә кичә уздырылды. Китапханәче Нурания Габделбәровна шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды. Укучылар М.Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләү конкурсында катнашып, истәлек бүләкләренә ия булдылар.
-
Замечательный вожатый 13.02.2018

13 февраль көнне Әтнә мәктәбенең актлар залында "Замечательный вожатый" конкурсының район этабы узды.Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы,активисты,әйдәманы Гайнетдинова Алинә Илдус кызы да бәйгедә көч сынашты.Бәйге бик җанлы узды:әйдәманнар эссе яздылар,үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар,тестлар эшләделәр,группалар белән төрле чаралар үткәрделәр.












