Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Соңгы кыңгырау 2017 25.05.2017

Бүген мәктәбебездә шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу да бәйрәм - "Соңгы кыңгырау" булып узды. Чыгарылыш сыйныфыбызны котларга Мәңгәр күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Шәрипов Айдар Габделбәр улы, авыл советы җитәкчесе Хисмәтуллин Вазих Вәлиулла улы һәм Әтнә район советының аппарат җитәкчесе Гәләветдинова Гөлнара Реваль кызы килделәр
-
Музей көне 18.05.2017

18 май - Музей көне. Бүген 8 сыйныф укучылары мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар.
-
Мәктәпкүләм проект яклау кичәсе 18.05.2017

Бүген сыйныфлар чыгышыннан соң сайланып алынган укучылар үз проектларын мәктәпкүләм тәкъдим иттеләр. Кичә ахырында аларга мәктәп дирекциясе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
#ЭкоДиктант 18.05.2017

Башлангыч сыйныф укучылары 18-19 майда #ЭкоДиктант дигән акциягә катнаштылар. Иң күп балл җыйган укучыларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Флешмоб #Стоп СПИД! Стоп ВИЧ! 17.05.2017

Бүген мәктәбебездә ВИЧ һәм СПИДкак каршы укучыларда үзаң тәрбияләү максатыннан #Стоп ВИЧ! Стоп СПИД! дип аталучы флешмоб узды. Флешмоб кысаларында һәр сыйныф хэштеглар белән фотога төшеп икенче сыйныфка СПИД һәм ВИЧ турында нәрсә беләләр, шул турыда мәгълүмат бирделәр. Хэштеглар һәрбер сыйныфта да булып чыктылар.
-
Ышаныч телефоны! 17.05.2017

Бүген 17 май - Ышаныч телефоны көне. Интернет челтәре аша һәрбер кеше "Бергә ышанабыз!" дип аталучы видеоконференциягә кушыла ала. Сәгате - 10.00-16.00.
-
Спартакиада кысаларында Җиңел атлетика! 17.05.2017

XI Спартакиада кысаларында 12 май көнне Җиңел атлетика буенча уеннар булып узды. Безнең 9 сыйныф укучысы Ахметзянова Айгөл туп ыргыту буенча 1 урынны яулады. Афәрин, Айгөл! Киләчәктә дә уңышлар!
-
Пионериягә 95 яшь! 16.05.2017

Бүген Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Пионериягә 95 яшь" дигән зур бәйрәм-чара булып узды. Бәйрәмгә күп еллар вожатый булып эшләгән мөхтәрәм тәрбиячеләр, һәрбер мәктәптән активист укучылар һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашты.
-
#СтопВИЧ! СтопСПИД! 16.05.2017

15 - 20 май аралыгында мәктәбебездә ВИЧ һәм СПИДка каршы профилактик чаралар уздырыла. Бүген һәрбер сыйныфның тәрбия сәгатьләре нәкъ шул темага багышланган иде.
-
Бүген бездә гаилә көне! 15.05.2017

15 май - гаилә көне. Без аны үзебезнең мәктәбебездә дә билгеләп үттек: тәрбия сәгатьләрендә укучылар сыйныф җитәкчеләр ярдәме белән гаиләнең кеше гомерендә иң мөһим институт булуына төшенделәр; башлангыч сыйныфлар һәм аларның әти-әниләре катнашында "Мама, папа, я - спортивная семья" дигән девиз астында чара узды.












