Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Мәктәп активистлары слёты 27.10.2016

Бүген Әтнә районының укучылар йортында мәктәп активистлары слёты булып узды. Активистлар әле башланып кына килүче РДШ агымы белән таныштылар.
-
8 сыйныфта ачык тәрбия сәгате 26.10.2016

Бүген 8 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Җәләлиев Айнур Госманович тарафыннан әзерләнгән ачык тәрбия сәгате узды. Тәрбия сәгатенең темасы: "Бала хокуларын яклаучы конвенция" Бу тема сайлану мәктәптә октябрь - хокук айлыгы булу белән бәйле. Укучылар тәрбия сәгате барышында конвенция турында, үзләренең хокулары һәм шул ук вакытта бурычлары турында да сөйләштеләр.
-
Спартакиада кысаларында волейбол ярышы 22.10.2016

Укучылар арасында спартакиада дәвам итә. 22 октябрь көнне волейбол буенча кызлар командлары арасында ярыш булып узды. Безнең кызлар бу уенда да сынатмадылар һәм 3 урынны яуладылар! Молодцы, кызлар! Котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да уңышлар теләп калабыз.
-
Әтнәдә ТЭБДУ, оештыручы педагоглар өчен зона семинары 21.10.2016

Бүген Олы Әтнә мәктәбендә ТЭБДУ, оештыручы педагоглар өчен зональ уку-семинар булып узды. Семинарда Арча, Кукмара, Саба, Балтач, Питрәч, Биектау һәм Теләче районнарыннан да оештыручы педагоглар килгән иде. Семинарның белгечләре: Толкачёв А.А., Пронина Д.Г. ёщм Чекмарёва Е.В.
-
Фокуслар илендә 18.10.2016

Бүген түбән сыйныфлар Олы Мәңгәр мәдәният йортында Альберт Гадел тарафыннан уздырылган фокуслар тамашасы карадылар.
-
Республикакүләм укытучылар спартакиадасы 15.10.2016

Бүген Республикакүләм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр спартакиадасының соңгы көне булып узды. Әтнә районы укытучылар җыелма командасы составында безнең мәктәптән Сылу Рөстәмовна (эстафета) һәм Фәрхәд Юнысович (канат тартыш) та бар иде.
-
Укучылар спартакиадасы башланды 15.10.2016

Әтнә районы мәктәпләре арасында спартакиада башланып китте. 15 октябрь көнне шахмат ярышы иде. Безнең мәктәп командасы 3 урынны яулады! Җитәкчеләре - Алсу Галятдиновна. Молодцы! Киләчәк уеннарда уңышлар!
-
Мәктәбебездә үзидарә көне! 12.10.2016

Укытучылар көне инде артта калды дисезме? Сездә бит 11 сыйныфлар юк дисезме? Әйе, дөрес, ләкин зыян юк! Бүген безнең мәктәптә үзидарә көне булып узды. 9 нчы сыйныф укучыларыбыз башлангыч сыйныф кына түгел, хәттә урта звенога күчкән 5 нче сыйныфларыбызга да дәрес бирделәр. "Укытучы булу ошады" - дип әйтте алар. Кем белә, киләчәктә укытучы һөнәрен сайлаучылар бәлки артыр.
-
Көзге табигатькә экскурсия. 12.10.2016

һәр ел фасылы үзенчә матур. Яңа еллы, Кыш бабайлы кышны көткән вакытта борын төбеннән генә алтын көзебез үтеп бара түгелме соң? Көзге матурлыкны күзәтергә бүген 3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән табигатькә чыктылар.
-
Фликерлар - тормыш иминлегенә беренче адым! 10.10.2016

Бүген мәктәпнең "Йолдыз" Яшь инспекторлар дружинасы активы укучылар алдында "Фликерлар - тормыш иминлегенә бер адым" дигән исем астында яктыны кирекайтаргыч элементлар турында чыгыш ясадылар. Кечкенә генә фликерларның нинди зур мөмккә ия булуы турында укучыларга аңлаттылар.












