Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Йолдыз" яшь инспекторлар дружинасы - рейдта! 10.10.2016

Көн дәвамында "Йолдыз" яшь инспекторлар дружинасы сыйныфларга рейдлар ясап, укучыларның якты кирекайтаргыч элементларын тикшереп чыгып, булмаганнарга кисәтү ясадылар.
-
Укытучылар спартакиадасы башланды! 10.10.2016

Агымдагы елда укытучылар спартакиадасы Саба районында уздырыла. Буген беренче уен - мәктәп җитәкчеләре җыелма командалары арасында мини-футбол иде.
-
Өлкәннәр декадасы кысаларында рәсем конкурсы 08.10.2016

Өлкәннәр декадасы кысаларында башлангыч сыйныфлар арасында рәсем конкурсы узды. Барлык укучылар да бик үзенчәлекле һәм эчтэлекле рәсемнәр тәкъдим иттеләр.
-
Бер күрешү - бер гомер! 07.10.2016

Бүген мәктәбебездә икеләтә бәйрәм булып узды. Беренчесе - өлкәннәр көне булса, икенче бәйрәм - укытучылар көне иде. Бәйрәм "Бер күрешү-бер гомер" девизы астында узды. Чынлап та, лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәребез һәм мәктәптә әлеге көндә белем бирүче укытучыларыбызның сөйләшер сүзләре, уртаклашырга фикерләре җитәрлек иде. Бәйрәмнең беренче яртысында хөрмәтле укытучыларыбыз өчен укучылар тарафыннан оештырылган концерт программасы узса, икенче өлеше түгәрәк табын артында чәй эчү белән дәвам итте. Килгән өлкән укытучыларыбыз үзләренең җиткерәсе килгән фикерләрен әйттеләр, мәктәп белән танышып чыкканнан соң нинди хисләр кичерүләре белән уртаклаштылар. Әйе, чынлап та, бер күрешү - үзе бер гомер икән!
-
Республикада Укытучылар көне 07.10.2016

-
Гражданская оборона 05.10.2016

Бүген мәктәбебездә Гражданская оборона буенча күрсәтмә чыгыш уздырылды.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган сыйныф сәгатьләре 05.10.2016

Бүген сыйныфларда тәрбия сәгатьләре вакытында сыйныф җитәкчеләре укучылар белән өлкәннәрнең тормышыбызда тоткан мәртәбәле урыннары турында сөйләштеләр, узачак өлкәннәр көненә багышланган чарага әзерләнделәр. Тәрбия сәгатьләренең темалары: "Картлык ярдәмгә мохтаҗ", "Нәрсә ул яхшылык", "яхшылык кешене бизи" һ.б.
-
"Надо жить честно" конурсына әзерлек 05.10.2016

Коррупциягә каршы көрәш кысаларында уздырылучы Республикакүләм "Надо жить честно" конурсына безнең мәктәптән дә өч эш тәкъдим ителәчәк. 1 һәм 4 сыйныфтан аппликация, ә 3 сыйнфтан рәсем номинациясендә укучыларыбыз көч сынашып карый. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Бөтенроссия футбол чемпионаты Казанда! 05.10.2016

5 сентябрь көнне тәрбия сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре укучылар белән Казанда уздырылачак Бөтендөнья футбол чемпионаты турында сөйләштеләр. Укучылар чемпионатның килеп чыгу тарихы, катнашучы командалар һәм уздырылачак чемпионатның Казанда булуы турында әңгәмә алып бардылар. Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгатьләре уен-викториналар белән үрелеп барды, 2 сыйныф укучылары "Мин талисман сайлыйм" темасына сөйләшеп үзләре үк талисман сайлап, аны рәсем итеп тә ясадылар. Өлкәнрәк сыйныфларда сыйныф җитәкчеләренә спорт секторлары булышты: алар команда уенчылары турында информация туплап килделәр. Ә иң мөһиме, һәрбер укучының күңелендә Татарстаныбыз мәркәзе булган Казан калабыз өчен горурлану хисе уянды.
-
Бердәм ОБЖ дәресе 04.10.2016

Мәктәптә бердәм ОБЖ дәресе ике өлешкә бүленеп үткәрелде. Берсе аның укучыларның теоретик белемнәрен тикшерсә, икенчесе шул теоретик белемнәрне практикада куллана беләме укучы, шул тикшерелде. Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән МЧСның эшчәнлеге, килеп чыгышы турында сөйләштеләр, пожар куркынычсызлыгын төрле сораулар һәм ситуацияләр чишеп искә төшерделәр. Практика өлешендә эвакуация уздырылды.












