Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Әниләр көне уңаеннан ярминкә 25.11.2016

Бүген мәктәбебез килгән кунаклардан, сату-алу атмосферасыннан гөрләп торды. Чөнки бүгендә бездә Әниләр көне уңаеннан ЯРМИНКӘ булып узды. Ярминкәдә кайбер сыйныфлар сату белән шөгыльләнсә, берничә сыйныф кафе ясап, кунакларында шунда кабул итте. Ярминкәдән соң сыйныфлар әниләрен өчен котлаулар һәм чәй эчү оештырдылар.
-
Дөньякүләм эшмәкәрлек дәресләре 23.11.2016

Бүген мәктәбебездә "Предпринимательство" дигән темага бердәм тәрбия сәгатьләре булып узды.Бу тәрбия сәгате дөньякүләм "Эшмәкәрлек атналыгы" кысаларында үткәрелде. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән эшмәкәрлелек кайчан ничек килеп чыккан, эшмэкэрнең нинди хокуклары һәм бурычлары бар, шул турыда әңгәмә алып бардылар.
-
Балаларның хокукларын яклау органы вәкилләре белән очрашу 23.11.2016

Бүген мәктәбебездә зур очрашу булып узды. Очрашуга Әтнә районы БК каршындагы балалар хокукын яклау комиссиясе сәркатибе Наилә Бахаветдинова, ПДН инспекторы Дамир Хәдиев, район психологы Фазылҗанова Лидия һәм социаль үзәктән Алсу Марселевна килде. Очрашуның төп максаты: укучыларның хокук бозуларын профилактикалау.
-
Шатлыклы яңалык! 23.11.2016

Арча педагогик көллиятендә уздырылган Россиякүләм башлангыч сыйныфлар арасында уздырылучы математика буенча олимпиадада 2 сыйныф укучысы Җиһаншина Ильгия призёр булды. Ильгия һәм аның укытучысы Зөлфия Гөмәровнаны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар сезгә!
-
Спорт - яшәү чыганагы! 22.11.2016

"Спорт- ул яшәү чыганагы! Спорт - ул сәламәтлеккә юл!" Бүген шушы лозунг астында мәктәбебездә укучылар һәм укытучылар арасында волейбол ярышы булып узды. Уенда катнашучы һәрбер кеше уңай һәм позитив энергия алуы шиксез.
-
Россиякүләм шигырь сөйләүчеләр конкурсының абсолют җиңүчесе 19.11.2016

Арча педагогик көллиятендә уздырылучы "Осення пора" Россиякүләм шигырь сөйләүчеләр конкурсында мәктәбебезнең 2 сыйныф укучысы Сәләхетдинов Раяз абсолют җиңүче булып билгеләнде һәм грамота белән бүләкләнде. Ул Роберт Миңнуллинның "Бәрәңге алышабыз" шигырен музыкаль бизәлеш астында сөйләде, "Бәрәңге" җырын җырлады. Раязга һәм аны әзерләгән җитәкчесе Зөлфия Гөмәровнага алда да зур уңышлар теләп калабыз! Зур җиңүегез белән сезне!
-
"Уңыш бәйрәме" 16.11.2016

Тышта ап-ак кар булуга карамастан, көз айлары әле дәвам итә. Бүген мәктәбебездә шаулатып-гөрләтеп "Уңыш бәйрәме"н уздырып җибәрдек. Бәйрәмебезгә кунакка "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Айдар Шәрипов, авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисматуллин килде.
-
Ата-аналар җыелышы 02.11.2016

Бүген мәктәбебездә "Балалар һәм яшүсмерләрнең хокук бозуларын профилактикалау" дигән темага ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта Әтнә районы БК каршындагы балалар хокукын яклау комиссиясе сәркатибе Наилә Бахаветдинова һәм ПДН инспекторы Дамир Хәдиев та катнашты.
-
Башлангыч сыйныфлар өчен район семинары 01.11.2016

Бүген мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары өчен район семинары узды. Семинарның темасы: "Мәктәптә бәяләү ситемасы: ФГОС НОО таләпләрен тормышка ашыру"
-
"Надо жить честно" конкурсының район этабы җиңүчеләре 27.10.2016

"Надо жить честно" коррупциягә каршы конкурсының район этабында безнең мәктәп укучылары арасыннан җиңүче һәм призерлар булу бик куандырды. Алар: 4 сыйныф укучысы Айсинә Шарипова һәм 1 сыйныф укучысы Ранилә Гарипова. Котлыйбыз сезне, кызлар! Киләчәктә дә уңышлар!












