Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
3 сыйныфта ачык тәрбия сәгате 25.01.2017

Бүген 3 сыйныф укучылары белән Зәлия Хәмитовна "Дуслык" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәтте. Укучылар "дуслык" төшнчәсенең асылда ни аңлатканына төшенү максатыннан күп төрле мәсәлләр чиштеләр, уеннар уйнадылар, хикәя тыңлап анализладылар. Тәрбия сәгате ФГОС таләпләренә туры килеп әзерләнгән, укучылар теманы, максатны үзләре китереп чыгардылар һәм дәрес ахырында үзләре үк нәтиҗәләр ясадылар. Тәрбия сәгатендә катнашкан укытучылар тарафыннан уңай бәя бирелде.
-
Лагерьда алтынчы көн: "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 30.12.2016

Бүген ял итүче балаларыбыз өчен могҗизалы көн иде: отрядлар бик тә күңелле уен форматында карта итеп ясалган квест биремнәрен станцияләрдә үтәделәр, күңелле стартларда катнаштылар, Яңа ел символы булган бик матур Әтәчләр ясадылар.
-
Лагерьда бишенче көн: "Тарих эзләреннән" 29.12.2016

Бүген лагерь балалары өчен тарихка юл ачылды. Укучылар төрле тарихи кызыклы материаллар белән уен аша таныштылар, үзләрнә күп мәгълүмат тупладылар. Шулай ук, авылыбызның истәлекле тарихи урыннарында булып кайттылар.
-
Лагерьда дүртенче көн: "Әкияттәй балачак" 28.12.2016

Бүген укучылар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр: әкиятләр куйдылар, сөйләделәр, яздылар, геройларына пантомиолар оештырдылар. Бик күңелле булды!
-
Лагерьда өченче көн: "Сәнгать фестивале" 27.12.2016

Бүген лагерыбызда сәнгать көне иде. Отрядлар арасында бию-баттл, рәсемнәр конкурсы, мини-концерт булып узды. Кинозалда ял иткән арада рәхәтләнеп сәнгать төрләрен күрсәтүче фильмнар карадылар. Шулай ук татар халкыбызның иң матур уеннары булган йөзк салыш уенын да бик теләп уйнадылар.
-
Укучыларыбыз глава ёлкасында 27.12.2016

Бүген мәктәбебезнең 8 олимпиадада урын алган укучыларыбыз Район ёлкасына бәйрәмгә бардылар.
-
Лагерьда икенче көн: "Кино, мультфильм һәм музыка көне" 26.12.2016

Бүген лагерьның көн тематикасы "Кино, мультфильм һәм музыка" иде. Балаларыбыз мультфильм геройлары ясап алар турында сөйләделәр, "Кино иленә сәяхәт" дип исемләнгән уен-викторинада катнаштылар, саф һавада чана шуып кайткач кинозалыбызда рәхәтләнеп мультиклар карадылар.
-
"Балачак" кышкы мәктәп яны лагере үз эшен башлады! 25.12.2016

Ял көне булуга карамастан, мәктәп бүген балалар тавышы белән тулган иде. Сәбәбе - "Балачак" кышкы мәктәп яны лагеры ачылу. Бүгенге төп тема: "Исәнме, лагерь!"
-
Башлангычларыбызның Яңа ел бәйрәме гөрләп узды! 24.12.2016

Бүген мәктәбебездә Яңа елның дәвамы - башлангыч укучыларыбызның бәйрәме гөрләде. Матур-матур биюләр, җырлар, уеннар бик ямьле һәм күңелле атмосфера тудырды.
-
Урта һәм өлкән звенода Яңа ел бәйрәме 23.12.2016

Бүген мәктәбебездә урта һәм өлкән звено укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре тарафыннан әзерләнгән бик матур Яңа ел бәйрәме булып узды. Биюләр-җырлар, нәфис сүз осталыгы, скрипкада уйнау, уеннар һәм матур теләкләр белән үрелеп барды әлеге бәйрәм.












