Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" 28.04.2017

Бүген "Куркынычсыз тәгәрмәч" ("Безопасное колесо") конкурсының район туры узды. Районның 7 мәктәбе әлеге уенда катнашты. Алар арсасында безнең "Удар" командасы да уңышлы чыгыш ясады. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, укучылар!
-
Интеллектуаль уен 28.04.2017

Телләр атналыгы кысаларында 6-8 нче сыйныф укучылары арасында Г.Тукай иҗатына багышланган "Үз уеныбыз" дигән интеллектуаль бәйге узды. Ярышта "Мәңгәрлеләр" командасы беренче урынга лаек булды.
-
I love english! 27.04.2017

Телләр атналыгы дәвам итә. Бүген исә мәктәбебездә инглиз теле көне иде.
-
Туган көнең белән, бөек Тукаебыз! 26.04.2017

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай туган көнне бәйрәм итеп билгеләп үттеләр. Матур традициягә әверелгән бу бәйрәм елдагыча Тукай тукталган йорт каршысында узды.
-
Телләр атналыгы. Татар теленнән "Йолдызлы сәгать" 25.04.2017

Мәктәптә телләр атналыгы старт алды. Бүген татар теле укытучысы Фазлиева Рәмзия 5-6 сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбият фәннәреннән "Йолдызлы сәгать" уены уздырды.
-
"Яшьләр гвардия"се белән бергә! 25.04.2017

Бүген 9 сыйныф укучыларыбыз Әтнә районының "Яшьләр гвардия"се уздырган "Тарихыбызны саклыйк" акциясендә катнашып Изгеләр каберлеген чистарттылар
-
"Экология - балалар күзлегеннән" 22.04.2017

Бүген Экология елы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәм Россия" партиясенең Әтнә бүлек җирлекчәсенең Олы Мәңгәр башлангыч оешмасы һәм Олы Мәңгәр китапханәсе "Экология - балалар күзлегеннән" дип исемләнгән чара уздырды. Чарада укучылар табигатьнең кеше өчен никадәр мөһим булуы турында сөйләштеләр, ясаган рәсемнәрен тәкъдим иттеләр.
-
"Без бергә" - гала концерт! 21.04.2017

Бүген "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә "Без бергә" конкурсының гала концерты булып узды. Гала концертта мәктәбебездән Сәләхетдинов Раяз, Гарипов Эльмир, "Нур" иҗат төркеме (6 сыйныф) һәм Якупова Динә катнашты. Киләчәктә иҗади уңышлар телибез сезгә!
-
1 сыйныфта ачык тәрбия сәгате 19.04.2017

Бүген 1 сыйныфта Гөлия Камилевна "Сәламәтлек - зур байлык" дигән темага ачык тәрбия сәгате күрсәтте. Укучылар сәламәтлекнең мөһимлеге турында сөйләштеләр, сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк, нәрсә эшләргә ярамый - шуны ачыкладылар. Ачык тәрбия сәгате уңай бәяләнде.
-
Бөтендөнья тарихи истәлекле урыннарны саклау көне 18.04.2017
18 апрель - Тарихи истәлекле урыннарны искә алу һәм саклау көне. Бүгенге тәрбия сәгатьләренең төп темалары да әнә шулар иде.












