Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Экология олимпиадасы җиңүчесе Газизова Зөһрә
22.11.2016
Узган атнада экология фәненнән район этабы олимпиадасы узды. Анда мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Газизова Зөһрә катнашты һәм җиңү яулады. Афәрин, Зөһрә, алдагы олимпиадаларда да уңышлар юлдаш булсын сиңа!
-
Хокук саклау органнары белән очрашу
22.11.2016
Хокук айлыгы үтеп китүгә карамастан укучылар һәм укытучылар хокук сагында торучылар белән даими элемтәдә булырга тиеш. Шул уңайдан 1-11 нче сыйныф укучылары өчен балигъ булмаган балалар белән эшләү комитеты җитәкчесе Багавиева Наилә, Хадиев Дамир, халыкны социаль яклау хезмәткәре, район психологы Фазылҗанова Лидия белән җитди очрашу булды. Алар укучыларны яман гадәтләр һәм алардан саклану юллары, кичке вакыт, сәламәтлекне саклау өлкәсендәге проблемалар белән таныштырып киттеләр.
-
Математика укытучыларының район семинары 22.11.2016

Мәктәбебездә математика укытучылары өчен район семинары узды. Семинар узган еллардан күпкә үзгә, чөнки быелгы уку елыннан укытучылар ачык дәрес күрсәтми, ә бердәм дәүләт имтиханында килеп туган сораулар, проблемалар белән танышалар, фикер уртаклашалар.
-
Тарих фәне олимпиадасы җиңүчеләре безнең укучыларыбыз
22.11.2016
Республикакүләм фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә, ә тарих фәненнән нәтиҗәләр билгеле һәм анда безнең укучыларыбыз беренче. Алар 9 нчы сыйныф укучысы Газизова Зөһрә һәм 10 нчы сыйныф укучысы Садриева Энҗе. Афәрин, кызлар, алдагы олимпиадаларда да уңышлар сезгә!
-
Бозда игътибарлы булам!
21.11.2016
Кыш ае үзенең кар-бураннары белән генә түгел, ә шугалаклары, бозлавыклары белән дә истә кала. Укучыларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырган вакытта сулыкларга аерым игътибар бирергә кирәк. Шул уңайдан башлангыч сыйныфлар арасында "Бозда игътибар булам!" исеме астында рәсем конкурсы узды. Мәктәп турында җиңгән укучыларның эшләре район этабында катнашачак.
-
Математика фәне олимпиадалары җиңүчеләре
21.11.2016
Математика фәненнән район олимпиадасында укучыларыбыз бик актив катнашты. Нәтиҗәсе дә югары булды. 5 нчы сыйныф укучысы Гатауллина Зәринә - призер, 7 нче сыйныф укучысы Хафизов Булат, 8 нче сыйныф укучысы Василова Лилия һәм 9 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинова Гөлинә җиңүчеләр булып табылды.
-
4 нче сыйныфта ачык дәрес
19.11.2016
Сафина Резеда Рашат кызы 4 нче сыйныф укучылары белән мәктәбебез укытучылары өчен Литературное чтение фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча алып барылды һәм аерым дәрес этапларына зур игътибар ясалды.
-
Шәфкатьлелек - изге эш
18.11.2016
Шәфкатьлелек ае декабрь аенда гына булуга карамастан, мәктәбебез укучылары әлеге изге эшне башлап җибәрделәр. Башлангыч сыйныф укучылары "Тәмле көн" ярминкәләре үткәрсә, урта һәм югары сыйныф укучылары канцтовар, җылы киемнәр, бәйләнгән әйберләр җыялар һәм акчалата да ярдәм итергә тырышалар.
-
Галиева Рәйсә Равил кызы география фәненнән ачык дәрес күрсәтте 17.11.2016

Хәзерге заман укытучысы федераль дәүләт белем бирү стандартларын асылда белергә һәм төгәл утәргә тиеш. Шул очракта гына укучы төпле белемгә ия булачак. Әлеге максаттан мәктәбебездә фән укытучылары төрле ысуллар белән тәҗрибә уртаклаша. Шуларның берсе - дәрес күрсәтү. География укытучысы Галиева Рәйсә Равил кызы 6 нчы сыйныф укучылары белән мәктәп укытучылар коллективы каршында ачык дәрес күрсәтте.
-
Гыйззатова Айсылу Рафиз кызы биология фәненнән ачык дәрес күрсәтте
16.11.2016
"Укытучы - остаз" программасының йомгаклау өлешендә яшь укытучылар өченче дәресләрен күрсәттеләр. Биология укытучысы Гыйззатова Айсылу Рафиз кызы 5 нче сыйныфлар белән "Күзәнәкнең химик составы" дигән темага кызыклы, тәҗрибәләргә бай дәрес тәгъдим итте.












