Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
МХК олимпиадасыннан 8 нче сыйныф укучысы Төхфәтуллин Раил призер
05.12.2016
Россиякүләм фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. МХК фәне буенча олимпиадада да нәтиҗәбез бар. 8 нче сыйныф укучысы Төхфәтуллин Раил берничә баллга гына калышып призер булды.
-
Волейбол ярышында егетләребез 3 нче урынга лаек булдылар! 02.12.2016

Мәктәп укучылары арасында спартакиада кызганнан кыза: чиратта ир-малайлар командалары арасында волейбол ярышы. Әлеге кызу ярышта 13 команда көч сынашты. Мәктәбебез укучылары, тренерлары физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдул улы җитәкчелегендә 3 нче урынга лаек булдылар. Афәрин, егетләр!
-
Директор яны киңәшмәсе 02.12.2016

Мәктәбебездә чираттагы ноябрь ае директор яны киңәшмәсе узды. Җыелыш түгәрәк өстәл формасында үтте. Анда чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханга әзерлекләре, ФДББС ның башлангыч сыйныфларда торышы, төрле оешмалар белән тәрбия өлкәсендә хезмәттәшлек турында әңгәмә кордык.
-
7 нче сыйныф укучысы Хафизов Булат физикадан призер 02.12.2016

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. Укучыларыбыз анда актив катнашып, уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр. Физика фәненнән дә призерыбыз бар. Ул 7 нче сыйныф укучысы Хафизов Булат, укытучысы Хәкимҗанов Хәмит Газим улы.
-
Инглиз телендә җыр бәйрәме 01.12.2016

Мәктәбебездә төрле фән атналыклары уза. Аның кысаларында төрле интеллектуаль чаралар, стенгазеталар ясау, кроссвордлар чишү, әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла. Ноябрь аенда инглиз теле атналыгын үткәрдек. Фән укытучысы Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы тарафыннан җыр бәйрәме уздырылды. 1-11 нче сыйныф укучылары инглиз телендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Рус теле олимпиадасыннан 4 нче сыйныф укучысы Гараева Зәлия призер
01.12.2016
Рус теле фәненнән бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. Мәктәбебездән 5 укучы катнашты, шулар арасында призер да бар. Ул 4 нче сыйныф укучысы Гараева Зәлия, укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы.
-
"Тәмәкегә каршы көрәш" 6 нчы сыйныфта ачык тәрбия сәгате 28.11.2016

20 нче ноябрь халыкара тәмәкедән баштарту көне буларак билгеләнеп үтә. Әлеге тема бүгенге көндә бик актуаль, чөнки тәмәке кулланучылар арасында мәктәп яшендәге балалар елдан ел арта. Моның сәбәпләре төрле. Шуларны ачыклау йөзеннән һәм тәмәкенең кеше организмына нинди зыян китерүен безгә 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы белән берлектә дәлилләделәр. Алар күрсәткән ачык тәрбия сәгате кызыклы һәм бик файдалы узды.
-
"Әниләр көне" 26.11.2016

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе "Әниләр көне" буларак истә кала. Мәктәбебез укучылары әлеге күркәм бәйрәмнән читтә калмадылар: технология дәресләрендә иң газиз кешеләренә кулдан бүләкләр ясадылар. Ә 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы җитәкчелегендә әниләренә бәйрәм оештырдылар.
-
Обладатель гранта "Учитель - наставник" учитель информатики и математика Хакимзянова Нурания Идерисовна на республиканском семинаре 25.11.2016

Обладатель гранта "Учитель - наставник" учитель информатики и математики Хакимзянова Нурания Идерисовна выступила с лекцией на тему "Роль математики в воспитании экономически грамотного населения" на курсах повышения квалификации учителей математики при ИРО РТ. На этом семинаре наша коллега презентовала электронный сборник задач "Проценты".
-
Соглашение с МБОУ "Нурумбальская СОШ" Моркинского района Республики Мари Эл 23.11.2016

23 - 24 ноября 2016 года в Республике Марий Эл прошли Дни татарского просвещения. Мероприятия были организованы в целях изучения передового педагогического и управленческого опыта в сфере образования и содействия культурно-образовательному развитию татарского населения, проживающего на территории Республики Марий Эл. В рамках Дней татарского просвещения республику посетили делегация Республики Татарстан во главе с заместителем Премьер-министра Республики Татарстан, министром образования и науки Республики Татарстан Энгелем Наваповичем Фаттаховым. Во время пленарного заседания состоялось подписание Соглашения о сотрудничестве в области образования и науки между Министерством образования и науки Республики Татарстан и Министерством образования и науки Республики Марий Эл. в составе делегации участвовал руководитель нашей школы Хакимзянов Хамит Газимович. Он подписал соглашение о взаимном сотрудничестве с руководителем МБОУ "Нурумбальская средняя общеобразовательная школа" Хасановой Рузилей Ильдаровной.












