Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Дәрестән тыш түгәрәкләр эшчәнлеге буенча еллык отчет 04.05.2017

Мәктәбебездә дәрестән тыш вакытта фән түгәрәкләреннән кала укучылар мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында оештырылган түгәрәкләрдә дә шөгелләнәләр. Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы җитәкчелегендә "Шахмат" һәм Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы алып барган "Дизайн мәктәбе" түгүрәкләре үз җимешләрен еллык отчетта күрсәттеләр. Әлеге педсоветта Фәрдия Римхәт кызы Мәгариф бүлегенең мактау кәгазе белән бүләкләнсә, 7 нче сыйныф укучысы Закирҗанов Эмиль сугыш тематикасына багышланган макеты өчен 2 нче урынга лаек булды.
-
Татар теле һәм әдәбияты буенча регионара семинар 26.04.2017

Мәктәбебез һәм Мари Эл Республикасы Морки муниципаль районы Нырымбай урта мәктәбе белән регионара килешү төзелгән иде. Шул уңайдан ерак араны якынайтып, татар теле һәм әдәбияты семинары үткәрдек. Семинарда районыбыз мәктәпләреннән татар теле укытучылары катнашса, Мари Эл Республикасыннан дүрт кешелек делегация килде. Семинарны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкәрь кызы оештырды. Әлеге очрашу мастер класстан башланып Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте. Соңыннан кунакларыбыз түгәрәк өстәл артында әңгәмә кордылар, киләчәккә планнар төзеделәр.
-
Алтын куллы Фәрдия Римхат кызы 25.04.2017

Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында "Ак калфак" регионара семинары узды. Семинарда кул эшләре буенча мастер класс күрсәттеләр, күргәзмә оештырдылар. Әлеге чарада мәктәбебездән технология укытучысы, "Дизайн мәктәбе" түгәрәге җитәкчесе Төхфәтуллина Фәрдия Римхат кызы кунакларга шәл бәйләү серлерен ачты.
-
Язгы өмә 25.04.2017

Яз җитү белән әйләнә-тирәне чистарты, чүп-чарлардан арындыру, бакча эшләре башлана. Без дә укучылар белән мәктәп территориясен чистарту өчен өмәгә чыктык.
-
7 нче сыйныфларда ачык дәрес 22.04.2017

Технология укытучысы Төхфәтуллина Фәрдия Римхат кызы 7 нче сыйныф укучылары белән рәсем фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес сингапур методикасы буенча алып барылды, укучылар, укытучылар өчен дә кызыклы һәм файдалы булып үтте.
-
7 нче сыйныфларда ачык тәрбия сәгате 19.04.2017

Сыйныф җитәкчеләре сайланган темалары буенча максатчан эш алып бара. Шундый эшләрнең берсе ачык тәрбия сәгате. 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы белән космонавтика көненә багышланган кызыклы тәрбия сәгате күрсәттеләр.
-
Рус теленнән ВПР 18.04.2017

4 - 5 нче сыйныф укучылары рус теленнән белемнәрен тикшерү максатыннан Бөтенроссия тикшерү эшләре эшләделәр.
-
Самат Шакирны искә алу кичәсе 14.04.2017

15 апрель якташ шагыйрь, эзтабар Самат Шакирның туган көне. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкаәрь кызы укучыларыбыз белән искә алу кичәсе үткәрде. 5 - 8 нче сыйныф укучылары арасында шигырь бәйгесе, ә башлангыч сыйныф укучылары белән шагыйрьнең музеена сәяхәт кылдык.
-
Космонавтика көне 12.04.2017

12 апрель - космонавтика көне уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үткәрдек. Башлангыч сыйныф укучылары сочинение язсалар, 5-8 нче сыйныф укучылары космонавтика турында видеофильм карадылар. Ә югары сыйныф укучылары тәрбия сәгатьләрендә әңгәмә кордылар.
-
Сәламәтлек көне 07.04.2017

7 апрель - сәламәтлек көне буларак билгеләнеп үтә. Без дә әлеге көнне билгеләп китергә уйладык. Укучылар мәктәп формасын спорт киемнәренә алмаштырдылар, ә тәнәфесләрдә спорт уеннары уйнадылар. Шулай ук сәламәтлек көне кысаларында "Нәрсә ул ГТО" акциясе дә уздырдык.












