Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Пропорцияне өйрәнәбез 31.01.2018

2018 нче елның 31 нче гыйнваренда математика укытучысы Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызы 6 нчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар пропорция темасын өйрәнделәр. Парларда, группаларда эшләделәр. Төрле мисалларны формулалар ярдәмендә чиштеләр, нәтиҗә ясадылар. Һәр эшләнгән эшкә үзбәя куйдылар.
-
Ш.Мәрҗани- халкыбыз мәрҗәне 31.01.2018

Мәктәбебездә ачык чаралар гел үтеп тора. Бүген дә укучылар танылган әдибебез Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үтү максатыннан мәктәпкүләм чарага җыелдылар. Укучылар, укытучылары Алия Садриева җитәкчелегендә, Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнеп, нәтиҗә ясадылар. Аның эшчәнлеге һәм аның турында бик күп мәгълүмат алдылар. Ш.Мәрҗанинең татар халкының мәрҗәне икәнлегенә тагын бер кат инандылар. Кичә бик җылы һәм файдалы булып үтте.
-
Якташ әдипләребез 29.01.2018

29 нчы гыйнвар көнне 4 сыйныфлар, сыйныф җитәкчеләре Ганиева Люция Фәесхан кызы белән берлектә, "Якташ әдипләребез" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрделәр. Үзләренә кунак итеп, 1-3 нче сыйныф укучыларын да чакырдылар. Тәрбия сәгатендә укучылар С.Шакир, С.Хәким, Х.Халиков, Нәҗип Мәдьяровның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләрен яттан сөйләделәр, китаплар күргәзмәсе белән таныштылар, кроссворд чиштеләр. Тәрбия сәгате укучылар өчен файдалы һәм кызыклы булып үтте.
-
Дусым мәктәбендә ачык дәресләр. 22.01.2018

22 нче гыйнвар көнне Дусым башлангыч мәктәбендә ачык дәресләр көне иде. 2 нче сыйныфта Фзылҗанова Р.И. татар теленнән " Кеше исемнәрен, фамилияләрен баш хәрефтән язу", шул ук сыйныфта Закирҗанова Э.Р. әдәби укудан "Р . Миңнуллинның "Рәсем" шигырен уку" дигән темага ачык дәресләр күрсәттеләр. Бу дәресләрдә укучылар сүзлек диктантлары яздылар, тестлар эшләделәр , мәсьәләләр чиштеләр. Дәресләр ФДБС шартларына туры китереп, әзерлекле формада үтте.
-
Студентлар белән очрашу 20.01.2018

Укучыларыбыз өчен көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе - студентлар белән очрашу. 20 нче гыйнвар көнне 11 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Садриева А.Г. җитәкчелегендә, студентлар белән очрашу оештырдылар. Очрашуга узган уку елында мәктәпне тәмамлап, төрле уку йортларына кергән студентлар килде. Укучылар уку йортлары белән кызыксындылар, студентларга сораулар яудырдылар. Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында,беренче көннәрдә дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр. Очрашу күңелле итеп, чәй табыны артында үтте.
-
Физкультурадан район семинары 18.01.2018

18 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә физкультура укытучыларының райокүләм семинары үтте. Семинарда физкультура укытучысы Зарипов Б.А. 6 нчы сыйныф укучылары белән "Чаңгы шуу буенча теория һәм практик яктан аны күрсәтү" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Мәктәпкүләмендә 2-6 нчы сыйныф укучылары арасында шорт - трэк буенча ярыш булды. Укучылар бу ярышта чын күңелдән тырышып, конькида шудылар.
-
Ел укытучысы лауреаты 16.01.2018

2018 елның 16 нчы гыйнваренда "Ел укытучысы - 2018" конкурсының район турында башлангыч сыйныфлар укытучысы Гатауллина Г.Р. мастер -класс күрсәтеп, лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Чираттагы педсовет 14.01.2018

10 нчы гыйнвар көнне чираттагы педсовет утырышы булды. Педсоветның темасы: ФДБССның төп нигезе булган системалы- эшчәнлекле юнәлеш куллану үзенчәлекләре. Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:
1.“ФДББС шартларында укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген файдалы итеп үткәрү”
2) II чирек йомгаклары, алда торган бурычлар.
-
Ата - аналар җыелышы 14.01.2018

3 нче чирек тәмамланды. Нәтиҗә ясау өчен ата -аналар җыелышы башланып китте. Көн тәртибендә: Укучыга укуга карата уңай караш формалаштыру. Укучы баланың уку эшчәнлегендә дәрес хәзерләүнең мөһим роле.2. II чирек нәтиҗәләре. Беренче ата -аналар җыелышы 9нчы сыйныф укучылары һәм әти -әниләр катнашында үзды. Сыйныфта имтиханнар турында сүз барды. Алда торган мәсьәләләр һәм нәтиҗәләр турында сөйләшенде.
-
" Ел укытучысы" дебюты 12.01.2018

2018 нче елның 12 нче гыйнваренда "Ел укытучысы" конкурсының дебют номинациясе конкурсында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Ф.Х. уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!












