Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Низамов Реваль кубогы 24.02.2018

24 нче февраль көнне Күәм урта мәктәбе базасы бозлавыгында Низамов Ревал кубогына хоккей ярышы үтте. Ярышта авыл яшьләре, мәктәп командасы, студентлар, килгән кунаклар көч сынашты. Көрәш каты булды. Кубокны авыл яшьләре алды, 2 урынны Күәм урта мәктәбе командасы, 3 урынны студентлар яулады.
-
11 нче сыйныфның әти-әниләре рус теленнән БДИ тапшырдылар 22.02.2018

-
Спартакиада уңышлары 22.02.2018

22 нче февраль көнне районда шайбалы хоккей буенча урта мәктәпләр арасында, Спартакиада кысаларында, ярыш узды. Күәм урта мәктәбенең яшь хоккейчылары Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән 1-2 нче урыннарны бүлештеләр. Көрәш каты булды. Әфәрин, егетләр! Сезне җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Пробный ЕГЭ 21.02.2018

Бүген 11 нче сыйныф укучылары математикадан профиль буенча пробный ЕГЭ тапшырдылар.
-
Теле юкның - иле юк 21.02.2018

2 нче сыйныф җитәкчесе Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы 1-4 нче сыйныфлар белән берлектә "Теле юкның - иле юк" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә укучыларга тел тарихы, анын бүгенге көндәге үсеше, кирәклеге турында әйтелде. Укучылар үзләре дә туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар, татар халык биюләре биеделәр.
-
Туган тел көне 21.02.2018

21 нче февраль дөньякүләм туган телләр көне. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы 5-8, 9,10 нчы сыйныфлар өчен "Дөньяда иң матур тел" дигән темага әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә туган тел турында канатлы сүзләр, матур шигырьләр, дәртле җырлар, шаян биюләр башкарылды. Соңыннан телгә багышланган викторина булды.
-
Гаилә күргәзмәсе 20.02.2018

Башлангыч сыйныф укучылары бик тырышып, гаиләдә ясалган әйберләрдән күргәзмә оештырдылар. Күргәзмәдә ясалган әйберләр бик күп һәм бик төрле иде. Укучыларның һәрберсе жюрига үз әйберсен матур итеп тасвирлап бирергә тырышты. Һәрберсендә гаиләләре белән горурлану хисе ачык чагыла иде.
-
"Туган тел" мастер - классы 20.02.2018

19 нчы февраль көнне Бөтенроссия "Туган тел" мастер -класс бәйгесенең район этабы узды. Бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы 1 урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Әдәби марафон 17.02.2018

Бер ай буе барган әдәби марафон тәмамланды. Аның йомгаклау өлеше Казанның "Нурмаркет" кибетендә узды. Бу бәйгедә мәктәбебездән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы катнашып, икенче урынга лаек булды. Аны уңышы белән котлыйбыз.
-
"Әй, әлифбам" 16.02.2018

16 нчы февраль - бәйрәмнәргә бай көн. 1 нче сыйныф укучылары өчен икеләтә бәйрәм. Чөнки алар "Әлифба" ны укып, тәмамлады. Шул уңайдан Сафина Резида Рашат кызы 1 нче сыйныфлар белән, әти - әниләр катнашында, "Әлифба" бәйрәме үткәрде. Укучылар бу бәйрәмдә, кулларына Әлифба китабын тотып, бик горур басып тордылар . Үзләренең зур укучылар рәтенә басуларына шатландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.












