Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Укучыларыбыз бәйгедә 16.02.2018

16 нчы февраль көнне Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни - гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 11 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә (ук.Сөнгатова Г.З.) 3 урын, 10 нчы сыйныф укучысы Хәкимҗанова Альбина (ук. Ганиева Л.Ф.) 3 урынга лаек булып, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Чын күңелдән аларны котлыйбыз!
-
Батырлык дәресе 15.02.2018

15 февраль - патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан укучыларыбыз татар теле укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы һәм китапханәче Вафина Луиза Рузәл кызы белән берлектә китапханәдә булып, шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы, әсәрләре белән таныштылар. Сәнгатьле уку кичәсе үткәрделәр. Кичә бәйге формасында үтте. Бик матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләгән укучыларга мактау грамоталары бирелде.
-
Викторина сынавы 14.02.2018

14.02.2018. Юнармия оешмасының "Сокол" отряды районкүләмендә үткәрелгән "Славные страниөы военной истории" дигән темада викторинада уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булдылар. Аларны котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез.
-
Ачык дәрес 14.02.2018

14 нче февраль көнне, 7 нче сыйныфлар рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Алсу Мисалимовна белән берлектә, рус теленнән "Наречие" темасын кабатлау дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрес ФГОС таләпләрен үз эченә алган, эшлекле формада үтте. Укучылар индивидуаль, парларда, группаларда эшләделәр. Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, үзбәя куйдылар. Дәреснең төрле этапларында Сингапур структуралары кулланылды.Өй эшләре төрле формада, теманы яңадан кабатлау мөмкинлеген бирә торган итеп бирелде.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсы 13.02.2018

13.02.2018 ел. " Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсының район турында 5 нче сыйныф җитәкчесе Галиева Рәйсә Равил кызы үз тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклашып,лауреат исеменә лаек булды.Без аны чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
"Замечательный вожатый" конкурсы 13.02.2018

Бүген Әтнә мәктәбе актлар залында "Замечательный вожатый" конкурсының район этабы узды. Безнең мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы, активисты, әйдаманы, башлангыч сыйныф укучыларының яраткан вожатыйлары Газизова Зөхрә Илфар кызы да бәйгедә көч сынашты. Бәйге бик җанлы узды: әйдаманнар эссе яздылар, үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар, тестлар эшләделәр, группалар белән чара оештырдылар. Һәм безнең Зөхрәбез 3 урынны яулады. Молодец!
-
Батырлык айлыгы 12.02.2018

Февраль-батырлык айлыгы. Шул максаттан мәктәбебездә төрле чаралар, сыйныф сәгатьләре үтә. Сыйныф җитәкчеләре укучыларны Афганистан сугышы, Муса Җәлил батырлыгы, онытылмас сугыш фаҗигаләре кебек темалар белән таныштырып, аларда ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт, батырлык сыйфатлары тәрбиялиләр.
-
Спорт һәм сәламәтлек атналыгы 10.02.2018

Мәктәптә спорт һәм сәламәтлек атналыгы бара. Атналык үз кысаларына укучыларның сәламәтлеген саклау, хәрәкәтчәнлекләрен арттыру, саф һавада күбрәк булу, төрле ярышларга хәзерлекне үз эченә ала. Шул максаттан чыгып, физкультура укытучысы Зарипов Б.А. 5-11 нче сыйныф укучылары арасында шортрэк бәйгесе уздырды. Бәйгегә укучылар бик теләп катнаштылар. һәм үзләренең конки шуу остасы икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
Кубок безнең мәктәптә! 02.02.2018

2 нче февраль көнне ,Күәм урта мәктәбе базасындагы бозлавыкта, район мәктәпләре арасында Зарипов Илгизәр истәлегенә хоккей турниры оештырылды. Һәм мәктәбебез хоккей командасы 1 нче урында. Алар күчмә кубок белән бүләкләнде. 2 нче урында Бәрәскә , 3 нче урынны Олы Мәңгәр мәктәбе яулады. Алар мактау грамоталарына лаек булдылар. Хоккейчыларыбызны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз, алда уңышлар телибез.
-
Юнармия сафларына! 01.02.2018

2018 нче елның 1 нче февраленда районыбыз укучылары тантаналы хәрби - патриотик сборга җыйналды. Бу укучылар арасында мәктәбебезнең 10 укучысы да катнашты. Алар балаларның хэрби - патриотик оешмасы Юнармия сафларына кабул ителде. Һәр укучыга таныклык бирелде. Укучыларыбыз сбордан зур горурлану хисе белән кайттылар.












