Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Иң матур сыерчык оясы" конкурсы 06.04.2017

Язның хәбәрчеләре сырчыклар килделәр. Ә без үз чиратыбызда аларга шартлар тудырырга тиеш. Шул уңайдан 1-8 нче сыйныф укучылары өчен "Иң матур сыерчык оясы" конкурсы игълан ителгән иде. Конкурста укучыларыбыз актив катншатылар, ә аерым укучылар бүләкләнеп киттеләр.
-
Химия фәненнән ачык дәрес 05.04.2017

Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ганиева Ләйсән Фәргат кызы 8 нче сыйныф укучылары белән химия фәненнән мавыктыргыч ачык дәрес күрсәтте. Дәрес яңа стандартлар нигезендә төзелеп, кызыклы тәҗрибәләр белән үрелеп барды.
-
Макулатура җыю өмәсе 04.04.2017

Яз җитү белән тирә-юньне чистартасы, игелекле эшләр кыласы килә башлый. Укучыларыбыз игелекле эшләр айлыгын зарыгып көтеп алалар. Аның иң беренче эше - макулатура җыю өмәсе. Әлеге эш мәктәбебез традициясенә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас.
-
Ата-аналар җыелышы 31.03.2017

3 чирек нәтиҗәләре буенча 1-11 нче сыйныф укучылары өчен ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта Әтнә районы мәгариф бүлегеннән мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шәйхиев Рамил Рәшид улы "Яшүсмерләр арасында туган низагълар" исемле темага чыгыш ясады. Шулай ук ата-аналар февраль аенда узган медосмотр нәтиҗәләре белән дә таныштылар.
-
Март аеның педсоветы 28.03.2017

4 нче чирек башланыр алдыннан чираттагы педсовет утырышы уздырдык. Педсоветта 3 нче чиреккә нәтиҗә ясалды, чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханга әзерлекләре турында да сөйләшенде. Шулай ук аерым укытучыларның ата-аналар белән эш, укучыларда культуралылык компетентлыгын үстерү һәм рухи әхлакый кыйммәтләр дигән темаларга чыгышлар тыңланды.
-
Juniorskills 28.03.2017

Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында 8 нче сыйныф укучылары арасында 4 компетенция буенча ярыш узды. Мәктәбебездән әлеге чемпионатта Василова Лилия һәм Мөһәммәдиев Айнур катнаштылар. Нәтиҗәдә, Лилия 2 нче урынга лаек булды, ә Айнур электр эшендә 2 урын алды.
-
Әтнә балалар видеофестивалендә уңышларыбыз 27.03.2017

Районыбызның күрке булган Әтнә балалар фестивале чикләрен елдан ел киңәйтә. Быел мәктәпләребез укучыларыннан кала Саба районыннан да иҗат коллективлары катнашты. Ә жюри әгъзалары Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова һәм якташыбыз Гөлназ Фирдинант кызы Шәйхи эшләргә дөрес бәя бирделәр. Нәтиҗәдә, 10 нчы сыйныф укучылары Садриева Энҗе һәм Галиәхмәтова Дилә "Минем кече Ватаным" номинациясендә 1 урын, ә 6 нчы сыйныф укучысы Шиһапова Айзилә "Музыкаль клип" номинациясендә 3 урын яуладылар, җитәкчеләре Гыйззатова Айсылу Рафиз кызы белән Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы.
-
Зарипов Булат Абдул улына рәхмәт хаты тапшырылды 25.03.2017

Физкультура һәм ТИН укытучысы Зарипов Булат Абдул улы спорт өлкәсендәге казанышлары һәм балаларда спортка мәхаббәт тәрбияләгән өчен Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Булат Абдуллович! Уңышларыгыз елдан ел артсын!
-
Нәүрүз бәйрәме 18.03.2017

Яз белән бергә укучыларның зарыгып көтеп алган каникуллары килеп җитте. Ялга китер алдыннан мәктәбебездә кышны озату, язны каршы алу бәйрәме "Нәүрүз бәйрәме"н үткәрдек. Бәйрәм иртәнге линейкадан һәм 2 нче сыйныф укучыларының бүләк җыюыннан башланып китте. Укучылар алып килгән ярмалардан пешекчеләребез карга боткасы, коймак пешерделәр. Тәнәфесләрдә концерт номерлары күрсәттеләр. Ә дәресләрдән соң саф һавада спорт уеннары уйнадык.
-
Математика фәне буенча республика олимпиадасында безнең укучыларыбыз 14.03.2017

"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеры базасында район мәктәпләре арасында математика фәне буенча республика олимпиадасы узды. Мәктәбебездән математика укытучысы Хабибуллина Айсылу Мөбәрәкҗановна җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучысы Хафизов Булат, 8 нче сыйныфтан Василова Лилия һәм 9 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинова Гөлинә катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар.












