Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Укытучы остаз - 2017" җиңүчесе 19.02.2017

Мәктәбебезнең горурлыгы метематика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы кабат "Укытучы остаз - 2017" грантына ия булды.
-
И. Хәлфин исемендәге фәнни гамәли XII укучылар конференциясендә безнең укучыларыбыз 18.02.2017

10 нчы сыйныф укучысы Садриева Энҗе һәм 8 нче сыйныф укучысы Мортазина Назгөл Казан шәһәренең 14 нче гимназиясендә узган күренекле мәгърифәтче И. Хәлфин исемендәге фәнни-гамәли укучылар конференциясендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Балалар бакчасы мәктәбебездә кунакта 17.02.2017

Күәм балалар бакчасы мәктәбебезгә кунакка керделәр. Аларга авыл китапханәчесе Луиза Вафина экскурсия үткәрде. Шулай ук балалар Самат Шакир, туган як музее белән дә таныштылар.
-
Казан дәүләт энерго университеты вәкиле белән очрашу 15.02.2017

8 - 11 нче сыйныф укучылары Казан дәүләт энерго университеты вәкиле белән очраштылар. Очрашу барышында алар университетның укыту системасы, кабул итү тәртибе, яшәеше белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Әфганчыларны искә алдык 15.02.2017

15 февраль Совет гаскәрләрен Әфганистан чигеннән чыгару көне буларак билгеләнеп үтә. Безнең укчыларыбыз да әлеге бәйрәмнән читтә калмадылар. Алар авыл советы җитәкчесе Гатауллин Ревал абыйлары белән әфганчыларны котладылар.
-
Укучылар әфганчыларны котладылар 15.02.2017

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганистан чигеннән чыгару көне. Шул уңайдан сыйныфларда тәрбия чаралары узды. Ә 10 нчы сыйныф укучылары якташ әфганчыларны бәйрәмнәре белән котладылар.
-
Чаңгы - 2017 11.02.2017

Бөтенроссия чаңгы ярышы быел да масштаблы үтте. Әлеге спорт бәйгесендә мәктәбебез укытучылары да актив катнаштылар.
-
Парламент дәресе 10.02.2017

5-11 нче сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хабирович парламент дәресе үткәрде. Дәрес барышында ул укучыларны дәүләт думасының төзелеше, эшчәнлеге белән таныштырды.
-
Әлифба бәйрәме 10.02.2017

1 нче сыйныфлар өчен иң куанычлы мизгел - Әлифба бәйрәме. Әлеге күркәм чарада нәниләребез беренче яртыеллыкта ирешкән уңышлары белән бүлешәләр, һөнәрләрен уртаклашалар. Ә алда аларны бер атна каникул көтә.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе - 2017" 09.02.2017

6 нчы сыйныфлар җитәкчесе Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы "Ел сыйныф җитәкчесе - 2017" конкурсының муниципаль этабының финалисты булып бәяләнде.












