Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Илгизәр Зарипов кубогына хоккей ярышы 28.01.2017

Хоккейны укучы егетләребез яраталар, аның белән шөгелләнәләр. Шул исәптән мәктәп янындагы шугалакта хоккей ярышлары булып тора. Шуларның берсе авылдашыбыз Илгизәр Зарипов истәлегенә багышланган ярыш. Әлеге турнирда Күәм мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Афәрин, егетләр!
-
Балалар бакчасын өйрәнү 27.01.2017

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафина Резеда Рашатовна балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөргән балалар белән танышты, әңгәмә корды. Шулай ук аларның дәресләрен, шөгелләрен дә карап чыкты.
-
Дәүләт думасында парламент дәресе 27.01.2017

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбирович Татарстан Республикасының Дәүләт думасында парламент дәресендә булып кайтта.
-
Физкультура дәресләрендә фигуралы шуу 27.01.2017

Физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдуллович укучыларны шугалакта шөгелләнә торган спорт төрләре белән таныштыра. Шундыйларның берсе фигуралы шуу. Әлеге спорт төрен 10 нчы сыйныф кызлары уңышлы гына өйрәнеп килә.
-
1 нче сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләре өчен ачык дәрес 26.01.2017

Укыту-тәрбия процессы белән әти-әниләр балалары мәктәп бусагасын атлап кергәч кенә таныша башлый. Әлеге танышуны без хәзердән үк башларга уйладык. Шул уңайдан балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөргән балаларның әти-әниләренә Гатауллина Гөлназ Рахимановна 1 нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте.
-
"Без бергә" фестиваленең мәктәп этабы узды 26.01.2017

"Без бергә" республика балалар иҗаты фестиваленең мәктәп этабы узды. Монда 2 - 8 нче сыйныф укучылары төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Әлеге фестиваль укучыларда иҗади сәләтне ачу, халык авыз иҗатын өйрәнүгә багышланган.
-
Всероссийская встреча с родителями по вопросам ОГЭ и ЕГЭ 25.01.2017

15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур
-
Мәктәп директоры ачык дәрес күрсәтте 25.01.2017

Укытучылар коллективы үзара дәрескә йөреп, камилләшәләр, белемнәре, укыту методикалары белән уртаклашалар. Мәктәп директоры Хәкимҗанов Хәмит Газимович физика фәненнән 10 нчы сыйныф укучылары белән дәрес күрсәтте. Әлеге дәрес мәктәбебез укытучылары өчен мастер-класс рәвешендә узды.
-
2 нче сыйныфта "Нәрсә ул бәхет? Бәхет өчен нәрсә кирәк?" темасына ачык тәрбия сәгате 24.01.2017

2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Борханова Римма Нурмөхәммәтовна белән "Нәрсә ул бәхет? Бәхет өчен нәрсә кирәк?" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр. Тәрбия сәгате барышында укучылар бәхет чылбыры төзеделәр, фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Яшь рәссамнар мәктәбе 24.01.2017

Сәнгать атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен 6-8 нче сыйныф укучылары рәсем ясау буенча мастер класс күрсәттеләр, рәсем ясау техникасы белән таныштырдылар.












