Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Татар теле олимпиадасының район этабындагы уңышларыбыз 21.12.2016

Республикакүләм татар теле олимпиадасының район этабында уңышларыбыз куанырлык: монда безнең өч призлы урыныбыз бар. 10 нчы сыйныф укучысы Галиахметова Дилә - җиңүче (укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкәрь кызы), 7 нче сыйныф укучысы Хафизов Булат - призер (укытучысы Закирҗанова Энҗе) һәм 4 нче сыйныф укучысы Гараева Зәлия - җиңүче (укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы). Афәрин, укучылар, булганнан бар да була!
-
Җәмгыять белеме олипиадасының район этабы җиңүчесе
21.12.2016
Җәмгыять белеме бөтенроссия фән олимпиадасының район этабы җиңүчесе 10 нчы сыйныф укучысы Садриева Энҗе (укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы). Шулай ук Энҗе әлеге фәннән районыбыз данын Республикада да яклыйачак.
-
Аттестация педагогических работников на высшую квалификационную категорию 19.12.2016

Главная миссия учителя - передать свои знания ученикам. Но для этого он не только должен знать свой предмет, но и уметь правильно преподавать. С этой целью учителя повышают свою квалификацию проходя курсы, участвуюя в различных семинарах, конкурсах. А самым главным экзаменов является педагогическая аттестация, где они защищают свою квалификацию. В этом году из нашей школы прошли педагогическую аттестацию учитель математики и информатики Хакимзянова Нурания Идерисовна и учитель татарского языка и литературы Сунгатова Гульнара Зулькаровна.
-
Кардан сыннар 17.12.2016

Кыш - әкияти ел фасылы. Ул күңелдә ниндидер тылсымлы хис уята. Шушы тылсымны безнең укучыларыбыз да түземсезлек белән көтә. Шул уңайдан мәктәп тирәли 5-11 нче сыйныф укучылары кардан төрле әкият геройларын, кыш бабай һәм кар кызын ясадылар.
-
Яшәү мәгънәсе нәрсәдә? 14.12.2016

9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Төхфәтуллина Фардия Римхатовна белән "Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?" дигән темага ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр. Сайланган тема әлеге сыйныф укучылары өчен бик актуаль, чөнки алар сайлау алдында торалар, төрле каршылыклар белән очрашалар. Тәрбия сәгате әңгәмә рәвешендә үтте. Шулай ук укучылар үзләренең хыяллары һәм теләкләре белән дә уртаклаштылар.
-
2 нче сыйныфта математика фәненнән ачык дәрес 09.12.2016

2 нче сыйныф укучылары укытучылары Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы белән математика фәненнән "Квадратның периметры" дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрестә укучылар актив катнаштылар, төрле типтагы биремнәр башкардылар. Дәресне ныгыту ягыннан егетләр төзүче, ә кызлар тегүче булып биремнәр башкардылар.
-
Кошларга ярдәм 09.12.2016

Укучыларыбыз кошларга ярдәм итергә әзер торалар: җимлекләр ясыйлар, оя коралар. Кыш җитүгә 2 нче сыйныф укучылары кошларга яңа җимлекләр эшләп, мәктәп тирәли элделәр, искеләрен яңарттылар, җимнәр салдылар.
-
Математика фәненнән 6 нчы сыйныфта ачык дәрес 08.12.2016

Математика укытучысы Хабибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызы 6 нчы сыйныф укучылары белән математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Әлеге дәрес федераль дәүләт белем бирү стандарталырына туры килгән үрнәк дәрес булды.
-
Рус әдәбиятыннан йомгаклау сочинениесы
07.12.2016
11 нче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарына юллама итеп, рус әдәбиятыннан йомгаклау сочинениесы яздылар. Имтихан оффлайн режимда үтте.
-
"Укытучы - остаз" грантына йомгак ясалды 07.12.2016

"Укытучы - остаз" грантына түгәрәк өстәл артында йомгак ясалды. Нурания Идерисовна яшь укытучыларга теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге грант яшь белгечләр өчен бик отышлы булды. Алар үзләренең осталыкларын арттырдылар, остаз укытучы ярдәме белән дәрес бирү методикаларының яңа төрләре белән таныштылар.












