Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
педсовет утырышы 31.10.2017

Педсовет булып үтте. Көн тәртибендә хәл ителәсе берничә мәсьәлә һәм чирек нәтиҗәләре. Мәктәп директоры Хәкимҗанов Х.Г. "Педагог профстандартлары кертү, укытучыларга куелган таләпләр" дигән темага чыгыш ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ганиева Л.Ф. 1 чирек нәтиҗәләре һәм алда торга бурычлар белән таныштырды. Сыйныф җитәкчеләре сыйныфларның өлгереше һәм уку сыйфаты, тәртип турында сөйләде.
-
Хокук айлыгы бара 26.10.2017

Октябрь ае мәктәпләрдә хокук айлыгы буларак билгеләнеп үтә. Шул уңайдан төрле чаралар, тәрбия сәгатьләрендә әлеге темага әңгәмәләр уза. Елдагыча полиция хезмәткәрләре белән очрашу да читтә калмады. Укучыларга үз-үзеңне төрле ситуацияда, юлда, җәмәгать урыннарында дөрес тоту турында сөйләр өчен балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Хадиев Дамир, Муртазина Гүзәлия, Багаутдинова Наилә һәм районыбыз психологы Лидия Фазылҗанова килделәр. Укучылар һәм килгән кунаклар арасында тыгыз элемтә урнашты. Очрашу сорау-җавап формасында барды.
-
Олимпиадалар дәвам итә. 26.10.2017

Олимпиадаларның мәктәп этабы дәвам итә. Укучылар үзләре яратып укыган фәннәр буенча олимпиада эшләре эшлиләр. Аларны алда олимпиадаларның муниципаль этабы көтә. Аларга уңышлар телик.
-
Тәҗрибә уртаклашу 23.10.2017

"Укытучы - наставник", математика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы "Процент темасына мәсьәләләр чишү" темасына яшь педагогларга дәрес күрсәтте. Дәрес укытучыларның таләпләрен искә алып төзелгән. Дәрестә сингапур структурасы элементлары кулланылды, укучылар проект эшләре якладылар, тормышта кулланыла торган мәсьәләләр чиштеләр. Дәрес ахырында "Яхшылык эшлә" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Дәрес яшь педагоглар өчен генә түгел, укытучыларның барысы өчен дә тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирде.
-
Депутат белән очрашу 23.10.2017

2017 нче елның 23 нче октябреннан "Парламент дәресләре "акциясе кысаларында мәктәптә дәүләт советы депутаты Рахматуллин Равил Шәйдәүләтович белән очрашу узды. Очрашу барышында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Сөнгатова Г.З. "Нәрсә ул Ватан" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Депутат Равил Шәйдәүләтович "Нәрсә соң ул Конституция" дигән темага чыгыш ясады. Укучыларга тормышта югары үрләр яуларга һәм закон тыңлаучы гражданин булырга кирәклекне искәртте. Укучылар депутатыбыздан күп сорауларга җавап алдылар. Равил Шәйдәүләт улы укучыларның бу тема белән хәбәрдар булуын һәм активлыгын ассызыклады.
-
Хокук айлыгы 17.10.2017

Хокук айлыгы кысаларында участок инспекторы Сабиров Ф.Ф. укучылар белән очрашты. Кич чыгу, төрле урыннарда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатты. Бигрәк тә кечкенә сыйныф укучылары инспектор абыйларын үз итте.
-
Ачык дәресләр 17.10.2017

13 октябрьда тарих укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы 8 нче сыйныф укучылары белән тарих фәненнән ачык дәрес бирде. Яшь педагог методик осталыгын күрсәтте. Дәрес бик уйлап эшләнгән һәм җанлы үтте.
-
Тәҗрибә уртаклашу 17.10.2017

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан башлангыч сыйныф укытучысы Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы әйләнә - тирә фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар бик күп информация алды, проект яклады, тәҗрибәләр үткәрде. Дәрестән укытучылар үзләренә бик күп яңалык алдылар.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 17.10.2017

"Дизайн мәктәбе" дәрестән тыш шөгелендә укучылар бик теләп йөри. Алар анда бәйләргә, чигәргә, сәйләннәр тезәргә өйрәнәләр.
-
Өлкәннәр көне 04.10.2017

Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үзды. Укучыларның әби - бабайлары, әти - әниләре бик теләп бу чараларга килделәр. Укучыларның чыгышлары, җыр - биюләре , матур шигырьләре өлкәннәр күңеленә хуш килде. Бәйрәмнәр чәй табыны артында, күңелле атмосферада тәмамланды.












