Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Янгын сүндерүчеләр белән очрашу 06.09.2017

Әтнә районы Яңа Шашы янгын сүндерү бүлегенең бүлек командиры Биккинин Динар Айдар улы 1-4 нче сыйныф укучылары белән очрашуга килде. Ул укучыларга янгын сүндерү куркынычы булдырмау чаралары турында аңлатты. Укучылар аны бик зур кызыксыну белән тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сораулар да бирделәр.
-
Белем бәйрәме 01.09.2017

Бүген барлык мәктәпләрдә укучылар өчен беренче кыңгырау шалтырады. Мәктәбебез бусагасын быел 103 укучы атлады. Шуларның 5 сен Сафина Резеда Рашат кызы 1 нче сыйныфка кабул итте. Алар өчен мавыктыргыч мәктәп тормышы башланды.
-
Тынычлык дәресе 01.09.2017

Бәйрәм линейкасы сыйныфларда тынычлык дәресе белән дәвам итте. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар илебез турында, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр турында әңгәмә кордылар.
-
Лагерьда Сабантуе гөрли 21.06.2017

"Бәхетле балачак" ял һәм сәламәтләндерү лагерының соңгы көнендә традиция буенча "Сабантуе" уткәрдек. Балалар өчен тәрбиячеләр саф һавада төрле кызыклы уеннар үткәрделәр. Тамаша шулай ук җыр-биюләр белән чиратлашып барды.
-
Лагерьда су көне 08.06.2017

8 июнь су көне уңаеннан Күәм авылы китапханәчесе Вафина Луиза лагерьда ял итүче балалар өчен "Су төбендә ниләр бар?" дигән интеллектуаль уен оештырды. Шулай ук балалар китапханәдә урнашкан су турындагы китаплар белән таныштылар һәм "Русалочка" мультфильмы карадылар.
-
"Шәһри Казан" газетасы лагерьда кунакта 07.06.2017

"Шәһри Казан" газетасы журналисты, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова лагерьда ял итүче балалар белән белән очрашуга килде.
-
Көек мәктәбе укучылары бездә кунакта 06.06.2017

Лагерьда ял итүче Көек мәктәбе укучылары безгә кунакка килделәр. Алар Самат Шакир музеена экскурсия кылдылар һәм "Күбекләр илендә" дип аталган тамаша карап киттеләр.
-
Лагерьда ял итүчеләр Кушлавычта экскурсиядә 05.06.2017

Лагерьның бишенче көнендә балалар Арча районы Кушлавыч авылына Габдулла Тукай туган йортка экскурсиягә бардылар. Алар анда Тукайның кечкенә вакыты, әти-әнисенең көнкүреше, яшәү рәвешләре белән якыннанрак таныштылар.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2017

Ял һәм сәламәтләндерү лагерына 15 бала, ә хезмәт лагерына 5 бала йөри. Икенче көнне алар табигать кочагында экскурсиядә уздырдылар, ә көннең икенче яртысын спорт уеннарына багышладылар.
-
"Бәхетле балачак" җәйге лагерь ачылды 01.06.2017

Мәктәбебез базасында оешкан "Бәхетле балачак" җәйге лагеры укучылар өчен ишекләрен ачты. Ачылу көне балаларны яклау көненә туры килде. Шул уңайдан Күәм авылы китапханәчесе Вафина Луиза балалар өчен "Хәзинәләр утравы" дигән интерактив - хәрәкәтле уен оештырды.












