МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | kunger1966@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 109, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120
-
Соңгы кыңгырау 26.05.2012

25.05.2012 көнне мәктәбебездә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Мәктәп үзенең 6 укучысын олы тормыш юлына чыгарды.
-
"Дуслык" учагы 22.05.2012

19.05.2012 көнне пионер оешмасының 90 еллыгына багышланган "Дуслык" учагында үткәрелгән ярышларда безнең "Ялкын" командасы 3 нче урынны алды, ә Исламгалиева Зәринә барабанчылар арасында үткәрелгән ярышта 2 нче урынны яулады. Команда составындагы барлык укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Спорт бәйрәме 21.05.2012

18.05.2012 көнне мәктәбебездә, дәресләрдән соң спорт бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә төрле спорт төрләре буенча барлык укучылар да көч сынашты.
-
Рәхмәт хаты
19.05.2012
Әтнә районы башкарма комитеты тарафыннан 18.05.2012, матбугат көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Алиягә рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Футбол ярышы
17.05.2012
16.05.2012 көнне мәктәбебезнең фотбулчы егетләре финалга чыктылар. Ярышта Яңа Шашы, Күңгәр, Әтнә урта мәктәбе командалары һәм Техникум командасы катнашты.
-
Парклар паршы
14.05.2012
11.05.2012 көнне Республика күләмендә үткәрелгән "Парклар маршы" акциясе иҗат конкурсында актив катнашканы өчен 3 сыйныф укучылары Шагалиева Илүзә, Габдрахманов Динар Диплом белән бүләкләнделәр. Шул ук акция кысаларында үткәрелгән шигырь конкурсында Шагалиева Илүзә 2 урын, рәсем конкурсында Ганиева Роза 3 нче урынга лаек булдылар. Бу уңышлары белән аларны котлыйбыз.
-
Спорт бәйрәме
12.05.2012
11.05.2012 көнне районда булып үткән спорт бәйрәмендә безнең мәктәп командасы зур уңышлар белән кайттылар.
- Эстафетада - 1 нче урын
- Габдрахманова Илүзә - ядро атуда - 3 нче урын
- Гайнетдинова Алия - 1 км га чабуда 3 нче урын
- Садретдинов Айнур - озынлыкка сикерүдә 2 нче урын
- Валиев Ильяр - биеклеккә сикерүдә 2 нче урын
- Галиев Инсаф - 1 км га йөгерүдә 2 нче урын
-
Эрудит бәйгесенең финалы
11.05.2012
10.05.2012 көнне районда үткәрелгән эрудит бәйгесенең финал турында безнең мәктәбебез командасы II урынны алдылар һәм Казанга экскурсиягә бару хокукына лаек булдылар. Бу уңышлары белән аларны чын күңелебездән котлыйбыз.
-
Митинг 08.05.2012

8.05.2012 көнне Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Митингта барлык мәктәп укучылары даактив катнашты.
-
Фән атналыклары
30.04.2012
Үткән атнада биология һәм рус теле фәннәреннән атналыклар башланып китте.










