МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | kunger1966@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 109, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120
-
4 нче сыйныфта имтихан
05.04.2012
3.04.12-5.04.12 көннәрендә республика буенча 4 нче сыйныф укучылары рус теле, татар теле, математика фәннәреннән тест биремнәре эшләделәр. Җаваплар бланкларга тутырылды.
-
XIX гасыр рус әдәбияты
04.04.2012
3.04.12 көнне мәктәбебез укучылары "XIX гасыр рус әдәбияты" буенча "Эрудит" бәйгесендә катнаштылар. Безнең мәктәп эрудитлары 1 нче урынны яуладылар.
-
Мини-футбол
29.03.2012
27.03.2012 көнне 1995 нче елгы һәм яшьрәк булган укучылар арасында баручы спартакиаданың егетләр арасында мини-футбол бәйгесе булды. Безнең мәктәп командасы матур чыгыш ясады.
-
Район экологик конференциясе
20.03.2012
15.02.2012 көнне, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары Сабиров Рәзил һәм Шагалиев Инзил "Ашыт" вакытлы тыюлыгы һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырган район экологик конференциясендә икенче урынны алдылар
-
Кызлар арасында волейбол ярышы
19.03.2012
IV нче спартакиада кысаларында үткәрелгән район турында, мәктәбебезнең кызлар волейбол командасы II урынга лаек булды
-
XVIII Идел буе экологик конференциясе нәтиҗәләре
16.03.2012
15.02.2012-18.02.2012 көннәрендә 9 нчы сыйныф укучылары Сабиров Рәзил һәм Шагалиев Инзил, А. М. Терентьев исемендәге XVIII Идел буе экологик конференциясендә катнашып, "Агроэкология" секциясендә җиңүче булдылар.
-
Бөтенроссия экология олимпиадасы нәтиҗәсе
15.03.2012
Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Галиев Инсаф (30.01.2012-3.02.2012) Бөтенроссия экология олимпиадасының региональ турында призер булды. Инсафка киләчәктә тагын да югарырак уңышлар телибез.
-
Ел укутучысы - 2012
02.03.2012
Район күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы - 2012" конкурсында катнашып, башлангыч сыйныф укытучысы Фатыйхова Фәридә Харис кызы III урынга лаек булды.
-
"Бибинур" фильмын карау
01.03.2012
Февраль аенда, мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары "Бибинур" фильмын карадылар. "Бибинур" фильмы 2010 елда VI халыкара мөселман киносы фестивалендә иң яхшы фильм булып танылды. Кызганычка каршы, фильмда төп рольдә уйнаучы Фирдәвес Әхтәмова 21 февраль көнне вафат булды.
-
"Компьютер технологияләрен иң күп белүче" конкурсы
29.02.2012
Башлангыч сыйныф укытучысы Фатыйхова Фәридә Харис кызы район күләмендә үткәрелгән "Компьютер технологияләрен иң күп белүче" конкурсында уңышлы гына чыгыш ясап кайтты










