Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Ата-аналар җыелышы 06.04.2016

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Башта әти-әниләргә ачык дәресләр күрсәтелде, аннан соң сыйныфларда җыелышлар дәвам иттелде. Сыйныфларда узган җыелышларда ата-аналар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның сәламәтлеген саклау максатында, ГТО нормалары буенча әңгәмәдә катнаштылар.
-
Тәрбия сәгатьләре үтте 06.04.2016

ГТО нормалары белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында 1-9 сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Информатика һәм математика атналыгынын өченче көне 06.04.2016

Математика һәм информатика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә “Иң пөхтә дәфтәр” бәйгесе үткәрелде. Җиңүчеләр – Хафизова А., Хафизова Р., Хабибуллина Г., Сабирова Л. Шулай ук 6 сыйныф укучылары арасында "Инфознайка"дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп информатика фәненнән үзләштергән белемнәренең ныклыгын сынадылар. Бу бәйгедә 36:25 балл белән кызлар командасы җиңү яулады.Уенны информатика фәне укытучысы Мухаметгалиева Э.Н. алып барды.
-
Информатика һәм математика атналыгынын икенче көне 05.04.2016

Мәктәптә информатика һәм математика атналыгы дәвам итә. Ә бүген исә укучылар өчен иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде: 8–9 нчы сыйныфлар - кроссворд , 6–7 нче сыйныфлар өчен – презентация төзергә биремнәр бирелде.
-
Информатика һәм математика атналыгы 04.04.2016

Мәктәбебездә информатика һәм математика атналыгын башлап җибәрдек. Атналыкның планы белән таныштырылды. Матур гына ачылып киткән атналык математика һәм информатика фәннәренә багышланган рәсемнәр конкурслары белән дәвам иттелде.
-
Экологик фәнни-тикшеренү конференциясе 31.03.2016

Районда үткәрелгән экологик фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, 8нче сыйныф укучысы Хафизова Р. 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе Загидуллина З.Д.
-
Көрәш бәйгесе 30.03.2016

«Ашыт” мәдәният һәм спорт комплексында укучылар арасында X спартакиада кысаларында көрәш бәйгесе булып узды. Быел ул Күшәр авылында туып үсеп, Ватан каршында бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган герой әфганчы Зөфәр Хәйруллин призына үткәрелде.
Бу бәйгедә безнең Күшәр мәктәбе командасы -дүртенче урында. Шулай ук “ Иң яшь көрәшче” исемен дә Күшәрдән 1 нче сыйныф укучысы И.Садретдинов яулады.
-
Имтиханнарга әзерлек 28.03.2016

Каникул вакыты булуга да карамастан, мәктәбебездә укытучылар укучыларның белемнәрен ныгыту өстендә эшләделәр. 9 нчы сыйныф укучылары имтихан эшләренә әзерләнделәр.
-
Педсовет 26.03.2016

26 март көнне укытучыларның педагогик киңәшмәсе булып узды.
-
Уңышлы чыгыш ясап кайтты 24.03.2016

24.03.2016 көнне Казан шәһәре МБГББУ “Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия”дә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән халык язучысы, күренекле драматург,җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясенең “Утырып уйлар уйладым” мәктәп китапханәчеләре номинациясендә катнашып, укытучы-китапханәче Галиева З.И. Лауреат дипломына лаек булды.













