Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Шәфкатълелеккә багышланган чара 03.12.2018

Мәктәбебез укучылары шәфкатълелеккә багышланган чарада актив катнашып балалар йортларына ярдәм йөзеннән бәйләнгән бияләй, оекбашлар җыеп тапшырдылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгының беренче көне 03.12.2018

Башлангыч сыйныфлар атналыгының беренче көне. "Тарих битләрендә - Яңа ел" дип аталган кичәдән укучылар күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
"1 декабрь -СПИДка каршы көрәш" көне 01.12.2018

"1 декабрь - СПИДка каршы көрәш" көне уңаеннан мәктәбебездә бердәм тәрбия сәгатьләре узды.5-9сыйныф укучыларына сыйныф җитәкчеләре СПИДның нинди куркыныч чир икәнен һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлаттылар, тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булырга кирәклеген әйттеләр.
-
Замечательный вожатый 29.11.2018

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Рәхимҗанова Нәзилә "Замечательный вожатый" конкурсының район турында катнашып, катнашучы сертификатына лаек булды.
-
Татлы ярминкә 28.11.2018

Бүген Күшәр төп белем бирү мәктәбендә татлы ярминкә үтте. Барлык укучылар да бу акциядә бик теләп катнаштылар
-
ГТО нормалары тапшыру. 27.11.2018

Күшәр төп мәктәбендә ГТО нормаларын тапшыру булды. Һәркем бу җаваплы эшкә җитди карады. Нәтиҗәдә югары уңышларга ирештек.
-
Әниләр көне 27.11.2018

Мәктәбебездә әниләр көне билгеләп үтелде, укучылар әниләренә багышлап матур шигырьләр иҗат иттеләр. Классларда әниләргә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Мини-футбол буенча ТР Беренчелеге 19.11.2018

Аксубайда Бөтенроссия проекты кысаларында мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең финал уеннары үтте. Финал уеннарына зональ ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән командалар җыелды. Бу ярышта 22 команда көч сынаша. Безнең Әтнә егетләре бу ярышта 3 нче урынны яулап кайта. Җиңүчеләр арасында безнен мәктәп укучылары да бар:Хайруллин Ислам һәм Садретдинов Ильяс. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Игътибарлы булыгыз! 14.11.2018

Хәзерге вакытта террорчылык иң куркыныч һәм алдан фаразлап булмый торган күренешләрнең берсе. Ул төрле урыннарда төрле формаларда оештырылырга мөмкин. Сизгерлекләрен югалткан очракта террорлык актларында кешеләр корбан була! Зинһар, игътибарлы булыгыз!
-
“Юка боз куркыныч” 14.11.2018

Көзге боз көзге калынлыгы гына булса да ышан, дисәләр дә, көчле салкыннар башланмыйча сулыкларда боз ныгымый. Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен кояш нурлары тәэсирендә ул көпшәкләнә, йомшаклана. Беренче боз хасил булу белән балаларның хоккей уйнау һәм шугалакта шуу теләге барлыкка килә. Бүген мәктәбебездә шушы темага карата сыйныф сәгатьләре үткәрелде.













