Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
башлангычлар театрда булып кайттылар 13.09.2018

Башлангыч сыйныф укучылары Казан дәүләт курчак театры тәкъдим иткән “Кәҗә белән Сарык” әкиятен карап кайттылар. Бу очрашуны оештырган “Күшәр” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Илдар улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Фельдшер белән очрашу 12.09.2018

Бүген укучыларыбыз авылыбыз фельдшеры Камаева С. Д. белән очрашты. Үз чыгышында ул грипп авыруы һәм аны профилактикалау турында сөйләде, гриппка каршы вакциналар ясарга кирәклеген искәртте.
-
Ата - аналар җыелышы 12.09.2018

Бүген мәктәптә беренче гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта гриппны профилактикалау мәсьәләре һәм экстремизмга, терроризмга каршы тору чаралары турында сөйләнелде. Гомуми өлешеннән соң җыелышлар классларда дәвам иттелде.
-
Бәрәңге уңышы 08.09.2018

Елдагыча укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән үстерелгән бәрәңгедән, мул уңыш җыеп алынды.
-
Экскурсия. 07.09.2018

7 нче сентябрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары, көзге табигатьне күзәтергә, экскурсиягә, Ташлы елгага бардылар.Укучылар рәхәтләнеп ял итеп,саф һавада уеннар уйнадылар
-
ОГЭ га әзерлек башланды 03.09.2018

9 класс укучылары өчен кызу көннәр башланды. Бүген алар ГИА бирү, киләчәк тормышларын ничек дәвам итү турында сөйләшү булды. Укучылар үзләренә кирәкле предметларны сайлап алдылар. Имтиханнарга әзерләнү графигы төзелде. График нигезендә рус теленнән, математикадан имтиханнарга әзерлек эше сентябрьнең беренче атнасыннан ук башланган иде.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2018

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Бәйрәм уңаеннан мәктәбебез укучылары бик матур кичә әзерләделәр. Бәйрәм белән котлау өчен кунаклар да килгән иде,Алар бәйрәм белән котлап, үзләренең матур теләкләрен житкерделәр һәм әле яна гына мәктәп бусагасын атлап керүче укучыларыбызга үзләренен истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәмдә катнашучы һәр укучыга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәп бусагасын атлап 1 сыйныфка 6 укучы керде.
-
Тынычлык дәресләре 01.09.2018

Бәйрәм линейкасы сыйныфларда тынычлык дәресе белән дәвам итте. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар илебез турында, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр турында әңгәмә кордылар.
-
Укытучыбыз бүләкләнде
31.08.2018
2018 нче елның 31 нче августында Пленар утырышта нәтиҗәле хезмәте өчен мәктәбебезнең физькультура укытучысы Абдуллазянов Р.Г. район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Педсовет 2018 28.08.2018

Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар киңәшмәсе булып узды. Әлеге утырышта еллык эшкэ йомгак ясалды, 1 нче уку чирегенә әзерлек турында сөйләшенде.













