Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекуюкский детский сад «Йолдызчык» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Түбән Көек "Йолдызчык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а/Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек авылы, Татарстан урамы 71а йорты. |
| Телефон: | 8(884- 369)33-2-21 |
| E-Mail: | dsKuyuk.Atn@tatar.ru, failya.shakirova@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Нижнекуюкский детский сад "Йолдызчык" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакирова Фаиля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекуюкский детский сад «Йолдызчык» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Түбән Көек "Йолдызчык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Чыршы бизәдек 15.12.2018

Яңа ел бәйрәмен каршыларга төркем бүлмәсен һәм гүзәл чыршыбызны бизәп куйдык. Бакчабызда бәйрәм рухы!
-
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнәбез 08.12.2018

Иң тылсымлы бәйрәм - Яңа ел якынлаша! Балалар белән бергә бәйрәм открыткалары, кул эшләнмәләре, уенчыклар ясыйбыз һәм Яңа елны көтәбез.
-
Әти-әниләр игътибарына! 07.12.2018

-
Тәрбиячеләр өчен район семинары 27.11.2018

27 ноябрь көнне Дусым балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем бирүдә Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруда экологик белем бирүгә якын килү" темасына багышланган практик семинарда тәрбияче Хәбибуллина Алинә катнашты
-
Әниләр көне 26.11.2018

26 ноябрь көнне бакчабызда кадерле әниләребез катнашында Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана!
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана!
-
Педагогик укулар 24.11.2018

Олы Мәңгәр балалар бакчасында 23 ноябрьдә район тәрбиячеләре катнашында педагогик укулар үтте. Анда тәрбиячебез Хәбибуллина Алинә дә катнашты.
-
"Көз бәйрәме" 19.10.2018

19 октябрь көнне безнең балалар бакчасында "Көз бәйрәме" булды. Балалар мул уңыш алу серләрен, хезмәт сөючәнлек, икмәк кадерен чагылдырган шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм көз турындагы җырлар, яфраклар һәм гөмбәләр биюләре белән үрелеп барды.
-
"Без үстердек яшелчә..." 18.10.2018

Уңыш, муллык бәйрәме уңаеннан бакчабызда "Без үстердек яшелчә..." исеме астында фотокүргәзмә оештырылды. Монда балаларның яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр фонында төшкән кызыклы фотосурәтләре урын алды.
-
"Шәфикъ чишмәсе" 13.10.2018

Балалар белән Түбән Көек авылында урнашкан "Шәфикъ чишмәсе"н күреп кайттык. Чишмә тарихы белән таныштык. Тирә-юньнне, урамнарны, инешне күзәттек.
-
Комбайн-тракторлар паркына экскурсия 02.10.2018

2 нче октябрь көнне комбайн-тракторлар паркына, ындыр табагына экскурсия ясадык. Авыл хуҗалыгы агрегатларын карадык. Комбайннарны кышка әзерләүне, амбарга икмәк бушатучы машиналарны күзәттек.







