Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекуюкский детский сад «Йолдызчык» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Түбән Көек "Йолдызчык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а/Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек авылы, Татарстан урамы 71а йорты. |
| Телефон: | 8(884- 369)33-2-21 |
| E-Mail: | dsKuyuk.Atn@tatar.ru, failya.shakirova@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Нижнекуюкский детский сад "Йолдызчык" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакирова Фаиля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекуюкский детский сад «Йолдызчык» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Түбән Көек "Йолдызчык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2018

12 апрель - Космонавтика көнен билгеләп үттек. Балалар космос турындагы белемнәрен ныгыттылар, космонавт булыр өчен сәламәт булырга, күп укырга һәм махсус әзерлек үтәргә кирәклегенә төшенделәр.
-
Балалар бакчасы мөдирләре өчен район семинары 29.03.2018

29 нчы март көнне бездә “Ике дәүләт телен өйрәнүдә һәм уен эшчәнлегендә ФДББС ны тормышка ашыру шартларында укыту—методик комплектларын куллану” темасы буенча балалар бакчалары мөдирләре өчен район семинары булып узды. Бакча белән танышу һәм кунакларны сәламләүдән соң, “Сөйләм үсеше” буенча зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә рус теленә өйрәтү буенча “Путешествие друзей по городу” темасына белем бирү эшчәнлеге каралды. 2018 нче ел - Татарстанда Л. Н. Толстой елы уңаеннан, «Өч аю» әкияте татарча сәхнәләштерелде. Мәгариф бүлеге методисты Айзирәк Галиева катнашында семинарга нәтиҗәләр ясалды.
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2018
Бакчабызда 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды. Яраткан әниләребезне шигырьләр, җырлар, биюләр һәм кызыклы сюрпризлар белән сөендердек. Әниләр дә бәйрәм программасында актив катнаштылар.
"Котлыйбыз сезне, әниләр,
Көләч йөзле әбиләр,
Эштә уңган апалар,
8 нче март белән!"
-
Әлифба бәйрәме 05.03.2018

-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018

22 нче февраль көнне бакчабызда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды. Әтиләр белән кызыклы уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачтык. Аларга үз кулларыбыз белән ясалган очкычлар бүләк иттек.
"Батыр һөнәр бар җирдә -
Җирне, илне саклаучы.
Сине, мине – һәркемне
Дошманнардан яклаучы."
Бәйрәм белән кадерле әтиләр, бабайлар, абыйлар! -
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Солдатта булган диләр..." дип исемләнгән фото-күргәзмә ясалды. Анда армия сафларында хезмәт иткән әтиләр һәм бабайларыбызның истәлекле фотосурәтләре урнаштырылды.
-
Туган тел көне 21.02.2018

"Татар теле минем, туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә..."
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көнен билгеләп үттек. -
15 февраль - герой шагыйрь Муса Җәлил туган көн. 15.02.2018

15 февраль - герой шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Бу көнне "Муса абый - балаларның якын дусты" дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Яраткан шагыйребезнең иҗатында кунакта булдык. Аның шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә.
-
"Мин кышны ясыйм" рәсем конкурсы 25.01.2018

-
"Яшел Ут" конкурсы 15.01.2018

Бакчабызда "Яшел Ут "конкурсы булды. Балалар юл кагыйдәләре буенча белгәннәрен күрсәттеләр.







