МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
| E-Mail: | styzm@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
| Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 48 |
| У нас учат: | 13 |
МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
“Язгы яхшылык атналыгы”ның өченче көне “Елгалар көне” турында булды. География укытучысы Рәшит Сәүбанович балаларга бу көннең тарихы һәм елгалар турында сөйләде, уен да уйнатты. 14.03.2018

-
“Язгы яхшылык атналыгы”ның икенче көне Л.Н.Тостойга багышланды. Китапханәче Назирә апалары укучыларны 2018 ел Татарстанда Л.Н.Толстой елы итеп игълан ителү уңаеннан оештырылган күргәзмә белән таныштырды, язучының тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат бирде. 13.03.2018

-
“Язгы яхшылык атналыгы”ның беренче көнендә флешмоб биедек! 12.03.2018

-
2 нче сыйныф җитәкчесе Тимергалиева В.Ә. “Гаилә-бәхет учагы” темасына ачык тәрбия сәгате уздырды. Укучылар гаиләләре, әти-әниләргә, әби-бабайларга ярдәм итү турында фикер алышты. 06.03.2018

-
Укучыларыбыз “Детство без границ» конкурсының муниципаль турында төрле номинацияләрдә уңышлы гына катнаштылар, урыннар да бар. Вәлиева Зәлия һәм Сәгыйтов Данияр – 1 урын, Вәлиева Зәринә һәм Абдуллина Мәрьям катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр. 05.03.2018

-
Чаңгычы егет -кызларыбыз районда узган ярышта уңышлы катнашып кайттылар. Галиева Ралинә 3 урынны алды. 04.03.2018

-
Арчада узган каратэ буенча ачык турнирда 1нче сыйныф укучысы Гайнуллин Данил 1,3 урыннар, Гайнуллин Камил 3 урыннарны алып кайттылар. 03.03.2018

-
Укучыларыбыз Биектау районы Битаман мәктәбендә узган Рафис Корбан иҗатын өйрәнүгә багышланган зона күләмендәге бәйгедә 2 урын яулап кайттылар. Алар Р.Корбанның “” әкиятен сәхнәләштерде. Җитәкчеләре Халикова Д.Ю. һәм Габдрахманова Н.Ш. Шулай ук Тимергалиева Гүзәл дә, уңышлы чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнде. 28.02.2018

-
6-7 нче сыйныфларның әтиләр бәйрәме бик күңелле узды. Балалар әтиләре белән төрле уеннарда көч сынаштылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. 27.02.2018

-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында “Ягез әле, егетләр!” ярышы булып узды. Аны, 7-9 сыйныф егетләре катнашында, физкультура укытучысы Кашшапов А.Х. оештырды. 27.02.2018
















