МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
| E-Mail: | styzm@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
| Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 48 |
| У нас учат: | 13 |
МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Бүген бездә мәктәпара ярыш булып узды. Олы Әтнә мәктәбенең 5нче сыйныф кызлары безнең кызларыбыз белән бадминтон ярышында көч сынаштылар. Бу очрашуны физкультура укытучылары оештырды. 08.02.2018

-
5 укучыбыз, җитәкчеләре Нәҗметдинов Илшат абыйлары белән, Юнармия сафларына кабул ителделәр. 01.02.2018

-
3 нче сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова С.Я. “Батырлык” темасына ачык тәрбия сәгате уздырды. Укучылар сугыш батырлары, тыныч тормыш батырлары һәм үз батырлыклары турында фикер алыштылар. 23.01.2018

-
Математика укытучысы Кашшапова Гөлзидә Гарифулловна математика-информатика-физика, яки МИФ атналыгына нәтиҗә ясады, дипломнар тапшырды. 22.01.2018

-
“Яңа ел әкияте” республика конкурсының муниципаль турында “Кышкы урман әкияте” номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Зәлия – 3 урын, 3 нче сыйныф укучысы Абдуллина Мәрьям – 2 урын алдылар, 2 нче сыйныф укучысы Вәлиева Зәринә катнашучы дипломы белән бүләкләнде. 22.01.2018

-
“Яңа ел әкияте” республика конкурсының муниципаль турында “Бәллүр кыш” номинациясендә 3 нче сыйныф укучысы Галиева Алинә – 1 урын, 3 нче сыйныф укучысы Абдуллина Мәрьям – 2 урын алдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. 22.01.2018

-
Физика фәненнән “Своя игра” уены да бик күңелле узды. Укучылар физика фәне буенча көч сынаштылар. 19.01.2018

-
Информатика укытучысы Хайруллин Р.Н. информатикадан КВН оештырды. 7-9 сыйныф укучылары фәннән белемнәрен ныгытты. 18.01.2018

-
Бүген без “Математик ресторан” да кунакта. Бик кызыклы һәм мавыктыргыч уен булды. 17.01.2018

-
Мәктәптә математика-информатика-физика, яки МИФ атналыгы. Укучылар фәннәрдән биремнәр алдылар, нәтиҗәләрен атналык ахырында ясаячаклар. Бүген Гөлзидә апалары математикадан “Нәрсә? Кайда? Кайчан” уены уздырды. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр. 16.01.2018
















